16+

Рөстәм Миңнеханов: «Без сезнең белән горурланабыз»

Президент республиканың үрнәк гаиләләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов: «Без сезнең белән горурланабыз»

Президент республиканың үрнәк гаиләләре белән очрашты

Калистратовлар гаиләсе – Азнакай районының Актүбә бистәсеннән, биш бала тәрбияләп үстерәләр. «Һәр бала гаиләдә үз ризыгы белән туа, һәрберсе көтеп алынган, яраткан», – ди алар. Зөлфия ханым Актүбә бистәсе мәктәбендә технология һәм рәсем фәненнән укыта, ире Вячеслав – «Татнефть» оешмасында скважиналар төзекләндерү операторы.

– Гаилә – һәр кеше өчен иң мөһиме. Туган телгә, ватаныбызга, милли гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәтне, хөрмәтне ана сөте аша сеңдерү – ата-аналарның төп бурычы. Ә дәүләтнең максаты – балаларны үстерергә көч, чаралар җитсен өчен, әти-әниләргә ярдәм итү, – ди Калистратовлар.

Бу актив гаилә Азнакайда төрле бәйгеләрдә актив катнаша, республикакүләм чараларга да еш чакыралар аларны. Былтыр сәламәт яшәү алып бару, балаларны лаеклы тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләрен саклауда Азнакай районы башлыгы премиясенә дә лаек булганнар. Быел исә Президент Зөлфия ханымны «Ана даны» медале белән бүләкләде.

Традиция буенча, Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов, хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән, иң үрнәк 50 гаиләне кабул итте.

– Балалар – республикабызның, илебезнең киләчәге. Гаилә кыйммәтләре нигезендә безнең мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез саклана. Менә шундый гаиләләр мисалында, барлык республикага ничек тату яшәргә кирәклеген, балаларны, республиканы, илебезне ничек яратырга икәнен күрсәтергә телибез. Сез бу өлкәдә үрнәк булып торасыз. Балаларга, гаиләгә шундый мөнәсәбәтегез өчен, һәрберегезгә рәхмәт әйтергә телим. Сез гаиләләрегездә булдырган традицияләрне киләчәктә балаларыгыз дәвам итәр, дип ышанам. Без сезнең белән горурланабыз! – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Ана медале»нә лаек булучы күп балалы аналар арасында Биектау районының Усад авылыннан Рәйсә Ниязова да бар. Ул ире Гыйффәт абый белән җиде кыз, бер ул үстерәләр. Үзләренең шәхси хуҗалыклары бар. Балаларны кечкенәдән хезмәт белән тәрбиялиләр.

Алабуга район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Наталья Сашина – биш бала анасы. Олы балаларына – 15 яшь, төпчекләре – алты яшендә. Ире Дмитрий белән балаларына дини тәрбия бирергә тырышалар.

Чарада артистлар үз балалары белән чыгышлар ясады. Бәйрәмгә килгән 50 гаиләнең шәхси архивындагы фотолардан тупланган «Татарстанның гаилә альбомы» әзерләнгән иде. Видеоязмада үрнәк гаиләләрнең тормышларыннан өзекләр, сюжетлар күрсәттеләр.

РS. Беренче тапкыр мондый очрашуны Татарстан Президенты 2014 елны оештырган иде. Шуннан бирле Рөстәм Миңнехановның хатыны Гөлсинә ханым белән Татарстанның иң үрнәк гаиләләрен кабул итүе күркәм гадәткә әйләнде. Бәйрәмгә гадәттә күп балалы, сабыйларны тәрбиягә алган гаиләләр, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, нефть чыгару, авыл хуҗалыгы, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, хәрбиләр, озак гомер бергә яшәүчеләр чакырыла.

Фотолар: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading