16+

Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы прививка ясаткан

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы прививка ясаткан. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте. Президент билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 буенча тотрыклы киеренке вәзгыять саклана.

«Үсеш темплары бездә 0,16%, әмма вирус һичничек бирешми. Гомумән алганда, бездә хәлләр статистика буенча да, динамика буенча да яхшы күренә. Әмма бернинди дә йомшаклык була алмый", - ди ул.

Президент, кайбер илләрдәге кебек авырулар таралуга юл куймас өчен, вакцинация буенча планлы эшнең мөһимлегенә игътибар итте. Ул прививка ясатырга кирәк, шул исәптән коронавирус белән авыручыларга да. Тикшеренүләр нигезендә, чирләүчеләрнең каныннан антитәнчекләр санаулы айлар эчендә юкка чыга. «Бөтен кешегә дә вакцинация ясарга кирәк. Россия Президенты Владимир Владимирович вакцина ясатты. Мин дә вакцина ясаттым һәм барысы да әйбәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда бүгенге көндә 197 мең 765 кеше коронавируска вакцина ясаган. ТР Президенты искәрткәнчә, республикада 153 вакцинация пункты эшли. Кешеләр үзләре нинди вакцина белән прививка ясатуны сайлый ала

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading