16+

Рус эстрадасында Татарстан артистлары ник аз, ә Уфаныкы күп - министр җавабы

Казан, Россиякүләм йолдызлар тәрбияләүдә, Уфадан калыша дигән фикер бар. Моның сәбәбен Ирада Әюпова болай дип аңлатты.

Рус эстрадасында Татарстан артистлары ник аз, ә Уфаныкы күп - министр җавабы

Казан, Россиякүләм йолдызлар тәрбияләүдә, Уфадан калыша дигән фикер бар. Моның сәбәбен Ирада Әюпова болай дип аңлатты.

- Бу мәсьәлә булуы белән мин килешәм. Урал һәм Урал арты инновацион үзгәрешләр өлкәсендә бик прогрессив. Бездә дә бар андыйлар. Мисал өчен Максим ул Казан кызы. “Dаbro” төркеме клипларын Казанда төшерде. Эзләнә башласаң, рус эстрадасында Казан, Татарстан тамырлары булган вәкилләр бар. Театр дөньясында да шулай ук. Безгә күбрәк аларны популяраштыру буенча эшләргә кирәк. Бу өлкәдә минем идеяләрем бар. “Голос” та җиңгән Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина бар. Яшермим, без мәдәният өлкәсендә тәҗрибәләргә алай ук ачык түгел. Глобальләшү чорында үзебезне саклап калу максатыннан, бездә консерватизм тренды бар иде, - диде Ирада Әюпова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading