16+

«Безнең бурыч - кар барсын саклап калу»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында «Кар Барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин кушуы буенча Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Виталий Махалов, табигый байлыклар, Экология һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Айлан Сумачаков һәм Майминск районы башлыгы Петр Громов катнашты.

«Безнең бурыч - кар барсын саклап калу»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында «Кар Барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин кушуы буенча Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Виталий Махалов, табигый байлыклар, Экология һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Айлан Сумачаков һәм Майминск районы башлыгы Петр Громов катнашты.

Киңәшмәнең төп докладчысы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков үзәк концепциясен тәкъдим итте. Документ Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Северцев исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институтының һәм Россия Фәннәр академиясе Себер федераль агробиотехнологияләр фәнни үзәгенең әйдәп баручы фәнни белгечләре тарафыннан әзерләнгән.

«Шулай килеп чыкты ки, Кар барсы – гербта барлыкка килгән символ гына түгел. Ул Алтай тарихы белән бәйле һәм безнең бурыч - кар барсын саклап калу», - дип билгеләп үтте Татарс тан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, элек мондый үзәкне урнаштыру турында берничә вариант каралган иде, әмма Алтай табигый ландшафты белән танышкач һәм республика башлыгы Олег Хорохордин белән килешкәннән соң, объектны нәкъ менә Алтайда төзү турында карар кабул ителгән.  

Алтай Республикасы территориясе-ак барс яшәү ареалларының берсе. Ул ирбис (ак барс) өчен биек таулы җире һәм табигый яшәү шартлары белән аерылып тора. Бу территориядә җәнлек-җанвар өчен акклиматизация таләп ителми һәм аларга кирәкле азык базасы да бар.

Элегрәк республика Президенты популяцияне торгызырга планлаштырылган мәйданчыкны карады.  

«Без бардык, территорияне карадык, монда фәнни үзәк ясарга кирәк һәм бүлмәләр дә зур булмаска тиеш, чөнки зона кыргый булырга тиеш. Без барстан башлаячакбыз, ә аннары башка кызыл китапка кергән хайваннар: аргали, кыргый мәче манул буенча сорауларны карыйбыз. Фәнни үзәктән, питомниктан, вольердан башларга кирәк. Бу эшләрнең этаплылыгын билгеләргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үзәкне урнаштыру өчен «Карым»ҖЧҖ территориясе тәкъдим ителде. Ул Майминск районында урнашкан, аның мәйданы 9486 га тәшкил итә. «Анда туристлар, аучылар булырга тиеш түгел һәм закон белән бу билгеләнергә тиеш», - дип нәтиҗә ясады ТР Президенты. 

Үзәкнең экологик агарту бурычлары-ел әйләнәсендә туристлык маршрутларын, гаилә ялын оештыру, белем бирү программаларын үткәрү, табигый мохит шартларында кыргый хайваннарны күзәтү тора.

Үзәкнең фәнни бурычы-хайваннарның торышы мониторингы, аларны ясалма үрчетү, яраланган яки көчсез кыргый хайваннарны тернәкләндерү методларын эшләү. Моннан тыш, үзәк базасында маралларның селекция - нәселле баш санын үстерергә, питомник булдырырга һәм үстерергә, дару үләннәре җыярга планлаштыралар.

Чара Россия Табигать министрлыгы тарафыннан хупланды һәм Россиядә кар барсын өйрәнү, торгызу һәм реинтродукцияләү үзәкләрен булдыру буенча комплекслы чаралар планы проектына кертелде. Проект кар барсын торгызу буенча Татарстан үзәгенең дәвамы булачак.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Алтай Республикасы Хөкүмәте белән уртак эшче төркем төзү һәм үзәк концепциясен бергәләп эшләп бетерү турында карар кабул ителде.

ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading