16+

Рөстәм Миңнеханов «Чикләрсез композитлар» форумында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәре белән булды. Төп максаты – «Чикләрсез композитлар» IX форумы чараларында катнашу иде. Форум ике форматта узды: «Сколково» технопаркында, онлайн режимда, Иннопром Online мәйданчыгында. Форум Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе белән партнерлыкта узды. Росатом форумның эшлекле программасының партнеры, генераль спонсоры – «Чикләрсез композитлар» төбәкара кластеры.

Рөстәм Миңнеханов «Чикләрсез композитлар» форумында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәре белән булды. Төп максаты – «Чикләрсез композитлар» IX форумы чараларында катнашу иде. Форум ике форматта узды: «Сколково» технопаркында, онлайн режимда, Иннопром Online мәйданчыгында. Форум Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе белән партнерлыкта узды. Росатом форумның эшлекле программасының партнеры, генераль спонсоры – «Чикләрсез композитлар» төбәкара кластеры.

Программада: «2035 елга кадәр композитлар тармагын үстерү стратегиясе»; «Җиңел канатлар: ничек дәүләт Россия композитлар базары күтәрелешенә ярдәм итә ала»; «Композитлар - материаллар, эшләнмәләр, гамәлгә кертү, нәтиҗәлелеге»; «Композитлар – заманча суднолар төзү тренды»; «Төзелеш индустриясендә композитлар куллануның яңа мөмкинлекләре».

Рөстәм Миңнеханов «2035 елга кадәр композитлар тармагын үстерү стратегиясе» пленар утырышында катнашты. Утырышның модераторы – Росатом Юматексның генераль директоры Александр Тюнин.
Форум сайтында пленар утырышның онлайн трансляциясе оештырылган иде.

«Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев чыгышында композитларның Татарстан Республикасы белән глобаль хезмәттәшлек темасы булуын ассызыклады. «Росатом тармак эшли башлаганнан бирле тотрыклы үсеш һәм югары тормыш стандартлары максатларын билгели, - диде ул. - Композит материалларны үстерү – икътисадый көн тәртибен үстерүгә җитди өлеш. Бу инде климатик көн тәртибенә һәм БМОның башка 17 Глобаль максатына уңай йогынты ясый. Киләсе елда Х форум инде киңрәк форматта узарга мөмкин».

Утырыш барышында модератор Александр Тюнин искә төшергәнчә, күп кенә сәнәгать предприятиеләре, махсус икътисадый зоналар, югары уку йортлары һәм технопарклар композит индустриясен үстерү кысаларында федерациянең өч субъекты территориясендә урнашкан, бу: Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Саратов өлкәләре. Узган ел кластер составына Ульяновск һәм Тула өлкәләре дә кергән.

Ил территориясендә композитларны җитештерүне һәм куллануны үстерү буенча иң танылганы – Татарстан Республикасы, дип ассызыклады модератор.
Рөстәм Миңнеханов төбәк композитлар юнәлешен ни өчен актив үстерә башлады һәм уңышның нигезе нәрсәдә, башка төбәкләр нинди уникаль алымнар ала, дигән сорауга җавап бирде.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, композитлар җитештерү өлешендә барлык проектлар Росатом ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәрвакыт җитештерүне үстерү өчен яңа урыннар эзли.

«Безнең республика – нефть, нефть химиясе республикасы  һәм, әлбәттә, төбәкнең үсеше нефть, газ, химия комплексын үстерү программасы кысаларында бара. Бүген инде бишенче программа тормышка ашырыла. Шул ук вакытта төп бурыч – углеводород чималын эшкәртү тирәнлеген арттыру, яңа материаллар алу. Бу функциональ материаллар – яңа һәм композит материаллар, супер-конструкцион пластмассалар, функциональ өстәмәләр җитештерү», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компаниясе гамәлгә ашыра торган ТАНЕКО комплексын мисал итеп китерде: композит материаллар монда мөһим конструкцияләрдә, эстакадаларда кулланылган, алар буенча барлык кабель линияләре салынган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, композит элементлар Казан вертолетлар заводы җитештерүендә кулланыла. Шулай ук республикада «Заряд» компаниясенең композитлардан торган хоккей кәшәкәләре җитештерелә.

«Болар барысы да – бер көнлек кенә эш түгел», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Татарстанда композитлар нигезендә берничә производство тәкъдим ителгән - «Татнефть – Алабуга Стекловолокно», «Татнефть – Пресскомпозит», «КАМАТЕК», «Алабуга-Волокно».
Ул шулай ук якын көннәрдә «Алабуга» МИЗ территориясендә ПАН – прекурсор җитештерү буенча яңа завод ачылачагын хәбәр итте. Росатом белән хезмәттәшлек итү турында.

Рөстәм Миңнеханов Алексей Лихачевка бу проектка ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
«Үсеш алган бар нәрсә дә фәннән башка була алмый. Фән катнашыннан башка алга китеш булмый. Без моңа зур игътибар бирәбез, - дип ассызыклады ул. - Кластерның җиде тармак университетыннан дүртесе – безнеке».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Татарстанда ике махсус икътисадый зона («Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ) эшли, һәм икесендә дә Росатом бик җитди тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, республикада технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары бар – барлыгы 100 дән артык. «Без барлык проектларны да алып барабыз һәм хуплыйбыз, - диде ул. - Росатом һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән. Шуңа күрә безнең Россия партнерлары белән хезмәттәшлек үсә. Без монда зур киләчәк күрәбез».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика киләчәктә дә композитларны алга этәрүгә бәйле барлык проектларга ярдәм итәчәк һәм аларны үстерүгә җәлеп итәчәк, дип ышандырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading