16+

Сабан туенда һәлак булган ат вакыйгасы буенча тикшерү эшләре бара

Актаныш районында ат спортын үстерүгә соңгы вакытта игътибар зурдан бирелә.

Сабан туенда һәлак булган ат вакыйгасы буенча тикшерү эшләре бара

Актаныш районында ат спортын үстерүгә соңгы вакытта игътибар зурдан бирелә.

Ат яратучы шәхси затлар, хуҗалыклар чабыш атларының санын ишәйтәләр, аларны заманча һәм традицион ысуллар белән карап, тәрбияләп үстерәләр. Актаныш атлары Татарстанда гына түгел, Рәсәйкүләм ярышларда чыгыш ясыйлар. Кыскасы, бездә ат спорты үсештә дип әйтергә тулы җирлек бар.

Быелгы Сабантуйда да ат ярышларына ныклы әзерлек эшләре алып барылды, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәв. Сабантуй территориясенә караган ипподром манежы чабышкыларга, аларны иярләгән җайдакларга зыян килмәслек итеп тигезләнә, тамашачыларга да ат ярышы манзарасын рәхәтләнеп күзәтергә мөмкинлек тудырыла. Район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария берләшмәсе тарафыннан чабышта катнашачак атларның алдан ук сәламәтлек дәрәҗәсе тикшерелгән, хуҗалар һәм җайдаклар белән сөйләшүләр үткәрелә, барлык вип-таләпләр аңлатыла. 52 атның 38енә генә ярышка катнашырга рөхсәт бирелә. 

9 июнь, район Сабан туе иртәсендә ат чабышына килгән малларның барысы да кабат белгечләр тикшерүе үткән.  Кичә һәлак булган ат та, гөнаһ шомлыгына каршы, ике заездга кандидат булып теркәлә. Атның җайдаклары икәү: аталы-уллы әфәнделәр. «Т» хуҗалыгыннан килгән чабыш аты белән әти кеше ике төрле ераклыкка чаба. Нәфес котыртуымы, әллә күзен шайтан томалый, атаның улы, әле генә чабыштан килгән атын бер дә жәлләмичә, алдан әзерләп алып килгән арбасын җигә. Ярыш шартлары буенча арбага 25әр килограммлы 10 капчык цемент төйи. «Йөк атлары» заездына старт бирелер алдыннан хәлдән тайган хайванны башка бәйгече атлар янына китереп бастыра. Ярыш оештыручыларның тыюына, кат-кат кисәтүенә карамыйча, атын куалап алга ыргыла. Бу кадәр йөкләнешкә бичара хайван түзә алмый. Әле алдагы көнне генә бу ат авыл җирлегендә узган Сабантуйда да катнашкан, ди без мәгълүмат сораган икенче чыганак.

Ат кадәр атның Сабантуйда һәлак булуы хәзерге заманда гайре табигый күренеш. Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар»ы язылган XIX йөздә яшәмибез ләбаса?! Әлеге әсәрдә дә кешенең комсызлыгы алмачуар ат харап булуына китерә. 

Сабантуйдагы ат үлеме буенча прокуратура органнары тикшерү эшләре башлаган. Безнең рәсми экспертлар мәрхәмәтсез хуҗа үз җәзасын алырга тиеш, дип саный.

P.S. Ат ярышлары таләпләре буенча чабышкы нибары бер генә заезда катнаша ала.

Ләйсән ГАЗИЗОВА
Актаныш

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading