16+

Сабантуй әлегә билгесез

Татарстанда язгы кыр эшләре тәмамлангач, июнь башларында, татар халкының милли бәйрәме - Сабан туйлары гөрләр иде.

Сабантуй әлегә билгесез

Татарстанда язгы кыр эшләре тәмамлангач, июнь башларында, татар халкының милли бәйрәме - Сабан туйлары гөрләр иде.

Коронавирусның үзен каһәр суккыры. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 14 майда онлайн рәвештә үткәрелгән матбугат конференциясендә:”Сабан туйларын үткәрү-үткәрмәү әлегә билгесез, көне якынлашкач, хәбәр ителер”, - диде.

 

Коронавирус “өрә”, ә тормыш бара

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 майда Яңа Чишмә районында чәчү эшләренең барышы белән танышты, механизаторлар белән очрашты. Пандемия сәбәбеннән, кыр эшләрен калдырырга ярамый. Язның бер көне елны туендыра, диләр бит. Президент 15 майда “Ярдәм янәшә” эшчәнлеген карый. Лилия Галимова сөйләгәнчә, әлеге акция 25 апрельдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында старт алды. Коронавирус сәбәбендәге үзбикләнү режимы вакытында эштән аерылып торган аеруча мохтаҗларга, ялгызак өлкәннәргә, аз керемлеләргә 55 мең данәдә азык-төлек тупланмасы әзерләнде.

- Әлеге тупланма бәясе 1200 сум. Беренче партия таратылды, азык-төлек тупланмасы әле тагын 3 мәртәбә таратылачак, - диде Лилия Галимова.
“Ярдәм” мәчете аша ифтар күчтәнәчләре таратыла. Ифтар күчтәнәче нинди диндәге кеше булуына карамастан, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга җиткерелә. “Бәхетле” сәүдә үзәге республикадан читтән килгән студентларга да азык-төлек тупланмасы тарата.
 Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасын гамәлгә ашыру туктап калмады. Татарстанда 50 миллиард сумга 6700 ишегалды комплекслы төзекләндереләчәк.

Тереләбез ахырысы

Лилия Галимова сүзләренә караганда, республикада коронавирус йоктырган кешеләр саны-1980. Кызганыч ки, 14 майга тагын 61 очрак теркәлгән. Аларның 20се сырхауханәгә салынган, ә калганнары өй шартларында дәвалана. Болар читтән кайтучылар түгел, ә аралашудан коронавирус йоктыручылар. Шунысы тынычландыра: 843 кеше сәламәтләнеп чыккан, соңгы көннәрдә 103 кеше авыруны җиңгән.
Татарстанда коронавирустан дәвалауда катнашучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләү акчалары җибәрелде, дип ышандырды Лилия Галимова. “Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да бу акчаларның 15 майга бирелгән булырга тиешлеген таләп итеп куйды”,-диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Гөлчәтай, йөзеңне ачма!

Татарстанда 12 майдан үзбикләнү режимы йомшартылды, ләкин республикада үзбикләнү режимы дәвам итә әле. Лилия Галимова искәрткәнчә, предприятиеләр һәм кешеләр республика Министрлар Кабинетының 10 майда кабул иткән 374нче санлы карарындагы таләпләрне катгый үтәргә тиеш.
-Урамнарда, бульварларда, кибетләрдә, җәмәгать транспортында, таксида, аэропортта, вокзалда, базарда, АЗСта һәм лифтта битлектән булу зарур. Битлек һәм перчатка үзең өчен генә түгел, ә гаиләң һәм тирә-юньдәгеләр сәламәтлеген саклау максатыннан да кирәк,-диде Лилия Галимова.
 “Ышанмыйм” яки “Миңа берни дә булмый”, дип, таләпләрне бозарга ярамый. 13 майда гына да таләпләрне үтәмәгән 763 кешегә штраф салынган. Җәмәгать транспортында битлексез йөргән 188 кеше кесәсенә билет урынына штраф квитанциясе тыгып кайтып киткән. Ул квитанциядән чүплеккә ташлап кына котылып булмый, барыбер түләтәчәкләр.

Даруханәгә түгел, кибеткә бар

Казандагы кайбер даруханәләрдә медицина битлекләре һаман да юк. Лилия Галимова сөйләгәнчә, Кытайдан кайтартылган медицина әйберләре сырхауханәләргә бүлеп бирелгән.
-”Ашан” һәм “Бәхетле” сәүдә үзәкләре 13 майда үзләренең сатып алучыларына битлекләр өләшеп, үрнәк акция үткәрде,-диде Лилия Галимова.

Шәхси мәгълүмат бетерелә

Үзбикләнү режимы вакытында хәрәкәтләнү өчен паспорт мәгълүматлары белән “СМС-пропуск” алырга туры килде. Кайбер кешеләр шәхси мәгълүматларының таралуыннан курка икән. Лилия Галимова:”Юл йөрү өчен җибәрелгән паспорт мәгълүматлары таралыш алмаячак, әлеге база юкка чыгарыла”,-дип тынычландырды.

Эшсезләр арткан

Республикада 47 мең 802 кеше мәшгульлек үзәкләрендә эш урынсыз сыйфатында теркәлгән.
-Эш урыннарын саклап калган коллективларга республика тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк,-диде Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading