16+

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Туполев» исемендәге предприятиедә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Туполев» предприятиесендә булды. Ул предприятие музеен, «Туполев» ПАО тарихы һәм төп этапларын тасвирлаган экспозицияне карады.

Рөстәм Миңнеханов Дәрәҗәле кунаклар китабында язма калдырган.
Моннан тыш, бүген музей зонасында Рөстәм Миңнеханов катнашында Михаил Шидловскийга истәлек тактасы ачылды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүчеләр предприятиенең төп җитештерү корпуслары белән танышты.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук макет цехы эше турында сөйләделәр, анда «Туполев» ГАҖ самолетларының тулы үлчәмле макетларын җыю бара.
«Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев предприятиенең оештыру структурасы турында сөйләде, шулай ук эшчәнлеккә һәм идарәгә кагылышлы башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

Белешмә өчен:
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның сентябрендә «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкли башлады. Карар предприятиенең Директорлар советы утырышында кабул ителде.
https://president.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading