Россиядә узган Футбол буенча дөнья чемпионаты чын мәгънәсендә тарихта калачак. Моннан бер ай элек Россия плей-оффка чыгачак, ә дөнья чемпионнары булган Германия төркем этабын да уза алмаячак дисәләр, кычкырып көләр идек. Ә хәзер немецлар көньяк кореялеләргә җиңелеп, өйләренә кайтып киттеләр.
Скопировать ссылку
Россиядә узган Футбол буенча дөнья чемпионаты чын мәгънәсендә тарихта калачак. Моннан бер ай элек Россия плей-оффка чыгачак, ә дөнья чемпионнары булган Германия төркем этабын да уза алмаячак дисәләр, кычкырып көләр идек. Ә хәзер немецлар көньяк кореялеләргә җиңелеп, өйләренә кайтып киттеләр.
Нишләдең син, Германия?!
Әлеге матчны Конфедерацияләр кубогы иясе Германия җиңәргә тиеш иде дә бит, ләкин немецлар чемпионат башыннан ук әллә ни матур уен күрсәтмәде. Ә көньяк кореялеләрны алмаштырып куйганнар диярсең. Бу уенга алар үз гомерләрендәге соңгы уенга чыккан кебек килгән. Әйтерсең, капкаларына берәр гол кертсәләр, аларны мәңгелек сөрген көтә иде. Мине аларның җитезлеге, авыр вакытта да кул төшермәве, ничек тә көндәш капкасына туп кертергә тырышулары сокландырды. Гадәттә, көчсезрәк команда үз капка төбен генә саклый. Ә болар Германиягә йодрык болгый-болгый көрәште. Йодрыкны болгап кына калмады, берничә тапкыр капкага да бәреп алды әле.
Германиягә Чемпионатта калу өчен җиңү кирәк иде. Кореялылар керткән беренче голны алар авыр кабул итте. Дөнья чемпионнарына үзеннән күпкә көчсезрәк булган илгә җиңелү чын гарьлек иде. Бу голдан соң Германия капкачысы Нойер хәтта капкасын ташлап чыгып китте. Алманнар беренче голдан соң «сынып» көрәшсез бирелде. Хәер, көрәшеп торуның мәгънәсе дә калмаган иде инде. Паралель рәвештә Екатеринбургта барган матчта Швеция 3:0 исәбе белән мексикалыларны җиңеп, немецларга плей-оффка чыгу мөмкинлеген калдырмаган иде.
Германиянең футбол буенча ил җыелмасы тренеры Йоахим Лёв та әллә футболчыларына ачуланып, әллә чыннан да моңа ышанып "Германия быелгы сезонда төркемнән чыгарга лаеклы түгел", диде.
– Ни булганын әйтүе авыр. Минем кәефем бик кырылды. Без төркемнән чыгарга лаек түгел идек. Җиңәсебез килмәгәнгә түгел, ә көндәш команда көчлерәк уйнаганга җиңелдек. Без дөньяның иң яхшы командасы идек, ләкин буген бер нәрсә дә килеп чыкмады, – диде Йоахим Лёв.
Капкасын ташлап киткән Мануэль Нойер исә, "Германия Дөнья чемпионатының бер матчында да көндәшләр куркырлык чын йөзен күрсәтә алмады", – диде.
– Чемпион исемен йөрткән команда алдагы уенда Швециягә 95нче минутта гына гол кертеп, калган вакытны көчкә уйнап чыкса, монда ни турында сөйләп була инде? Плей-оффка чыксак та, көндәшләр бездән курыкмас иде инде, – диде ул.
Матч башланыр алдыннан дәртләнеп Германия байракларын болгап йөргән җанатарларның да уеннан соң кикрикләре шәлперәйде. Ара-тирә “Россиядә немецларга гел бәхет елмаймый инде!” дигән сүзләр дә ишетелде.
Татарстан Республикасы “Казан Кремле” музей тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да “Казан Арена”да узган уенны караган. Германиянең төркемнән чыкмавы аның да кәефен кырган.
– Моннан алдагы уенны эшлекле сәфәр вакытында Германиядә караган идем. Немецлар җиңү яулагач, кухакханә җимерелер төсле иде. Аларның җанатарлары да бердәм команда булып футбол карый. Кичәге уеннан соң иң беренче булып, болар хәзер өйләренә ничек кайтыр инде, дип уйладым. Спортта мондый очраклар еш күренеш. Берәүгә дә чемпион исеме мәңгелеккә бирелми. Минемчә, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кеше, имтиханнарын өчлегә булса да тапшырырга тиеш. Германия дә төркемнән генә булса да чыгарга тиеш иде. Әлеге матчка Германия үзе нәтиҗә ясар дип уйлыйм, – диде Зилә Вәлиева.
Шулай итеп кырык елга якын дөнья футболын дер селкетеп торгар герман машинасы, бер мизгелдә чәчелде дә бетте. Ике атнадан яңа чемпион исеме билгеле булачак. Бу юлы Германия җиңелүчеләр рәтендә.
Җанатарлар ни сөйли?
Владислав Туриков, Новосибирск:
– Чемпионатның бер генә уенын да калдырмый карап барам. Инде Мәскәү, Волгоградта булдым, Казаннан соң Екатеринбургка китәм. Кызганыч, илдә шундый зур вакыйга бара, ә кайбер уеннарда стадионнар тулы түгел. Шул ук вакытта, кассаларда билет юк диләр. Нәрсәгә шулай икән? Казандагы матчка билетны мин өч көн элек Волгоградтан 9900 сумга алдым. Футбол карау өчен хәйран акча китте, ләкин бу гомердә бер генә була торган вакыйга, шуңа кызганмый туздырам. Россия, Португалия өчен җан атам, ләкин икесе дә җиңәр дип уйламыйм. Дөресен генә әйткәндә, хәзер кем җиңәсен дә әйтүе авыр. Бөтен топ командалар начар уйный башлады. Бөтен кеше "Бельгия җиңәр", ди.
Даниил Карпенко, Казан: – Инде чемпионат башланганчы командаларның составы белән кызыксынып бардым. Мин үзем дә футбол белән шөгыльләндем, ләкин җан ату кубрәк ошый. Мин үземне профессиональ футболчы буларак күрмим, шуңа ташладым. Россия һәм Германия җыелмасы өчен җан атам. Моңарчы Казанда узган Конфедерацияләр Кубогы, Украинада узган Евро-2012 ярышларында булдым. Хәзер барысын да чагыштырып карыйм, Дөнья чемпионаты текәрәк икән.
Пань Вэйхэ, Марина Серебрякова, Санкт-Петербург:
– Германиянең 10нчы номер астында чыгыш ясаучы Месут Озил дигән футболчысы ошый, шуңа да немецлар өчен җан ата идек. Германиянең бер генә матчын да калдырмадык. Җиңелсәләр дә, без аларны яратабыз, алар – иң яхшы команда! Билетлар икебезгә 19 меңгә төште. Ике көн дәвамында фатир арендалап торабыз, икебезгә – алты мең.
Юрий Наумов, Смоленск – Мин билетларны конкурс буенча сатып алдым, шуңа да Казан гына эләкте. Бүген иртән генә килдем. Шуңа да тимер юл вокзалыннан, “Казан Арена”га кадәр җәяү килеп, бераз шәһәр белән таныштым. Германия кызганыч, әлбәттә. Бу чемпионат чыннан да үзенчәлекле булды.
Джамол Вафоев, Сәмәрканд (Үзбәкстан): – Бөтен кеше кебек, футболны телевизор аша гына карый идем. Казанда абыем яши, шуңа да футбол карау өчен “Казан Арена” стадионын сайладым. Германия өчен җан атам, алар яхшы уйный. Соңгы 20 секунд эчендә дә гол кертергә сәләтле. Россия җыелмасы өчен дә шатландым, алар шундый нәтиҗә күрсәтер дип кем уйлаган? Алар бик тырышты, хәзер җиңелсәләр дә, футболчыларыбызны әрләргә хакыбыз юк. Миңа Казан бик ошады, Европа кебек, чиста матур шәһәр. Ризыкларыгыз безнекеннән әллә ни аерылмый. Сездә камыр ризыклары бик күп икән. Финал матчын карарга Мәскәүгә барачакмын.
Комментарийлар