Шәһри Казан

Сабырлык иксез-чиксез түгел бит (Куар код алу маҗаралары)

Вакцина кадатудан озак баш тартып йөрдем. Койрыгым бозга каткач кына, бөтен көчемне һәм батырлыгымны җыеп, фабрика станогында эшләүче хезмәткәрләрнекедәй битараф йөзле ак халатлы затлар янына киттем.

Нинди хисләр кичердемме шул чакта? Үземне нәрсәдер өчен җәзага тартылган, атарга дигән хөкем чыгарылган кеше сыман тойдым. Теләгән кеше кадатсын – бер сүзем дә юк. Һәркемнең башы үз җилкәсендә. Тик “ирекле” дип ил башлыгы сөйләп торган вакцина нишләп мәҗбүри соң? Кешеләрнең тынычлыгын алып, әле вакыт белән сыналмаган препаратны организмга кертү – халыкның сәламәтлеген кайгырту булып саналамы? Кайгырталар икән, нишләп прививка ясар алдыннан кешеләрне җентекләп тикшермиләр? Антитәнчекләргә анализ алу нигә юк? Сораулар бик күп! Ишетүче, аңларга теләүче генә юк кебек тоела.
Халыкны эштән куу белән куркытып, бик зур файда килдеме икән? Бу, беренчедән, кешеләрне җинаять юлына, ягъни ялган сертификатлар алу, ришвәткә этәрү булса, икенчедән, болай да җитмәгән укытучы, тәрбиячеләрнең һәм башка мөһим тармаклардагы хезмәткәрләрнең эштән китүенә китерде.

Никтер көчләп чукындыру чоры күз алдына килеп баса. Дөрес, әлегә тыңламаучыларга җәза чаралары үзгә. Әлегә... Сәүдә үзәкләренә, театрларга кертмиләр, пенсионерларның юл йөрү карталарын “катырып” куйдылар, суык көндә автобустан төшереп калдыралар, ипотека һәм кредитларга чумган карышучыларны эшсез калдыралар. Аның каравы, сәламәтлекне кайгырталар! Шундый нык кайгырталар ки, сырхауханәдә терапевтка алтышар сәгать чират торырга туры килә. Табибларның ишек төбен саклаганда, кешеләрнең хәлләре бетә, чирләре көчәя. Ә бит медицина җитәрлек күләмдә финансланса, табибларга тиешле күләмдә хезмәт хакы түләнсә, мондый хәлгә төшмәс идек.

..Безне коронавирустан сакларга тиешле вакцинаны кадатуга чирли башладым. Ирем ике ай элек “мактаулы исемлек”кә кергән иде, ул да авырды. Шулай итеп, мин икенче компонентны ясата алмадым.

7 декабрьгә кадәр вакцинацияне төгәлләргә дигән фәрман мизгел эчендә 22 ноябрьгә үзгәреп куйды. Үзгәреш өстенә үзгәреш, хокуклар торган саен ныграк кысыла. Халык һәр көнне яңа стресс кичерә, шуңа кешеләрдә иртәгесе көнгә ышаныч калмады.
Икенче вакцинаны кадата алмадым бит инде. Шулай булгач, бер елга куар-кодлы булу “бәхете”ннән колак кактым. Ярар, аның каравы, мин бит ковид кичергән! Димәк, ярты елга тылсымлы тамгага ия булачакмын. Уңай ПЦР-тестка куанып утырыр көннәр җитәр дип кем уйлаган?! Тик иртәрәк сөенгәнмен булып чыкты. Сертификатны алу өчен миңа тулы бер квест үтәргә туры килде.

Реклама

Башта “больничный”ны яптыру өчен алты сәгать табибка чиратта тордым. Яшь кешенең дә күз аллары караңгылана башлагач, карт-коры, хроник авырулы кешеләр нишләргә тиеш була инде? Адәм көлкесе бит: коридорның бер башыннан икенче башына кадәр булган кешеләрнең барысын да бердәнбер терапевт кабул итә! Әле анысы да, ишеген бикләп, җыелышка китеп бер сәгатькә югала. Аннары әле компьютер эшләмичә тора, әле табиб үзе бер бүлмәдән икенче бүлмәгә йөгереп йөри. Булышырга шәфкать туташы да юк. Табибның күп вакыты авыручыларның моң-зарларын тыңлап һәм борчыган урынны тикшереп түгел, клавиатура төймәләренә шак-шок басып һәм кәгазьләр сырлап уза. Никадәр пациент түземлеге җитмичә кайтып китте!

Дәүләт хезмәтләре порталында сертификат авырып терелгәч, ягъни “больничный” ябылгач бирелә диелгән. Беренче ПЦР-тест нәтиҗәсе озак көттермичә генә, порталга “кунаклады”. Ә менә икенчесен көтә-көтә сабырлык савытларым бушады. Сырхауханәдә битараф кына “көтегез” диделәр. 22 ноябрь көнне эшкә барырга дип метрога төштем. Хәлемне аңлатып, уңай ПЦР-тестымны күрсәттем. Анда эшләүче ханым әллә хәлемә керде, әллә артымда кешеләр җыелудан каушады – кертеп җибәрде. Эшкә баруын бардым, тик кайту проблемага әйләнде. Безгә аерым анализныкы түгел, ә сертификат куар-коды кирәк, дип полиция хезмәткәрләре юлымда дивар булып басты. Үземне ниндидер җинаятьче кебек тойдым. “Үзегездән торган бөтен нәрсәне эшләгәнсез, гаебегез юк, ләкин без сезне кертә алмыйбыз. Штраф түлисебез килми”, – дип, кайнар линиянең номерын биреп чыгардылар. Ул номерны сырхауханәдә дә бирделәр, ләкин ике көн шалтыратып та, беркем дә җавап бирмәде. Әллә күз буяу өчен генә бу номерны булдырганнар, әллә сертификат ала алмыйча минем кебек тилмерүчеләр буа буарлык. Дәүләт хезмәтләре порталында ике тапкыр шикаять калдыру да бернинди нәтиҗә бирмәде.

Гаеп сырхауханәдә булып чыкты. Терапевт картамны тапшырмаган. Ул тапшырмаганга мин гаепле сыман сөйләштеләр ак халат ияләре. Аннары система эшләми диделәр. Бераз тавышымны күтәреп сөйләшә башлагач кына көтеп торырга куштылар. Ике минутлык эш булып чыкты. Ә күпме нервларымны бетерергә туры килде!

Менә шундый хәлләр. Без, әлбәттә, түзем халык. Бик күп нәрсәне эчкә йотабыз. Тик сабырлык иксез-чиксез түгел бит. Берәр вакыт халыкның ачуы шартлавы бар...

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 декабрь 2021 - 19:06
    Без имени
    Бик матур,дорес язылган эфэрин Дания бу сузлэргэ колак салучылар булмасмы?