16+

Рүзәл Юсупов белән бергә эшләгән иптәшләре: «Без эшкә бәйрәмгә килгән кебек килә идек»

Әле кайчан гына кебек без бер төркем егетләр һәм кызлар В.И.Ульянов-Ленин исемендәге университетка укырга керү өчен кабул итү имтиханнары биреп йөргән идек. Шунда үзен тыйнак кына, тыныч кына тоткан бер егет белән таныштым. Ул Рүзәл Юсупов иде.

Рүзәл Юсупов белән бергә эшләгән иптәшләре: «Без эшкә бәйрәмгә килгән кебек килә идек»

Әле кайчан гына кебек без бер төркем егетләр һәм кызлар В.И.Ульянов-Ленин исемендәге университетка укырга керү өчен кабул итү имтиханнары биреп йөргән идек. Шунда үзен тыйнак кына, тыныч кына тоткан бер егет белән таныштым. Ул Рүзәл Юсупов иде.

Гаҗәбрәк хәл: ул, җиде еллык мәктәпне 8 ел элек тәмамлап, татарча 8-10 классларда укымаган булса да, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә карар кылган.Тәвәккәл булган, күрәсең: үзлегеннән әзерләнеп, имтиханнарын бик уңышлы бирде. Хәтеремдә: аның фамилиясе кабул ителгәннәр исемлегендә баллары буенча иң югарыда тора иде.

Бу вакыйгадан соң инде күп еллар узды, ул вакыттагы абитуриентларның күбесе республикабызга, илебезгә игелекле хезмәт итеп, олы дәрәҗәләргә ирешеп, зур абруйлы кешеләргә әверелде. Безнең белән бер группада укыган Равил Фәйзуллин, мәсәлән, һәркемгә мәгълүм халык язучысы; Фарсель Зыятдинов – күренекле галим, икътисадчы, агроном; Фирдәвес Гарипова, Флера Баязитова, Әнвәр Шәрипов – фән докторлары, профессорлар. Безнең группадашлардан атказанган эшлеклеләр, депутатлар һәм башка шундый асыл затлар да булды.

Рүзәл Юсупов исә – күренекле кешеләр арасында аерым бер урында тора торган шәхес. Ул студент елларыннан ук мәгърифәтнең, фәннең шанлы юлларына аяк басты һәм әлегә кадәр шуннан нык адымнар белән алга бара. Ул университетта гел «5»кә генә укыды: аның дипломында барлык фәннәрдән дә «5»ле билгеләре генә. Һәм ул, биш еллык уку планын дүрт елда үтәп, индивидуаль рәвештә өстәмә әзерләнеп, башкаларныкыннан аермалы буларак, филолог-тәрҗемәче дигән квалификация алып чыкты.

Шуның өстенә, Рүзәл укуның беренче көннәреннән үк җәмәгать эшләренә кереп чумды. Беренче курста ук аны факультет комсомол оешмасы секретареның (хәзерге академик И.Р.Таһировның) урынбасары итеп, ә икенче курстан тарих-филология факультетының комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Ә Ленин университеты комсомолларының нинди зур эшләр башкарганын ул вакытлардагы студентлар һәм укытучылар яхшы белә.
Шунысы игътибарга лаек: Рүзәл, бөтен факультет күләмендә җаваплы зур вазифа башкарса да, группа эшләреннән дә читләшмәде. Безнең группа исә гадәти генә түгел иде. Без барыбыз да бик эшлекле, дәртле, гаять актив егет һәм кызлар җыелган булып чыктык. Тырышып уку белән бергә нинди генә җәмәгать эшләрендә катнашмадык. Җәйге каникул вакытларында колхозларга булышу, төзелешләрдә эшләү,көзләрен бәрәңге алу, авылларда бушлай концертлар кую... Безнең группа үзе бер концерт бригадасын тәшкил итте, барыбыз да җырладык та, биедек тә. Рүзәл гармунчы да, биюче дә иде. Шуның өстенә ул концерт алдыннан авыл халкына халыкара хәл турында лекция сөйли торган иде.

Укыгандагы зур активлык, тырышлык һәм бердәмлек безнең киләчәк тормышыбызның ныклы нигезен тәшкил итте һәм нәтиҗәдә тиздән сабакташларыбызның һәркайсы мәгърифәт, мәдәният һәм фән өлкәләрендә үзенең лаеклы урынын алды. Группадашлардан Фарсель Зыятдинов, Ленар Җамалетдинов һәм Рүзәл Юсупов өчесе бер-бер артлы «Татарстан» радиосында эшли башладылар. Рүзәлгә монда чираттагы зур сынауны узарга туры килде. Аны тәҗрибәсез килеш тәрҗемәче итеп алдылар. Аңа бер ай дигәндә ашыгыч эфир хәбәрләрен, алдан язып тормыйча гына, русчадан татарчага тәрҗемә итеп, машинисткага әйтеп бастырырга өйрәнеп җитәргә кирәк иде. Бу – бик катлаулы эш. Укуын бер ел алдан «5»кә генә тәмамлап, зур җәмәгать эше башкарып килгән егеткә бик авырга туры килә, әлбәттә. Ул радиодан өенә бик соң гына китә иде. Берничә мәртәбә кайтышлый, борыныннан бик көчле кан китеп, аны, поликлиникага кереп, врачлар ярдәмендә туктатырга мәҗбүр була. Киеренке эштән күзләре дә авырта башлый. Ләкин түзә егет, сынмый-сынатмый: бер ай вакытта тапшыру текстларын, телетайп аппаратыннан алгач та, күз йөртеп чыгып, машинисткага әйтеп торып тәрҗемә итә башлады. Бер елсыз да моңа ирешеп булмас дигәннәр иде. Булды, иншалла. Һәм Рүзәлне тәрҗемәче итеп радиога штатка алдылар. Хәер, аңа бу эштә озак эшләргә туры килмәде: аны тиздән телевидениегә пропаганда редакциясенә редактор итеп күчерделәр. Анда тагын яңа эш. Монысын да үзләштерде Рүзәл һәм берничә ел анда уңышлы гына эшләп килде. Телевидение журналисты һөнәре аның алдагы зур һәм җаваплы эшләре өчен бик файдалы булды.

Рүзәл Юсуповның университеттагы диплом эше җитәкчесе профессор Мирфатыйх Зәкиев аңа, дипломын яклагач ук, аспирантурада калырга тәкъдим иткән иде. Әмма Рүзәл, берничә ел эшләп алырга кирәклеген әйтеп, рәхмәтен белдереп, бу тәкъдимнән баш тартты. Һәм менә Мирфатыйх Зәкиев Казан педагогика институты ректоры булып эшли башлагач, аны үзенә аспирантурага чакырып ала. Рүзәл Юсуповның алдагы гомеренең күп өлеше шушы югары уку йорты белән бәйле була.

Рүзәл, кандидатлык диссертациясе язу өчен, университетта яклаган диплом эшен һәм радиодагы практикасын исәпкә алып, ул чагында да, хәзер дә бик актуаль тәрҗемә темасын сайлап ала, һәм аны, уңышлы башкарып, вакытыннан алда яклый.Аннары, җиң сызганып, студентларга белем һәм тәрбия бирү эшенә керешә. Югары уку йортында булган хезмәт баскычларының барысын да уза: ассистент, өлкән укытучы, доцент, декан урынбасары, декан. Ә инде 1982 елда Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Рус теле институтында докторлык диссертациясен яклап кайтканнан соң, тиздән аңа тагын да зуррак эш йөклиләр: Казан педагогика институтының ректоры итеп билгеләп куялар.

Ул бу җаваплы, шактый катлаулы вазифаны 17 елга якын башкарып килә һәм, бөтен эшләрдәге кебек, монысын да, җаны-тәне белән бирелеп, фидакарьләрчә үтәп килә. Ул җитәкчелек иткән чорда Казан педагогика институты сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да нык алга китә.

Миңа университетта бергә укыган иптәшем буларак та, аның җитәкчелегендәге диссертация яклау советы члены буларак та, бу уку йортында еш булырга туры килде. Һәм Казан пединститутының елдан-ел яхшы якка үзгәрүен күреп, сабакташымның уңышларына шатланып йөрдем. Һич кенә дә арттырмыйча әйтә алам: Рүзәл Юсупов ректор булып эшләү дәверендә үзен сәләтле оештыручы, акыллы житәкче итеп танытуга иреште. Аның Казан пединститутын күтәрү өчен башкарган эшләрен, казанышларын бер мәкаләдә генә күрсәтеп бетерү мөмкин түгел,әлбәттә, һәм андый максат куелмады да. Шулай да бу хакта бер-ике җөмлә белән генә булса да әйтеп китми ярамас.

Рүзәл Юсупов Казан педагогика институты (университеты) җитәкчесе булып эшләгәндә, укытучыларны зур белемле, югары культуралы, әдәп-әхлаклы педагоглар итеп әзерләүне максат итеп куйды. Һәм гомумән алганда, бу максатына иреште дип әйтергә тулы нигез бар. Ул эшләгән чорда укыту-тәрбиянең сыйфаты яхшырды, студентлар һәм укытучыларның үз вазифаларына җаваплылыгы артты, мәктәп өчен аеруча кирәкле яңа белгечлекләр ачылды, үзәктән килгән уку планнарына өстәмә предметлар кертелде, педагогларның гыйльми эшләре яңа баскычка күтәрелде, укытучыларның гыйлем дәрәҗәләрен күтәрү өчен яңа мөмкинлекләр булдырылды, докторлык диссертациясе яклау советлары ачылды, вузның материаль базасы ныгытылды, укытучы һәм хезмәткәрләрнең матди хәле дә берникадәр яхшыртылды, институт яңа статус алды – университетка әверелде, чит илләрнең югары уку йортлары, фән һәм мәдәният учреждениеләре белән элемтәләр урнаштырылды, университетта эстетик һәм физик тәрбия көчәйтелде. Тагын бер бик мөһим нәрсә: Казан педуниверситетында студентлар, укытучылар һәм хезмәткәрләр арасында үзара яхшы мөгамәлә, тәрбиялелек,югары әхлаклылык, сәламәт яшәү шартлары хөкем сөрде.

Югары уку йорты укытучылары белем бирүче гади мөгаллимнәр генә түгел, фән өлкәсендә дә хезмәт күрсәтүче галим-педагоглар. Димәк, алардан нәтиҗәле гыйльми продукция дә таләп ителә. Казан педуниверситеты бу мәсьәләдә дә югары нәтиҗәләр күрсәтте. Әлбәттә, ректор укытучылардан тиешле фәнни хезмәтне бу өлкәдә үзе дә үрнәк булганда гына кыю таләп итә ала. Рүзәл Юсупов бу хакта онытмады, аңа зур административ эше белән параллель рәвештә фән өлкәсендә дә хезмәт итәргә туры килде, һәм ул моңа иреште дә. Ялы, сәламәтлеге исәбенә, әлбәттә, ләкин барыбер үзенең гыйльми эшенә хилафлык китермәде.

Рүзәл инде ярты гасырдан артык вакыт татар теле гыйлеменең иң әһәмиятле өлкәсендә – туган телебезне саклау һәм үстерү тармагында ару-талуны белмичә хезмәт итә. Аның русчадан татарчага тәрҗемә итү, телләрне чагыштырып өйрәнү, дөрес сөйләм, татар телен укыту мәсьәләләренә багышланган 500ләп фәнни хезмәте, шул исәптән 60тан артык монография, дәреслек, уку ярдәмлекләре дөнья күрде. Ул соңгы елларда, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, ял итү турында уйламый, һәр елны икешәр-өчәр китабы чыгып, дистәләгән мәкаләләре басылып тора. Телебезнең торышын, андагы проблемаларны хәл итү юлларын күрсәтеп, туган тел язмышы өчен борчылып язган ялкынлы мәкаләләре даими рәвештә татар һәм рус телләрендәге матбугатта урын ала. Шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында аның «Вопросы теории и практики перевода» дигән зур күләмле китабы басылып чыкты.
Гыйльми җәмгыять аның зур фәнни эшләренә тиешле бәя бирә. Ул – Татарстан фәннәр академиясенең академигы, республиканың атказанган фән эшлеклесе, Казан федераль университетының атказанган профессоры, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты. Академик берничә ел университеттагы төп эшенә өстәмә рәвештә Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты вазифаларын да башкарып килде.

Чын галим үзенә алмаш әзерләү турында да уйларга тиеш. Рүзәл Юсупов бу хакыйкатьне истә тотып эш итте. Ул 30 еллап педуниверситетның татар теле кафедрасы мөдире булып эшләде, телләрне чагыштырып өйрәнү буенча диссертацияләр яклау советы оештырып, чирек гасыр буена аның председателе булды. Ул советта 500ләп кеше фән кандидаты һәм фән докторы дигән гыйльми дәрәҗәләр алды. Рүзәл Юсуповның телләрне чагыштырма өйрәнү фәнни мәктәбендә дистәләрчә шәкертләре булды. Аның турыдан-туры үзенең җитәкчелегендә 30 кеше кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклады.

Галимнең күп төрле игелекле гамәлләреннән тагын бер төрен сөйләми китсәк, бу киң кырлы эшлекле затны тасвирлавыбыз тулы булмас иде. Сүз иҗтимагый эшләр турында.
Ул – бөтен барлыгы белән, яшьтән үк иҗтимагый шәхес.Аның җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, Памир тауларында хезмәт иткән вакытта башланып, гомере буена дәвам итә. Ул армиядә комсомол бюросы члены, стена газетасы редакторы була һәм башка күп төрле җәмәгать эшләрендә катнаша. Аны анда 19 яшеннән үк партия сафларына алулары да очраклы хәл булмаган, әлбәттә. Университетта укыган чагында аның зур факультетның комсомол секретаре булуы әйтелде инде, Казан педагогика институтында аны аспирант чагында ук күп төрле эшләргә җигәләр. Укытучы булып эшләгәндә, дүрт ел рәттән үзе бер кечерәк институт зурлыгындагы тарих-филология факультетының партия оешмасы секретаре вазифасын башкара: аның энергиясе һәм вакыты студентларны укыткандагыга һәм фәнни эшләрдәгегә караганда күбрәк шуңа китә.

Рүзәлнең тагын да зуррак җәмәгать эшләре ректорлык чорында була. Партком, райком бюросы, горком члены, Казан шәһәренең депутатлар советында мәгариф комиссиясе председателе, фикердәшләре белән бергә төзегән Татарстанның республика партиясе председателе һәм башка күп төрле җәмәгать эшләре башкарырга туры килә аңа. Ләкин иң әһәмиятле, иң игелекле һәм вакыйгаларга бай иң зур иҗтимагый эше ул – Татарстанның Югары Советында депутат итеп сайлангач, милли һәм мәдәният мәсьәләләре буенча даими комиссия (хәзер комитет) председателе булуы.
Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов, Татарстан парламенты депутаты булып эшләгәндә, үзен чын мәгънәсендә халкы, сайлаучылары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, Татарстан кешеләренең демократик җәмгыятьтә ирекле һәм бәхетле яшәве өчен көрәшүче итеп күрсәтә. Ул иң актив депутатларның берсе була, күп кенә бик әһәмиятле закон проектларын төзүдә һәм аларны сессияләрдә кабул итү дискуссияләрендә катнаша. Аны гадел, объектив карарлар кабул итү өчен янып-көеп йөргән, ялкынлы чыгышлар ясаган принципиаль карашлы, үз фикере булган һәм аны кыю әйтә торган депутат буларак беләләр.

Рүзәл Юсуповның Марат Мөлеков, Тәлгат Шиһабетдинов, Рөстәм Хафизов, Фарсель Зыятдинов кебек фикердәшләре белән бергәләшеп республикада демократик җәмгыять төзү эшенә ярдәм итүне максат итеп куйган Татарстанның республика партиясен төзүен, берничә ел җәмәгать эше тәртибендә аның председателе вазифаларын башкаруын һәм ул партиянең матбугат органы «Татарстан республикасы» исемле газетасын чыгаруны оештыруын искәртеп китү дә бу фидакарь затның зур эшләрен тулырак күз алдына китерергә ярдәм итәр.
Рүзәл Юсуповның күп санлы җәмәгать эшләреннән тагын үзенең һәм иптәшләренең инициативасы белән Казан педуниверситеты базасында берничә ел уңышлы рәвештә татар-төрек лицее эшләп килүен, шулай ук Казан педуниверситеты көче белән Татарстан-Гарәп илләре җәмгыяте төзелеп, аның җитәкчесе булуын, Татарстан ректорлары советы карамагында оештырылган вузларда татарча һәм татар телен укыту советының председателе вазифаларын да шушы кешегә йөкләүләрен искәртеп китү мәгъкуль булыр.

Академик Рүзәл Юсуповның киң кырлы педагогик, гыйльми, административ һәм иҗтимагый эшләрен тасвирлауны шушының белән тәмамлап, бу күренекле шәхеснең кешелеклелек сыйфатлары турында да берничә сүз әйтү зарур.

Рүзәл Юсупов белән бергә эшләгән иптәшләре аның кешелекле, мәрхәмәтле, күркәм кеше булуын сөйлиләр. Рүзәлнең коллегаларына, иптәшләренә игътибарлы, миһербанлы, аларның гозерләрен үтәргә әзер торган зат булуына мин үзем дә шаһит. Ул ректор булып эшләү дәверендә авыр хәлле күп студентларга ярдәм итә: матди хәлләре кыен тырыш укучыларга стипендия бирү, договор нигезендә укыганнарны уку өчен түләүләреннән азат итү һәм башка төрле игелекле гамәлләр башкарыла ректор тарафыннан. Рүзәл, үзе зур авырлыклар күреп үскәнлектән, кешеләрнең хәлен аңлый белә һәм аларга мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә тырыша: аз хезмәт хакы алып эшләгән укытучыларның, эшчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, елга берничә мәртәбә өстәмә хезмәт хакы һәм премияләр бирү һәм башка төрле матди ярдәм итеп тору Казан педуниверситетында гадәти күренеш була.

Ректор Юсуповның тагын бер бик әһәмиятле, күркәм сыйфаты – коллективта үзара игътибарлы, җылы, игелекле мөнәсәбәт, мәрхәмәтле микроклимат булдыру иде. Бу һәркемнең дә уңышлы, нәтиҗәле эшләве, үзен лаеклы, бәхетле кеше итеп тоюы өчен иң мөһим шарт. Һәм Рүзәл Юсупов Казан педуниверситетында мондый шартны булдыруга иреште дип әйтергә мөмкин. Монда эшләүчеләр еш кына «Без эшкә бәйрәмгә килгән кебек киләбез» дип әйтә торган иделәр.

Мин сабакташым Рүзәлнең зур галим, зирәк җитәкче һәм миһербанлы кеше, Татарстан халыкларының бәхетле яшәве, үз халкының югары культурасын, камил туган телен саклап алга баруы өчен кыю көрәшче булуы өчен шатланам, аның белән горурланам һәм аны тиздән булачак юбилее белән котлап, сау-сәламәт килеш, иҗат уңышлары белән рухланып яшәвен телим! Бу котлауларыма, изге теләкләремә бүтән сабакташларым да һәм Рүзәлне белгән, аның рәхим-шәфкатенә дучар булган меңнәрчә башка кешеләр дә кушылыр дип уйлыйм.

Әнвәр ШӘРИПОВ, филология фәннәре докторы, профессор.

Фото: kazved.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading