Григорьевлар гаиләсе дә өч бүлмәле фатир алган. Евгений белән Вероника ике ул үстерә. Алар да тулай торакта ун квадрат метрлы бүлмәдә яши. Евгений коткару хезмәтендә, ә Вероника балалар бакчасында бухгалтер булып эшли. Әлегә кечкенә улы белән декрет ялында.
– Вәгъдә ителгәнне өч ел көтәләр диләр. Без дә нәкъ өч ел дигәндә алдык бу фатирны. Бик зур, өченче катта, ике балконы бар. Бүген үк күчеп яшәргә була. Бу эшне озакка сузарга уйламыйбыз, мартларда биредә яши башларбыз дип уйлыйбыз. Кем кайсы бүлмәдә яшисен планлаштырып куйдык. Иртәгә үк мебельләр карарга кибеткә чыгарга уйлыйбыз. Күршедә генә балалар бакчасы бар, шунда ук мәктәп төзелеп бетеп ята. Сөенечебезнең чиге юк, – ди Вероника.
Гөлназ һәм Альфер Әхмәтвәлиевләр ике бүлмәле фатир алган. Алар әйтүенчә, булачак күршеләр белән алар ярты еллап ук танышкан.
– Социаль челтәрләрдә, “Ватсап”та үзебезнең төркемнәр бар. Йорт белән бәйле булган һәр яңалыкны шуннан белеп барабыз. Үзара аралашып, дуслашып беттек. Нинди мебель сайларга кирәк, кая заказ бирергә була – барысы турында да шунда сөйләшәбез, үзара киңәшләшәбез. Алга таба да шулай дус-тату яшәсәк иде, – ди алар.
Сүз уңаеннан: узган ел Татарстанда социаль торак программасында катнашучылар 9,5 меңнән артык фатир алган. Бүгенге көндә республикада 9 мең 387 гаилә (3 мең 975е – Казанда) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Алар арасында 7 мең 662 гаилә (3 мең 884е – Казанда) социаль ипотека программасында катнаша.
Комментарийлар