16+

Рөстәм Миңнеханов: «Җәмәгать транспортын йөртүче һөнәренең абруен күтәрү мөһим»

Татарстан Президенты җәмәгать транспорты сыйфатлы һәм уңайлы булырга тиешлеген искәртте һәм җәмәгать транспортын йөртүче һөнәренең дәрәҗәсен арттырырга өндәде.

«Җәмәгать транспортының машина йөртү составына, хезмәт өчен түләүгә игътибар итүегезне сорыйм. Без аларга кешеләрнең тормышын ышанып тапшырабыз. Бу урынга теләсә кемне утыртырга ярамый. Моннан тыш, бу һөнәрнең абруен күтәрү мөһим», – диде ТР Президенты республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында.

Рөстәм Миңнеханов Казанда трамвайлар һәм автобуслар яну очракларына, шулай ук җәмәгать транспорты катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә игътибар итте. «Пассажирларга карата начар мөнәсәбәт очраклары бар. Бу әйберләргә чик куярга кирәк. Муниципалитет башлыкларыннан һәм министрлыкка бу мәсьәләләрне аерым контрольгә алуны сорыйм», - диде ул.

ТР Президенты җәмәгать транспорты сыйфатлы һәм уңайлы булырга тиешлеген искәртте. «Кызганыч, системалы эш булмау Түбән Кама, Чаллы, Әлмәттә пассажирлар ташу буенча киеренке хәлгә китерде. Бөтен җирдә төрле алымнар булуы аңлашыла», - диде ул.

http://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading