16+

«Салават күпере»нә яңа юлның кайчан ачылачагы билгеле булды

“Салават күпере” торак микрорайонында яшәүчеләрне дә ноябрь аенда сөенечле хәбәр көтә.

«Салават күпере»нә яңа юлның кайчан ачылачагы билгеле булды

“Салават күпере” торак микрорайонында яшәүчеләрне дә ноябрь аенда сөенечле хәбәр көтә.

Казанда ике елда 12, 5 миллиард сумга 355 урам юлы төзекләндерелгән.

- Хыялларда да күзаллап булмаслык зур акчаларга эшләр башкарылды, шәһәр юлларының 81 проценты норматив дәрәҗәгә җиткерелде. Юлларның дүрттән бер өлешен төзекләндерәсе калды, алар да планга кертелде, урамнарны ел саен колачлап барачакбыз. Бистәләрдәге юлларны да төзекләндерү дәвам итәчәк. Татарстан Президенты булышмаса, без әле һаман юл чокыры гына ямап йөрер идек, - дип, фикерләре белән уртаклашты Казан мэрының беренче урынбасары Евгения Лодвигова “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Федераль бюджеттан бирелгән һәр сумга республика 5 сум акча өстәгән.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев таныштырганча, быел 6 миллиард сумнан артык акчага юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган. Казан эчендә 122 урам юлы һәм 31 тротуар ремонтланган.
“Имин һәм сыйфатлы юллар” проекты кысаларында, Оренбург тракты, Павлюхин, Петербург урамнары, Ленин дамбасы, М.Миль, О.Кошевой, Дементьев, Нигъмәтуллин, Сибгат Хәким, Клара Цеткин, Короленко, Восстания, Дубравная, Ломжа, Курчатов, Бичурин һәм башка урамнар юллары төзекләндерелгән.

Северный, Кадыш, Борисоглебск, Дружба, Юдино, Иске Горки, Салмачы, Борисково, Отары, Колсәет, Зур Клыки, Вознисенское – брлыгы 26 бистәдә 60 юл төзелгән.

“Ягодка”, “Нарцисс”, “Строитель”, “Ивушка”, “Родник”, гомумән, 14 бакчачылык ширкатен колачлаган 3 асфальт юл салынган.
- Бондаренко урамы юлы Сибгат Хәким урамына тоташтырылды. Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары көннәрендә әлеге юл “Казан” гаилә үзәге янындагы Җанатарлар фестиваленә узу өчен төп юл ролен үтәде, - диде Игорь Куляжев. - Быелгы зур эшләрнең тагын берсе - Магистраль урамы юлы. Биредә юл төзелешләре белән беррәттән җир асты инженерлык челтәрләре дә яңартыла, эшләр ноябрь аенда тәмамланачак.

“Салават күпере” торак микрорайонында яшәүчеләрне дә ноябрь аенда сөенечле хәбәр көтә. Авиатөзелеш районындагы Тэц урамы юлы “Салават күпере” комплексындагы Нурихан Фәттах урамына тоташа.
- Автобус тукталышлары ясалды, юл билгеләре һәм яктырту баганалары куелды. “Салават күпере” комплексыннан чыкканда, альтернатив юл буларак, Хибинская урамы юлы киңәйтелде, - диде Игорь Куляжев.

М-14 микрорайонына илтә торган Бертуган Батталовлар урамы юлы да 4 полосага кадәр киңәйтелде. Биредә 3 ноябрьдә автобус маршруты ачыла.
Авиатөзелеш районында Максимов урамының Ленинград урамыннан Дементьев урамына кадәрге өлешендәге 2 полосалы юлны 4 полосага үзгәртеп төзү эшләре әле хәзер дә бара.
“Кояшлы шәһәр” торак комплексында 5нче трамвай маршруты юлы 1 километрга ягъни Булатов урамына кадәр озынайтыла. Биредә тагын 4 тукталыш барлыкка китерелә.

Казанда узган җәйдә әле тагын юл читләренә 30 километр озынлыкта тимер рәшәткә сузылган, 1500 юл билгесе һәм яңа 39 светофор урнаштырылган.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Президент ярдәменнән башка моның кадәр колачлы эшләр башкарып булмас иде, - диде Игорь Куляжев.


Фото: Instagram

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading