Республикада аучылык җирлекләре 6 миллион 309,4 мең гектар мәйданны били. Татарстан территориясенең 93 проценты бу.
Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың биологик чыганаклар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков бездә аучылыкка яраклы 81 төрдәге җәнлек барлыгын әйтте.
Боланнар ауларбыз әле
— Татарстанның биологик чыганаклары, акчага әйләндереп караганда, 2 миллиард сумнан артык хәзер. Бер елда гына да пошилар саны -13, ә кыр кәҗәләренең (косуля) саны 25 процентка артты. 2012 елда республикада пошилар саны 6 меңгә генә калган иде, хәзер-13 мең. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада биологик чыганакларны саклау һәм үрчетүне бурыч итеп куйды. Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикага мараллар һәм тимгелле боланнар кайтартылды. Ун марал 45 башка артты, ә боланнар саны 500 башка җитте. Күпләп үрчетелгәч, киләчәктә маралларга һәм боланнарга да ау рөхсәте бирелер,- диде Федор Батков.
Кабанның “дуңгызлыгы”
Безнең җирлектә 13 мең поши, 12 мең 708 кыр кәҗәсе, 1 мең 225 кабан дуңгызы исәпләнә.
— Хезмәткәрләр кыш айларында кыргый җәнлекләрнең исәбен алу өчен 18 мең чакрым юл уза. Кабан дуңгызлары күз уңында тотыла,- дип дәвам итте сүзен Федор Батков.- Биш муниципаль районда дуңгызларда Африка чумасы авыруының 9 очрагы ачыкланды, шулардан 6 очрак-хуҗалык дуңгызларында. Соңгы вакытта 300 кабан дуңгызы тотып тикшерелде, аларда Африка чумасы юк. Вакциналаштыру нәтиҗәсендә, дуңгызларның чума белән авыру очраклары елдан-ел кими.
Мылтыктан атканчы, рөхсәт ал
Татарстанда узган ел аучылыкка 37 мең рөхсәт кәгазе бирелгән. 99 аучылык хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Республикадагы 5 заказникта аучылык катгый рәвештә тыелган.
Кызганыч, кайбер кешеләр белә торып, аучылык кагыйдәләрен боза. Быелның 8 аенда шундый 502 очрак теркәләгән. Мәсәлән, күрше өлкәдән килгән бер төркем “аучылар” республика җирлегендә аучылыкка рөхсәт алмыйча кыргый җәнлекләрне аткан.
— Полиция хезмәткәрләре аларны эләктерде, 700 мең сум штраф салынды. Яхшы машиналарда һәм кар чаналарында килгән иптәшләргә 20 мең сумга рөхсәт алмау әнә шулай кыйммәткә төште, әле хөкем ителү сүзе дә ябышып калды үзләренә,-дип искәртте Федор Батков.
Кагыйдәне бозучыларга барлыгы 3 миллион 174 мең штраф түләттерелгән.
Тапталмагыз, җәнлекләр!
Быелның 8 аенда урманнарда һәм кырларда 59 поши, 16 кабан дуңгызы, 31 кыр кәҗәсе транспорт чараларына тапталып яки бәрелеп үлгән. Федор Батков транспорт чараларын идарә итүчеләрне, аеруча, төнге сәгатьләрдә тизлекне арттырмаска үтенде. М-7 федераль автотрассасында җәнлекләргә бәрдерү шактый еш күзәтелә.
— Җәнлекләр генә түгел, кешеләр үзләре дә зыян күрә мондый аварияләрдә. Шунлыктан, югары тизлектә йөрмәскә кирәк. М-12 тизйөрешле автотрассасында хуҗалык терлекләре һәм кыргый җәнлекләр өчен тоннельләр ясала,-диде ул.
Аюлар бар, белегез
— Кайбер кешеләр ишеткән-күргәннәренә таянып, “аюлар бар” дип сөйли. Бу дөрес хәбәрме?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Татарстанда җәйге айларда 80-120 көрән аю йөри. Алар республиканың төньяк өлешендә күзәтелә. Әгерҗе, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Кукмара районнары урманнарында аюлар бар. Кышка таба аюлар Киров өлкәсе тарафларына китә, ә 30 аю Татарстанда кышлап кала,-дип җавап бирде Федор Батков.
Ходайның рәхмәтендә, республикада көрән аюларның кешеләргә ташлану очрагы теркәлмәгән, ә элегрәк андый фаҗигале очрак булган. Урманнарга кергәндә аска-өскә, ян-якка карап атлавың хәерле. Аста-елан, өстә-аю, чак котылдым, диярсең. Котылсаң.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар