16+

Россиянең иң сексуаль табибы Казаннан Ксения Иванова: «Кешегә, хайваннарга ярдәм итү каныма сеңгән»

Социаль челтәрләрдә Россиянең иң сексуаль табибын сайлаганнар.

Россиянең иң сексуаль табибы Казаннан Ксения Иванова: «Кешегә, хайваннарга ярдәм итү каныма сеңгән»

Социаль челтәрләрдә Россиянең иң сексуаль табибын сайлаганнар.

Җиңүче кыз Ксения Иванова Казаннан булып чыкты. Ул 18нче шәһәр сырхауханәсендә терапия бүлеген җитәкли. Баксаң, бу бәйге, тавыш бирүләр турында Ксения берни белмәгән. “Аяз көнне яшен суккандай булды. Якыннарым, төркемдәшләрем, коллегаларым шалтыратып котлый башлагач аптырап калдым”, – ди Ксения.

 Кыз барысына да үз көче белән ирешергә күнеккән. Балачагыннан ук табиб булырга хыялланган. Дөрес, Медицина университетына икенче тапкырдан гына укырга керә алган. Беренче елны кафедрада лаборант булып тәҗрибә туплаган. “Авыр эштән курыкмадым. Беренче курсларда санитарка булып та эшләдем. Минем өчен иң мөһиме – тәҗрибә туплау, медицина дөньясын якыннан аңлау иде “, – ди әңгәмәдәшем. 2010 елда дипломлы белгеч юллама белән Республика клиник хастаханәсенә интернатура узарга килгән. Хәзер 18нче сырхауханәдә терапия бүлеген җитәкчесе.
Карап торырга җитди, оялчан табибның күңеле бик нечкә. Дуслары да аны ярдәмчел, игелекле, ачык дип тасвирлый. Ксения кияүдә түгел. “Хайваннарга, кешеләргә ярдәм итү каныма сеңгән”,– дип елмая үзе. Юлында хуҗасыз эт, мәче күрсә дә игътибарсыз калдырмый, ашата, сөт эчерә. Берсендә иптәш кызы белән койрыгын этләр тешләп өзгән песи баласын коткарганнар. Аны бик кызганып, ветеринарга алып килгәннәр. Мәчене йоклатып үтерергә теләмичә, кызлар кыйммәтле операциягә ризалаша. Мәчене дәвалау өчен кызлар хәзер дә ай саен дүртәр мең сум кредит түләп баралар. Кемдер Ксениянең бу адымын юләрлек дип саный, ә кыз инвалид булса да, менә инде ике ел мәче яши, дип сөенә.

Тыйнак булса да Ксения Иванова бик актив. Бәйгеләрдә актив катнаша. Ул эшли торган сырхауханә Россиянең иң яхшы сәламәтләндерү үзәге исеменә лаек булган. Хезмәткәрләр ябыгу һәм сәламәтләндерү программасын тәкъдим иткәннәр. Бу программада дүрт ай эчендә 10 килога ябыккан герой да Ксения.  “Ябыгу өчен теләк кенә җитми, ихтыяр көче, үзең белән эшләү, хәтта, яңа тормыш башлау кирәк”,– ди табиб. Үзен чибәр диеп санамый. Тик һәрчак төз гәүдәле булырга тырыша.
– Хатын- кыз буларак, миңа шундый бәя биргәннәренә рәхмәт, әлбәттә. Артык тыйнак булгангамы, бу бәйгедә җиңү үземдә ышаныч уятты. Минем һөнәремдә тышкы матурлык роль уйнамый, иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итү, авыруларны савыктыру, – ди Россиянең иң сексуаль табибы.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading