16+

Рөстәм Миңнеханов: "Түзәргә туры киләчәк"

"Мин Татарстан халкына рәсми мөрәҗәгать итәм - бар да сезнең сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге өчен эшләнә. Үзебезгә кырысрак булган саен, югалтуларыбыз азрак булачак", дип ассызыклады Президент, саклану чараларына игътибарны көчәйтүне искәртеп.

Рөстәм Миңнеханов: "Түзәргә туры киләчәк"

"Мин Татарстан халкына рәсми мөрәҗәгать итәм - бар да сезнең сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге өчен эшләнә. Үзебезгә кырысрак булган саен, югалтуларыбыз азрак булачак", дип ассызыклады Президент, саклану чараларына игътибарны көчәйтүне искәртеп.

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш турында бүген Хөкүмәт йортында сөйләштеләр. Республика районнары башлыклары белән видеоэлемтә режимында узган утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдергәнчә, республикада инфекция таратуны киметү буенча бөтен булган мөмкинлекләр файдаланыла. Соңгы ун көндә яңа очракларның үсеш темпы 15%тан артмаган. Читтән кертелгән 67 очракның 37се чит илләрдән кайтучылар белән бәйле булса, тагын 30 очракта авыручылар Россиянең башка төбәкләреннән кайткан була. "Мартта теркәлгән бөтен очраклар да читтән керә иде әле. Ә апрельнең беренче көннәреннән ситуация үзгәрде. Читтән кертелгәннәр хәзер 35%ны гына тәшкил итә. Калганнары әйләнә-тирәдәге кешеләр белән контакттан тапшырыла. 15 апрельдә исә без инфекция чыганагын ачыклый алмаган очрак теркәлде", дип белдерде ул.

Шуңа бәйле рәвештә, меңнән артык кеше хәзер карантин режимында тотыла икән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, коронавирус белән көрәштә иң файдалысы әлегәчә үзизоляция санала. Әгәр дә изоляциядән чыгасыз икән, социаль ара сакларга, битлекләр һәм перчаткалар кияргә, санитайзерлар кулланырга кирәк, ди Президент. "Әлеге авырудан беркем дә сакланмаган. Нигездә олы яшьтәгеләр авырый дип әйтәләр иде, ләкин яшьләргә шулай ук авыру куркынычы яный икән", дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, проблеманың кискенлегенә басым ясап.

Президент шулай ук район җитәкчеләренә дә оешкан төстә эш алып барырга боерды. "Дәүләт җитәкчесе алдында мин шәхси җаваплылык тотам. Бөтен федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләр Хөкүмәт булдырган күрсәтмәләрне үтәячәк. Район җитәкчеләре исә үз территорияләре буенча шәхси җаваплылык тота, - диде ул. - Әлеге ситуациядән минималь югалтулар белән чыгу өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. Ниндидер чикләүләр һәм кыенлыклар да булачак. Ләкин түзәргә туры килә".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыруның иң югары дәрәҗәсенә җитмәдек әле, дип белдерде. Хәзер инде авыру Мәскәүдән башка төбәкләргә тарала. Шуңа да без чикләү чараларын йошарта алмыйбыз әле. "Мин Татарстан халкына рәсми мөрәҗәгать итәм - бар да сезнең сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге өчен эшләнә. Үзебезгә кырысрак булган саен, югалтуларыбыз азрак булачак", дип ассызыклады Президент, саклану чараларына игътибарны көчәйтүне искәртеп.

Фото: http://tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading