16+

Рөстәм Миңнеханов: «Татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш»

Бүген татар телен өйрәтүнең нәтиҗәлерәк методикасы кирәк, ә татарлар үзләре дә туган телләрен активрак файдаланырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышында шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов: «Татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш»

Бүген татар телен өйрәтүнең нәтиҗәлерәк методикасы кирәк, ә татарлар үзләре дә туган телләрен активрак файдаланырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышында шулай дип белдерде.

– Татар телен өйрәнергә теләгән кешеләр өчен уңайлы методика булырга тиеш. Иң мөһиме, безнең аралашу теле булырга тиеш. Татар телен өйрәнү өчен безнең инфраструктура бар. Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен мондый инфраструктура юк. Бездә «Ана теле» программасы бар, әмма ул чикләнгән. Без нәтиҗәлерәк нәрсә уйлап табарга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент үзенең чыгышында Татарстанның узган елгы уңышлары һәм республика алдында торган яңа бурычлар турында сөйләде, дип яза Президентның матбугат хезмәте. Аның сүзләренчә, ел йомгаклары буенча республиканың җыелма төбәк продукты өч процентка арту көтелә, сәнәгать җитештерүе күләме якынча 2 трлн 150 млрд сум булачак.

– Төбәкләр арасында бишенче яисә алтынчы урынны алырбыз, дип уйлыйбыз. Татарстан районнарында 30дан алып 40ка кадәр республика программасы гамәлгә ашырыла, бу – торак төзелеше, социаль объектларга капиталь ремонт, шул исәптән гомуми белем мәктәпләренә, юллар хуҗалыгын тәртипкә китерү һәм башкалар. Агросәнәгать комплексында бөртеклеләр һәм шикәр чөгендере буенча Татарстан зур уңышларга иреште. Нефть сәнәгате тармагында да уңышларыбыз бар. 35 млн тоннадан артык нефть чыгарабыз. Республика икътисады үсешенең төп юнәлеше – нефть химиясе, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Казан авиация заводын модернизацияләү буенча да зур эшләр башкарыла.

– Дөресен әйткәндә, бу – ерак авиация өчен очкычлар җитештерәчәк яңа завод, – диде ул.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәзер Татарстан 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлекне тәмамлап килә.
2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәкбез, дип, Рөстәм Миңнеханов медиаклубта катнашучыларны Казанга чакырды.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылган иде. Ул йөзләп журналистны – әйдәп баручы Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Алар барысы да Татарстанда туганнар яисә анда укыганнар һәм эшләгәннәр.

Медиаклубны оештыру бурычы – Татарстан икътисадын үстерүгә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән иҗтимагый инициативаларны хуплау, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм.

Фото: tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading