Шәһри Казан

Сабый күңеленә яра салма...

Улым белән киленемдә кунак булып, кайтырга чыктым. Яман чәрелдәп кычкырган хатын-кыз, үкереп елаган бала тавышы ишетеп, ирексездән борылып карадым.

...Иңенә авыр сумка аскан 30 яшьләрдәге хатын өч-дүрт яшьләр чамасындагы малаен кулыннан сөйрәп чаба. Нарасыйның үзе артыннан өлгермәгәненә ачуы килеп, аты-юлы белән сүгенеп, артына тибә. «Ник ташбака кебек кыймылдыйсың, җәфа төенчеге! Атла диләр сиңа, адәм актыгы! Имгәк! Күке атаң сине ташлап китеп котылды! Син хәчтерүш белән миңа күпме чиләнәсе? Әллә монда гына ташлап калдырыйммы үзеңне? Син булмасаң, мең мәртәбә яхшырак яшәр идем!»– дип җикеренә бу.

Тетрәндергеч күренеш яңарак кына сөйкемле, сөекле оныкларым белән аралашудан туган күңел күтәренкелегемне мизгел эчендә юкка чыгарды. Орчык кадәр генә газиз баласын күрәләтә бәхетсезлек сазлыгына тибеп төшерә бит бу мәнсез хатын, дип, йөрәгем әрнеде. Баласында кешедән кимлек комплексы тудыруы турында уйлап та бирми. Ир белән хатынның уртак тел табып яши белмәвендә нарасыйның нинди гаебе бар?! Әллә бу сабый дөньяга ачы күз яше түгеп, кимсетелеп, эт типкесендә яшәр өчен туганмы?! Татар халкында, ни чәчсәң – шуны урырсың, дигән әйтем бар. Бу хатын гөнаһсыз сабые күңеленә күрәләтә залимлек орлыклары чәчә бит! Шушы рәвешле «тәрбия­ләнгән» улыннан киләчәктә җебек, куркак бәндә үсмәсме? Балачакта еш рәнҗетелгәнгә күрә, балигъ булгач, күңеле таштай катып, башкаларга рәхим-шәфкать күрсәтмәүче зобанига әверелмәсме?

Институтта безгә педагогика фәнен укыткан профессор Якуб Ханбиков: «Киләчәктә әти-әни булырсыз. Сабыйны мөмкинлек туган саен кочаклап, сыйпап, сөеп иркәләргә, җылы сүзләр әйтергә иренмәскә кирәк. Кечкенә чагында ул сезгә нәни кулларын сузса, сез олыгаеп хәлдән тайгач, үзе ярдәм кулы сузар. Балага нинди мөгамәләдә булсагыз, үсеп җиткәч, үзегезгә шундый ук мөнәсәбәт күрсәтер. Сабый күңеленә яшьли салынган тирән яралар җөйсез төзәлми. Мәктәптә укытсагыз да, балалар бакчасында эшләсәгез дә, мәрхәмәтле булыгыз», – дип сөйләгән иде.

 Казанда гомер иткән әнкәйнең күршесе – 85 яшьлек Халисә әби (исемен үзгәртеп язам), улы исереп кайтса, өйдән чыгып качу җаен карый. Чал чәчле бичара ана: «Газиз улым 50 ел бергә гомер иткән иремнән ишетмәгән авыр сүзләр әйтеп мәсхәрәли. Пенсиямне талап алып эчеп бетерә. Ничә мәртәбә өйләнеп карады, холкына бер хатын да түзми, – дип кайнар яшь түгә. –Үчтекиләп, түтелдәтеп кенә үстердек үзен. Бар тәмлене аңа ашаттык. Кеше кимәгәнне кидердек. Кая теләсә, шунда ял итәргә җибәрдек. Акча түләп, армиядән алып калдык. Институтта түләп укыттык. Туйларын ресторанда уздырдык. Машина, фатир алып бирдек. Тагын нәрсә эшләргә тиеш булганбыз икән соң?» – дип аптырый. 

Реклама

...Танышым Илмираның кызына 35 тулса да, кияүгә чыгарга ашыкмый, сөяркә булуны артыграк күрә. Анасы зар елый: «Кызым сүзләремә колак салмый, дөрес яшәмәвен, гомерен бушка уздыруын аңламый. Күршекәем, син сөйләшеп кара әле», – дип ялвара. Җай белән генә Илмираның күңел кылларын тартып карадым. Аның җавабы тетрәндерде. «Бәхетсезлегемә әни гаепле! 18 яшемдә күрше егете Эдуардка гашыйк булдым. Ул да үлеп яратты. Аңа 21 яшь, армия­дән кайтып, заводка эшкә урнашкан чагы иде. Өйләнергә тәкъдим ясады. «Бердәнбер кызымны хәерчегә кияүгә бирмим! Ул безгә тиң түгел!» – дип, әни каршы торды. Эдик ачудан башкага өйләнде, тик бәхете булмады. Аерылды. Янәдән минем кулны сорап керде. Әни мәсхәрәләп куып чыгарды. «Кызым, хатын аерган кешегә чыгып хур булма! Син чибәр, яшь, Эдик ишеләрне эшелоны белән очратырсың!» – диде. Фәрештәнең: «Амин!» – дигәненә туры килгәндер, күрәсең. Тирәмдә ирләр көтүе белән бөтерелә, җан сөйгәнем генә юк. Эдигым юл һәлакәтендә үлде, – дип яшьле күзләрен сөртте. – Әни каршы төшмәгән булса, сөйгәнем белән бәхетле пар булып, итәк тутырып балалар үстерер идек. Әни үземне генә түгел, минем өчен җанын ярып бирергә әзер торган Эдикны да бәхетсез итте, үзенең дә картлыгы тыныч түгел». 

...Беркөнне данлыклы итальян җырчысы Карузо турында истәлекләр укып утырганда, кызыклы фактка тап булдым. Мәктәптәге җыр укытучысы: «Тавышың торбада җил улаган сыман ямьсез», – дип мәсхәрәләп, малайны елатып кайтарган. Әнисе югалып калмаган: «Кем нәрсә сөйләмәс! Берсен дә тыңлама, бәбекәчем! Син бакчабыздагы кош­лар арасында иң матур сайраучы сандугач кебек җырлыйсың! Мин моны төгәл беләм!» – дип аркасыннан сөйгән, яшьле күзләреннән, юеш битләреннән үпкән. Бөек рус шагыйре булачак Пушкин, Царскосельский лицейда укыганда, математиканы «ике»легә белгән, дәрестә дәфтәре читенә рәсем ясап, шигырь язып утыра икән. Алдан күрүчән мөгаллиме аны кимсетмәгән, баланың сәләте башка юнәлештә икәнлеген белгәнгә күрә: «Кача-поса азапланып утырма! Язсаң яз инде шигырьләреңне!» – дип, алдына чиста кәгазь бите китереп куйган. Күргәнегезчә, һәр ике очракта, сәләтле балалардан чын шәхесләр үсеп чыгуга этәргеч бирүче акыллы кешеләр очраган. Зирәк ата-ана: тотынма, ватасың, булмый ул синнән, дип, баласының кызыксынып керешкән шөгыленә киртә куймый. Киресенчә, синнән була ул, балакаем, менә болайрак эшләргә кирәк, дип, юнәлеш бирүне кулай күрә. Чыннан да, олылар ышанычын акларга омтылган бала тормыш юлында күп нәрсәгә ирешә. Гадәттә, аннан чын белгеч үсеп чыга.

Үсмер чагымдагы бер хатирә исемә төште. Көзен чөгендер басуында салкын тидереп кайтуым аркасында, ут кебек кызышып, авырып ятам. Әнкәй җилләнеп килеп керде дә: «Хөрәсән ялкавы, әле син һаман урын өстендә ауныйсыңмы? Әнә тәрәзәгә кара, күрше кызы Илһамия кер чайкарга төшеп бара! Хәзер үк тор! Кизләү суы алып менеп куй!» – дип кычкырды. Көч-хәлгә тордым, су алып кайттым. Бала акылым белән әнкәйгә хәтерем калды. Шул көннән соң, бер урам чирәмендә уйнап үскән, бер гаепсез Илһамияне элеккегечә якын итми башладым. Баланы башкалар белән чагыштырып кимсетергә ярамавы көн кебек ачык.

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәгәндә, өч яшьлек улыма диатез чыкты. Бичараның битен зеленка белән эшкәрттем. Район табибына күренергә дип, поездда барабыз. Сабыйга бөтен нәрсә кызык. Теле бик иртә ачылганга күрә, чатнатып сөйләшә. Вагонга агылган музыканы ишетеп алуга, яңгыравыклы матур тавыш белән: «Толи ещё будет, ой-ой-ой!» – дип кычкырып җырлап җибәрмәсенме! Каршы эскәмиядә утырган юан марҗа: «Бу нинди яшел бака бакылдый тагын! Хәзер үк тукта!» – дип җикеренде. Сабыйга шул җитә калды. Елап җибәрүе бер хәл, шул көннән соң җырлаудан бөтенләйгә бизде. Башлангыч сыйныф укытучысы Нәзифә: «Фәнисегез җыр дәресендә авызын кыймылдатып кына тора, тавышын чыгарып җырламый», – дип зарланды.

Республикабыздагы яңалыклар белән танышканда, кайвакытта тәннәрем чемердәп китә. Кайсыдыр миһербансызы үз баласын тәрәзәдән атып бәргән, икенчесе туганнан туган энесен имгәтерлек итеп кыйнаган, өченчесе елак сабыеның авызын бәреп ярган, дүртенчесе сабыйлыктан чыгып җитмәгән кыз баланы көчләгән... Киләчәктә бу вәхшиләрне ни көтә? Бумеранг кануны буенча, явызлыклары башларына тимер таяк булып төшәсен нигә оныталар икән соң алар?!

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: