16+

Рөстәм Галиев: «Бер атна мәктәптән качып йөрдем»

Тиздән 1 сентябрь – Белем көне. Артистлар арасында бик күпләр быел балаларын беренче сыйныфка озатачак.

Рөстәм Галиев: «Бер атна мәктәптән качып йөрдем»

Тиздән 1 сентябрь – Белем көне. Артистлар арасында бик күпләр быел балаларын беренче сыйныфка озатачак.

Алар мәктәпкә әзер микән? Сабыйлары мәктәптән тыш нәрсә белән шөгыльләнәчәкләр? Шушы һәм башка сорауларны без җырчы Рөстәм Галиевкә юлладык.  

– Балаларны көч-хәл белән авылдан алып килдек. Шәһәргә бер дә кайтасылары килми. Аеруча өлкәненеке. Бар ахирәтләре дә авылда, ул да шунда гына яшәргә калыр иде. Мәктәпкә барам дип тә ашкынып тормый ул. Мин дә шулай идем. Беренче сыйныфта бер атна мәктәпкә бармый качып йөргәнемне әле дә хәтерлим. Көз, һава торышы үзгәрү, көннәр салкынайту да кәефкә начар тәэсир итә бит. Ул чорда кемнең укыйсы килеп торсын инде?!

Мин таләпчән әти. Бик тиз кызып китәм. Шуңа күрә, баланың укуын, аның белән өй эшләрен әзерләүне Ләйлә үз өстенә алачак. Чөнки кызлар белән барыбер йомшаграк, тынычрак булырга кирәк. Яхшы билгеләргә генә укуы минем өчен бик мөһим. «Икеле»ләр алып, минем йөзгә кызыллык килә торган булмасын.

Кечкенәбез Арина быел балалар бакчасына йөри башлаячак. Без гастрольдә булганда няня апалары ярдәм итешер дип уйлыйбыз. Бер няня белән генә булмый, авылдан әбиләрен дә алып килербез, чөнки берсен – бакчага, икенчесен мәктәпкә йөртергә кирәк булачак, - диде ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading