16+

Рөстәм Гайзуллин: «ТНВ-Планета» каналында татарча хоккей дәвамлы булачак»

Яңа хоккей сезонында «ТНВ-Планета» каналында «Ак Барс» хоккей матчларын татарча шәрехләү тамашачыда зур кызыксыну уятты. Матч белән бәйле сорауларны хоккейны татарча шәрехләүчеләрнең берсе – «Болгар» радиосы алып баручысы, Тинчурин театры артисты Рөстәм ГАЙЗУЛЛИНга бирергә булдык.

Рөстәм Гайзуллин: «ТНВ-Планета» каналында татарча хоккей дәвамлы булачак»

Яңа хоккей сезонында «ТНВ-Планета» каналында «Ак Барс» хоккей матчларын татарча шәрехләү тамашачыда зур кызыксыну уятты. Матч белән бәйле сорауларны хоккейны татарча шәрехләүчеләрнең берсе – «Болгар» радиосы алып баручысы, Тинчурин театры артисты Рөстәм ГАЙЗУЛЛИНга бирергә булдык.

– Хоккей матчын татарча алып бару кемнең идеясе иде?
– Бу кичә-бүген генә туган идея түгел. Моннан берничә еллар элек инде андый талпынулар булган. Тик, ниндидер сәбәп­ләр аркасында, тормышка ашмый калган. Менә хәзер «Яңа гасыр» каналы, хоккейны татарча шәрехләргә вакыт җитте, дип уйлаган, күрәсең. Мине әлеге җаваплы эшкә каналның генераль директор урынбасары Данил Гыйниятов белән спорт редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов чакыр­ды. Тәкъдимне кире какмадым.

– Татарча матчлар сезон буе булачакмы?
– Бу бер сезон белән генә чикләнә торган эш булмас дип уйлыйм. Ул дәвамлы булачак.

– Алып баручылар алы­шынып тора дигәннәр иде...
– Әлегә – без өчәү. Алмаз Га­фия­тов, Идрис Газизов һәм мин. Чиратлашып эшлибез.

– Комментаторлык эше радио-телевидениедә тапшырулар алып баруга охшаганмы?
– Бөтенләй капма-каршы нәрсә. Тапшыруда син аның башын, кульминациясен, финалын, нәрсә турында барганын, нинди нәтиҗәләр ясаячагыңны алдан ук беләсең. Ә матчка сәламләү сүзләрен, «алка», «кәшәкә» дигән терминнарны белгән килеш ке­нә килеп керәсең. Уенның нинди юнәлеш алачагы билгесез. Син фикерләреңне җыеп өлгергәнче, уен гомумән икенче төсмер алырга мөмкин. Матчта фикерне бик тиз туплап, аны тамашачыга җиткерергә кирәк. Бар кыен­лык шунда. Моңарчы комментатор эшен алып барырмын дип күз алдыма да китермәдем.

– Үзең хоккей уйныйсыңмы?
– Уйнамыйм, ләкин һәр­вакыт күзәтеп барам. Хоккей белән кызыксынуым яшүсмер вакытта ук барлыкка килде. Телевизордан караганчы, матчны боз сараенда каравың яхшырак. Анда бөтен атмосфераны тоясың.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading