16+

Рузилә Төхфәтуллинаның күркә кайнатмасын Мәскәүләрдән килеп алалар (РЕЦЕПТ)

Кукмара районына барган саен, анда яшәүче халыкның уңган-булганлыкларына сокланып кайтабыз.

Рузилә Төхфәтуллинаның күркә кайнатмасын Мәскәүләрдән килеп алалар (РЕЦЕПТ)

Кукмара районына барган саен, анда яшәүче халыкның уңган-булганлыкларына сокланып кайтабыз.

«Кукмара кешеләренең эшләре гөрләп бара» дип җырлана бит җырда да. Дөресе дә шул. Районның кайсы гына авылын алма, һөнәрчеләре белән данлыклы ул. Туембашта һәр йортта диярлек итек басалар, Зур Сәрдектә суган үстерәләр, борай бәлешен дә шушы якта гына пешерәләр, ә без булган Тырыш авылында исә нарат күркәсе кайнатмасы әзерлиләр икән.

Рузилә Төхфәтуллина кайнаткан кайнатманы Мәскәүләрдән хәтле килеп алалар ди. Ярый әле кичкәрәк калып кергәнбез аларга. Көндез булса, урманга китеп барган булып, очрата да алмас идек. Рузилә урманга барам дип сөйләшми үзе, иртән кереп чыгам дип кенә җибәрә. Бу көннәрдә алар нарат күркәсе җыю белән мәшгульләр.

– 15 ел җыябыз инде нарат күркәсен, урман белән тәмам дуслашып беттек. Агачка менеп төшү берни тормый хәзер безгә. Тиен кебек ботактан ботакка сикереп кенә менәбез. Нишләптер черки дә ашамый үзебезне, – дип елмая Рузилә.

Нарат күркәсен тырышлар майның унбишеннән июнь урталарына кадәр җыялар. Кайбер елларда июньгә кадәр генә җыеп өлгерәләр, көннәр җылы торганда, күркәләр үсеп китә, кайнатма өчен каты була.

Бер барганда нарат күркәсен икешәр-өчәр килограмм җыеп кайталар һәм аларны чистартып, суыткычка тутыралар. Кайнатмасын исә сораучы булганда гына кайнатып бирә. Узган ел шактый кеше сораган, җыеп куйган күркәләр җитмәгән дә.
Нарат күркәсе кайнатмасы тамагы авырткан, йөткергән кешеләр өчен, бронхит, ангина вакытында файдалы икән.

– Кайнатмасы булмаса, күркә өстенә шикәр комы салып, җылы урынга куеп эретәсең дә согын эчәсең, аның да йөткергәннән файдасы бар, – ди Рузилә.
 Әңгәмәдәшем каен җиләге белән кызыл бөрлегән дә җыярга ярата. Көненә өчәр литр җиләк җыям, ди ул. Ә бөрлегәннән шулай ук кайнатмалар әзерли.

Кайнатма рецепты

Җыелган күркәне яхшылап юып, әчесе чыксын өчен, 12 сәгать салкын суда тотарга кирәк. Төпләрен кул белән генә өзеп аласың. Сироп өчен 2 литр суга 3 кг шикәр салып кайнатасың. Кайнап чыккач, шуңа бер килограмм күркәне саласың да салмак утта өч-дүрт сәгать кайнатасың.

Кукмара, Тырыш

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

17

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куркэ кайнатмасы боерлэре авырткан кешелэргэ кулланырга ярамый .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куркэсе сиропта тора микэн?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Авылдашларым молодецта инде сез !☺☺☺

        Мөһим

        loading