16+

Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм янәшә!" акциясенә нәтиҗә ясады

Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов "Помощь рядом! Ярдәм янәшә!" акциясенә нәтиҗә ясап, анда катнашкан барлык кешеләргә дә зур рәхмәтен җиткерде. Акция кысаларында 210 000 продуктлар җыелмасы таратылган.

Билгеле булганча, "Помощь рядом! Ярдәм янәшә!" акциясе үзизоляция чорында оештырылып, ихтыяҗы булган республика халкын ризык белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Әйтик, мондый ярдәм яшәү минимумыннан да азрак кереме булган гаиләләрдәге балаларга, үзмәшгульләр һәм яңа вирус чорында аеруча зур зыян күргән эшмәкәрләрнең балаларына, 65 яшьтән олы булган, ялгыз яшәгән пенсионерларга күрсәтелде. Ике ай дәвамында барлыгы 210 мең продуктлар җыелмасы таратылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге акциядә катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде. Ул, мондый акцияләр өчен бюджет акчасы каралмаган булуын искәртте һәм әлеге эштә олы йөрәкле хәйриячеләр, эре һәм кече компанияләр, эшмәкәрләр катнашуын белдерде."Бу системалы эш булды. Моннан тыш, шәһәр һәм район башлыклары тарафыннан урыннарда аерым чаралар оештырылды", диде Президент. Аерым рәхмәт сүзләрен Миңнеханов "Бәхетле" компаниясенә һәм аның җитәкчесе Мөслимә Латыйповага җиткерде. Нәкъ менә алар әлеге продуктлар җыелмасын туплау һәм җиткерү өчен җаваплылыкны үз өсләренә алган иделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading