Татарстан инвестицион климатны яхшырту буенча актив эшне дәвам итәчәк. Бу ресурслар, финанслар таләп итә, без әзер, дип белдерде бүген Президент Рөстәм Миңнеханов республика икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышында. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Скопировать ссылку

Чарада "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКБО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты. Утырышка видеоконференция режимында республика муниципалитетлары башлыклары да кушылды.
Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингында икенче урынны алган (2020 ел нәтиҗәләре буенча I урынны – Мәскәү, II урынны –Татарстан Республикасы, III урынны – Төмән өлкәсе; 2019 ел нәтиҗәләре буенча I урынны-Мәскәү, II урынны-Татарстан Республикасы).
"Үсеш аз түгел, әмма мөһиме башка нәрсә. Безнең һәркайсыбыз илкүләм рейтингның эшчәнлегебезне бәяләү инструменты гына булуын аңлый. Ә төп максат - республикада бизнес алып бару өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру», - дип ассызыклады Алексей Песошин.
Татарстан берничә ел дәвамында лидер иде һәм илкүләм рейтингта 1-2 урында тора, дип искәртте ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстан шулай ук инвестицион климатны яхшырту өчен күп кенә иң яхшы тәҗрибәләрне һәм карарларны бирде, бу - электр челтәрләренә тоташтыру, төзелештә рөхсәт алу, кече бизнеска ярдәм итү инструментлары һәм башкалар.
Комментарийлар