16+

Рөстәм Миңнеханов нигә ачулы?

Башкалабыз гына түгел, хәзер инде район җирлекләрендә дә халыкка ял итү өчен уңайлы шартлар булдырыла. Парклар, скверлар төзелә. Кайбер район үзәкләрендәге җәмәгать урыннары чит илдәгеләрдән бер дә ким түгел! Казанны әйтеп тә торасы юк! Килгән туристлар да башкалабызны Европа шәһәрләре белән тиңли.

Рөстәм Миңнеханов нигә ачулы?

Башкалабыз гына түгел, хәзер инде район җирлекләрендә дә халыкка ял итү өчен уңайлы шартлар булдырыла. Парклар, скверлар төзелә. Кайбер район үзәкләрендәге җәмәгать урыннары чит илдәгеләрдән бер дә ким түгел! Казанны әйтеп тә торасы юк! Килгән туристлар да башкалабызны Европа шәһәрләре белән тиңли.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман билгеләп үткәнчә, 2015 елдан алып Татарстанда 443 объект (парк һәм скверлар, иҗтимагый киңлекләр хакында сүз бара) сафка бастырылган. Моның өчен казнадан 14,6 млрд сум акча бүленгән.

2021 елда андый объектлар саны 69га артачак. Боларның 8е Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңгән проектлар нигезендә төзекләндереләчәк. Әмма... Ясап кую ул бер нәрсә, ә булганны саклау, тиешле дәрәҗәдә карап тору – икенче.

Төзекләндерелеп тә, тиешле дәрәҗәдә каралмаган парклар өчен республика муниципалитетлары җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнехановтан “эләкте”.
– Үзебезне матур җирдә күрәсебез килә. Эшләгән эшнең кадерен белмисез икән, эшкә яраксыз кешеләр сез! Җәмәгать урыннарыгыз шундый хәлдә икән, өегездә дә шулайдыр инде! Моңа игътибарыгыз җитми, сезгә бу кызык түгелдер. Кирәкмидер! Халкыгыз кая ял итүенә битараф сез! Минем башка сүзем юк. Без һәр спорт объектына сөенәбез. 50-100 млн сум акча тотыла. Әйе, аларны карап торыга кирәк. Акча да кайчагында җитмидер, тик табарга кирәк. Карап тору, төзекләндерүгә караганда арзанракка чыга, – диде ачуы чыккан Президент.

“Төзүчеләр китүгә, үкчәләренә үк басып вандаллар килә. Без һәм төзүчеләр ясаган, яратып эшләнелгән әйберләрне әллә нинди хәлләргә китерәләр”, – диде бу уңайдан Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Республика лидеры исә Татарстан көненә кадәр паркларны һәм скверларны рәткә кертергә йөкләмә бирде.

P.S. Рөстәм Миңнеханов бер атналык ялга китте. Аның вазифаларын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үтәячәк. Соңгы тапкыр Президент март аенда ялда булган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading