16+

«Россиядән понос белән!»

Матур сүз түгел инде бу «понос» дигәннәре, әмма табигый хәл. Хәзерге эссе көннәрдә ризыкны җиренә җиткереп пешереп йә булмаса юып ашамасаң, эчтәге үтәли җил үзен озак көттермәячәк.

«Россиядән понос белән!»

Матур сүз түгел инде бу «понос» дигәннәре, әмма табигый хәл. Хәзерге эссе көннәрдә ризыкны җиренә җиткереп пешереп йә булмаса юып ашамасаң, эчтәге үтәли җил үзен озак көттермәячәк.

Без уйлап чыгарган нәрсә түгел, безнең монда гаебебез юк, сүзлек запасларында шундый сүзнең булуына хорватлар да гаепле түгел. Футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң хорват басмалары зур итеп «Россиядән понос белән!» дип язганнар икән, – аларның моңа хаклары бар, чөнки «понос» сүзе – аларча «горурлык» дигәнне аңлата. Финалга хәтле үтеп, Франция белән көч сынаш та, горурланма да! Әллә нәрсәләр язарсың басманың беренче битенә.

Бу тормышта бөтен бәлаларның сәбәпчесе явызлар түгел, ә тилеләр. Алар нәрсә сөйләп, нинди гамәл кылганнарын үзләре дә аңлап бетерми, ә башкаларга шуны эләктереп алып, күпертер өчен җитә кала. Россия – Хорватия уеныннан соң хорватлылар Вида белән Вукоевич «Украинага дан!» дип кычкырганда, бернинди сәясәтне күздә тотмаганнардыр, үзләренчә шулай мәзәк ясаганнар, имеш. Футболчыларның күпчелеге – башка планетада гомер кичерүчеләр кебек, алар җирдә булган вакыйгалардан, сәяси вазгыятьтән хәбәрдар түгел. Бер уңышсыз мәзәкнең хәлне катлауландырасын, җәнҗалга китерәсен аңлап бетерми алар. Бу очракта да шулай килеп чыкты – Россия, Украина, Хорватия, ФИФА, гомумән, бөтен дөнья әлеге хәл уңаеннан гөжләп алды. Интрига яратучылар һәм хәйләкәрләр, шуны гына көтеп торган кебек, моны эләктереп тә алды, үз мәнфәгатьләрендә куллана башлады. Берәүләр хуплады, икенчеләре футболчыларга ярлыклар такты, хәлгә сәясәтчеләр дә кушылды. Нәтиҗәдә, Хорватия җыелма командасы дөрес карарга килеп, хәлне уңай якка бора алды: берәвенә – дисквалификация, икенчесенә штраф салынды. Спорт белән сәясәтне бутарга кирәкмәгәнен Вида бик яхшы аңлагандыр хәзер, «понос» белән Россиядән кайтып барганда. Соңгы берничә елда исерек килеш рульдә йөреп, сугышып һәм башка шуның ише күңелсез хәлләргә юлыккан әлеге ярымсакчының «мәзәкләре»нә әлегә хәтле күз йомган булсалар, әмма законны белмәүнең җаваплылыктан азат итмәвен аңлатмаганнар булса кирәк.

Бу илнең командасын күпләргә үрнәк итеп куярга теләүчеләрнең күбесе – футболдан ерак торучы халык, алар бары тик Россиянең җиңелүенә генә шатланды. Мәйданы Татарстаннан да кечерәк булган, халкы 4 миллионнан чак кына артып киткән Хорватия Россия кебек гигантның борынына чиерткән, имеш! Хорватия командасы үзенең оешканлыгын, футболның клуб дәрәҗәсендә югары үсеш алганын дәлилләде үзе. Әмма бу очракта, әлеге дә баягы һаман шул сәясәткә кереп, үткәннәр белән бәйләп, теге яки бу илнең караңгы якларын казып чыгаручылар Хорватиянең дә үткәннәрен барлап карый ала. «Бәйсез Хорватия дәүләте»нең 1941 елда ук оешканы, аның Гитлерга «Без сезнең союздаш» дип язылган телеграмма җибәргәне, үз территориясендә Ясеновец кебек үлем лагерьлары булдырып, шуларда 1 миллион 200 мең серблы, яһүд, чегәннәрнең һәлак булганы да мәгълүм. Моңардан тыш балалар өчен берничә лагерь да булганы билгеле (андый лагерьлар хәтта гитлерчыларның үзләрендә дә булмаган). Әлеге дәүләтнең җитәкчелеге Нюрнберг судыннан да котылып калган, 90нчы елларда сербларга каршы оештырылган геноцид өчен дә җавап бирүче юк. Үткәннәрне казып чыгарып, спортны сәясәт белән бәйләүдән мәгънә юк, әмма бер як казынганда, икенче як та каршы торырлык дәлилләр китерә ала, шуны гына онытырга кирәкми.

Ә бүгенгесенә килсәк, нинди матур финал булды, миллионлаган җанатар яңгыр астында юешләнеп, үзенең зифа буй-сынын тагын бер кат дәлилләгән Хорватия президенты Грабар-Китаровичка карап сокланды. Искиткеч инде, сүз дә юк, 17 яшеннән АКШта тәрбияләнеп, океан артында шундый ук «тәрбияләнүчеләр» арасында иң чибәредер, мөгаен. Бу очракта да фикерләр икегә аерылды: берәүләр булмаган зонтны чәйнәде, икенчеләре – 50 яшьлек президентның матур фигурасын. Көмешне алып, шакмаклы флаг белән горурланып кайтып та киттеләр. Берничә ел элек Бөек Җиңүнең 70 еллыгында матур буй-сынлыларның катнашмавы Гитлерның союздашы булганнан бирле алышынмаган флаг астында «поносланып» йөриселәре килмәүдәндер инде. Горурланырлык нәрсә юк иде бит әле моңарчы.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X