16+

Рөстәм Миңнеханов: "Безнең халык Җиңү өчен бәяләп бетергесез хак түләде"

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77-еллыгына багышланган бәйрәм Парады узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: "Безнең халык Җиңү өчен бәяләп бетергесез хак түләде"

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77-еллыгына багышланган бәйрәм Парады узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Гадәттәгечә, Меңьеллык мәйданына Җиңү Байрагын, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын алып чыктылар. Шуннан соң Кызыл мәйданда хәрби парадны турыдан-туры трансляцияләү оештырылды. Россиялеләрне Бөек Җиңү көне белән ил Президенты Владимир Путин котлады.

«1945 елның 9 маенда дөнья тарихына бердәм совет халкы триумфы, аның бердәмлеге һәм рухи куәте, фронтта һәм тылда тиңдәшсез батырлык буларак язылган. Җиңү көне һәрберебезгә якын һәм кадерле. Россиядә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаилә юк. Аның турында хәтер сүрелми. Без – җиңүчеләрнең тынгысыз, фидакарь буыны, без аларның варислары булуы белән горурланабыз, һәм безнең бурыч – нацизмны тар-мар иткән, безгә уяу булырга һәм глобаль сугыш куркынычы кабатланмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә иткән кешеләр турында истәлекләрне саклау», - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Владимир Путин бер минут тынлык игълан итте.

Казанда Меңьеллык мәйданында җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. «Хөрмәтле парадта катнашучылар! Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Казан гарнизоннары хәрбиләре! Хөрмәтле ватандашлар!

Уважаемые участники Парада! Ветераны Великой Отечественной войны и труженики тыла! Военнослужащие казанского гарнизона! Дорогие татарстанцы! Сезне чын күңелдән күп милләтле халкыбызның немец-фашист илбасарларын Бөек Җиңү белән котлыйм!

Юрий Левитанның онытылмас тавышы нацистлар Германиясен тулысынча тар-мар итү һәм кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугышның җиңү белән тәмамлануы турында хәбәр иткән истәлекле көннән 77 ел узды. Бүген, ветераннарыбызның батырлыгына һәм каһарманлыгына хөрмәт күрсәтеп, бөтен ил буенча Бөек Җиңү парадлары уза. Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән, заводларда һәм колхоз кырларында хезмәт куймаган, фашист тоткынлыгында җәзаланган, коточкыч газаплардан, ачлыктан һәм яралардан үлгән барлык кешеләрне искә алабыз.

Безнең халык Җиңү өчен бик зур, бәяләп бетергесез хак түләде. Татарстаннан гына да 700 меңнән артык кеше фронтка китә, корал белән үз Ватаныңны һәм бөтен дөньяны фашизмнан саклау өчен. Аларның яртысыннан артыгы кире кайтмый. Әмма барлык авырлыкларга да карамастан, безнең халык бирешми. Якташларыбызның батырлыклары да безнең хәтердән беркайчан да китмәячәк.

Татарстанлыларның «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясендә һәм «Хәтер Китабы» проектында актив катнашуы җиңүчеләр буынына карата бөтен халык хөрмәтенең ачык символлары булды. Тыл хезмәтчәннәренең иң зур казанышларыннан берсе – Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән югары исем бирелү.

Җиңү көне безнең өчен мәңгелек әхлакый ориентир булып калачак. Елдан-ел шушы каһарман чордан ераклашабыз. Безнең уртак бурычыбыз – сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата үтә игътибарлы булу. Без Җиңүчеләр буыны тирән хөрмәтебезне белдерәбез, күрсәткән хәрби һәм хезмәт батырлыклары алдында баш иябез.

Җиңүнең данлы традицияләрен саклау яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия. Бүген бу аеруча актуаль. Югары баш командующий Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә Россия армиясе җиңүчеләр буынының данлы хәрби традицияләрен лаеклы дәвам итә, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең оборона потенциалы һәм абруе үсә.

Бүген ветераннарның оныклары үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, шул исәптән Украинада махсус хәрби операция үткәрү кысаларында да. Махсус операциядә катнашучыларның һәркайсы безнең тарихка йөкләнгән җаваплылыкның югары дәрәҗәсен аңлар дип ышанам. Һәм, әлбәттә, без җиңәчәкбез.

Кадерле дуслар! Мөхтәрәм ветераннар! Сезгә ихлас йөрәктән сәламәтлек, күтәренке күңел, бәхет һәм иминлек телим! Сугыш батырларына мәңгелек дан!

Дорогие друзья! Уважаемые ветераны! От всей души желаю вам доброго здоровья, благополучия, мирного неба над головой. Вечная память и слава народу – победителю и его доблестной армии! Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Җиңү көне белән!».

Аннары Казан гарнизоны башлыгы, Кызыл байрак училищесының Жуков югары танк команда ордены җитәкчесе Кирилл Кулаков Парад рәтләренә куелган гаскәрләрне йөреп чыкты, шуннан соң Рөстәм Миңнехановка Парадны башларга әзер булу турында хәбәр итте.

Барлыгы 25 Парад расчеты катнашты. Меңьеллык мәйданы буенча Казан гарнизонының 1 меңнән артык хәрби хезмәткәре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, хәрби училище курсантлары, кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячеләр һәм суворовчылар, республика иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре сафлар адымы белән узды.

Механикалаштырылган колонна составында 24 берәмлек хәрби һәм тарихи техника узды: легендар Т-34-85, ИС-3, Т-34 танклары, «Татарстан колхозчысы» танкы (1943 елда Татарстан хезмәтчәннәре тарафыннан фронтка тапшырылган 200 танктан торган танк колоннасы хөрмәтенә аталган), атаклы «Катюша»лар, СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмалары, шулай ук заманча бронетранспортерлар. Колонна 26 ретроавтомобиль белән тәмамланды.

Бүген көн дәвамында мәйданда хәрби техника күргәзмәсе эшләячәк, шул исәптән заманча Т-90, Т-80 БВМ танклары, БМП-3 һәм ДОСААФ автомобильләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

Чыганак: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading