16+

Салават «Татар җыры»нда җырламады: «Беренче «барс»ны алганда да елаган идем, бүген дә шулай елыйсы килеп тора»

16 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында елның иң дәрәҗәле, грандиоз тамашасы – XVIII «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале узды. Эмоцияләр ташкыны, динамика, драйф, яңа исемнәр, яңа эмблема – быелгы фестивальдән алган төп кичерешләр менә шулар. Оештыручылар алдан ук әйткәнчә, эстраданың иң төп вакыйгасы «Барысы да яңадан башлана» дигән девиз астында узды.

Салават «Татар җыры»нда җырламады: «Беренче «барс»ны алганда да елаган идем, бүген дә шулай елыйсы килеп тора»

16 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында елның иң дәрәҗәле, грандиоз тамашасы – XVIII «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале узды. Эмоцияләр ташкыны, динамика, драйф, яңа исемнәр, яңа эмблема – быелгы фестивальдән алган төп кичерешләр менә шулар. Оештыручылар алдан ук әйткәнчә, эстраданың иң төп вакыйгасы «Барысы да яңадан башлана» дигән девиз астында узды.

Әлеге чара алдыннан үткәрелгән матбугат очрашуында «Татар җыры»ның алыштыргысыз алып баручысы һәм фестивальнең быелгы сценаристы Гөлназ Сәфәрова:

«Соңгы арада тамашачылар, журналистлар тарафыннан ниндидер драйф, хис-кичерешләр кимеде. Беренче эмоцияләр юкка чыкты. Быел әлеге фестивальне дер селкетеп алырга, эмоцияләрне кире кайтарырга телибез. Без кискен борылыш ясарга әзер», – дип белдергән иде.
Һәм алар, чыннан да, максатларына иреште дип әйтергә мөмкин. Фестивальнең башыннан ахырына кадәр барган үзгәрешләрне һәркем тойгандыр: яңа бизәлеш, яңа музыкаль борылышлар, яңа төсләр. «Татар җыры» үзенең 18 яшьлеген бөтенебез күреп ияләнгән ал төсмерләрдә түгел, ә затлы зөбәрҗәт төсенә «киенеп» каршы алды.

Җыр бәйрәмен тамаша кылырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым да килгән иде.
Тантана дүрт дистәдән артык биюче катнашындагы масштаблы чыгыштан башланды. Гадәттә, иң популяр җырчыларның иң танылган җырлары концерт ахырында яңгырый иде. Быел исә әлеге традиция үзгәртелде. Мәсәлән, җыр бәйрәме узган сезонның иң төп хиты – Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин башкаруындагы «Красивая, хороший» җыры белән башланып китте. Һәм мондый музыкаль борылышлар концертның буеннан-буена дәвам итте. Гадәттә, тамашаның ахыргы өлешендә чыгыш ясаган Элвин Грей «Роза гөлкәем» җыры («Елның иң популяр җырчысы» номинациясендә) белән бу юлы тантананың беренче өлешен йомгаклады. Ә фестиваль ахырында чыгыш ясау бәхете күпләрнең яраткан җырчысы, автор-башкаручы Фирдүс Тямаевка тәтеде. Тамашачылар аның «Рәхмәтлемен Раббыма» («Иң яхшы эстрада-җыр театры» номинациясе) һәм «Санаулы дуслар» җырын ишетте. Ни генә әйтсәк тә, тамашачылар Фирдүсне ярата инде. Җырчы да залны дер селкетте.

Номинантлар һәм алып баручылар

«Татар җыры – 2017» лауреатларны 24 номинациядә бүләкләде. Барыбызга да яхшы таныш булган «Халыкчан җырчы», «Яшьләр проекты», «Елның иң популяр җыры», «Иң яхшы дуэт», «Тамашачы мәхәббәте», «Иң яхшы танцеваль проект», «Хит-парадлар лидеры», «Иң яхшы эстрада-җыр театры», «Ел җырчысы» номинацияләре белән беррәттән, яңа номинацияләр дә тәкъдим ителде. «Уникаль артист» номинациясенә Рифат Зарипов лаек дип табылды. Ә кыю, туры сүзле Илсөя Бәдретдинова «Үзенчәлекле проект» номинациясендә җинү яулады. «Үземнеке бөтенләйгә» дигән җыр белән беренче «Алтын барс» сынын алган җырчы Рифат Зарипов белән без дә сөйләштек.

– Моңа кадәр «Татар җыры»н тамашачы буларак килеп караганым булмаса да, телевизордан күзәткәли идем, – диде ул. – Мин дә кайчан да булса шушы артистлар арасында, шушындый зәвыклы сәхнәләрдә чыгыш ясасам ярар иде, дигән теләк тә бар иде. Аллага шөкер, бер баскычны атладык шикелле. Әлеге минутларда мине рәхәт кичерешләр, канәгатьлек хисе били. Киләчәктә бу тагын да ныграк эшләргә стимул бирә. Димәк, эшләгән эшнең нәтиҗәсе бар. Алга таба да тырышырга кирәк. Әлеге дәрәҗәле бүләкне алыр өчен, миңа үземнең төркемне булдырып, биш ел эшләргә туры килде. Әлеге номинация миңа бик нык туры киләдер дип уйлыйм. Бөтен җырчыларның да лаеклы номинацияләрдә җиңү яулавын телим.

Оештыручылар алдан ук: «Быел яңа исемнәр күп булачак», – дигән иде. Чыннан да, Ришат Төхвәтуллин («Үзенчәлекле моң» номинациясе), Гүзәл Әхмәдиева («Яңа исем» номинациясе), Рифат Зарипов һәм Айгөл Рәхимовалар («Ел ачышы» номинациясе) беренче «Алтын барс»ларын алдылар. Шулай ук әлеге чарада Татарстанның атказанган артистлары Рафаэль Латыйпов («Тамашачы мәхәббәте» номинациясе), Рөстәм Закиров («Халык мәхәббәте» номинациясе) та катнашты.


– Беренче «барс»ымны «Татар җыры» оештырылган елны «Картайма әле, әнкәй» җыры белән алган идем. Унбиш елдан соң тагын шушы җыр белән алдым. Өченчесенә «Җанымда яз булып кал әле» җыры белән лаек булдым. Бүгенгесе – дүртенчесе. «Барс-медиа» компаниясенең соңгы өч-дүрт елда татар җырына булган карашы уңай якка үзгәрде. Аңа кадәр сыйфатка бик өстенлек бирелми иде. Быелгы җыр фестиваленә тамашачы күңеленә үтеп керерлек җырларны сайлаганнар. Күбесенең җырларын рәхәтләнеп тыңлап була. Җырлый белә торган җырчыларны сайлап алганнар. Андыйлар янында хәтта биючеләр, шоу да кирәкми. Ә үзем башкаруымдагы «Яшеннәр сызган юл» җырына зур көчем салынган. Шушындый дәрәҗәле фестивальдә нәкъ менә шушы җыр белән чыгыш ясавыма оялмыйм. Кызганыч, бүген авырган килеш җырларга туры килде, – диде Рөстәм Закиров.

Фестивальнең тагын бер уңышы: алдагы еллардан аермалы буларак, быел берничә лауреатны бергә котладылар. Халыкны ялыктырмас өчен бу бик яхшы алым иде.


Фестивальнең алып баручылары да елдан-ел шомара. Аларның профессиональлегенә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына «Афәрин!» дияргә кирәк. Грандиоз чараны быел да Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыров алып барды. Аларга Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин да кушылды. Ләкин кайбер өлешләрдәге урынсыз юмор, мәгънәләре буенча дөрес кулланылмаган сүзләр генә күңелдә бераз кытыршылык калдырды.

Мәңгегә истә...

Чараның кульминацион өлеше, тамашачыларны моңайткан, елаткан урыны, әлбәттә, быел арабыздан киткән бөек җырчыларны искә алу иде. Татарстанның халык артистлары Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхинең видеоязмаларын халык елый-елый тыңлады һәм алкышларны кызганмады.
– Хәния Фәрхи – хатын-кыз җырчылар арасында «Алтын барс» сынын алу саны буенча лидер иде. Һәм ул моның белән һәрвакыт горурланды, – диде алып баручылар, быел арабыздан вакытсыз киткән җырчыны искә алып.

Җырчының якты истәлегенә багышлап, халык шагыйре Разил Вәлиев «Китәм. Бәхетле булсыннар җырларым» шигырен укыды. Хәния Фәрхи, әлеге шигырьне язуын сорап, шагыйрьгә үзе мөрәҗәгать иткән булган. «Татар җыры» фестивален оештыручылар Разил Вәлиевкә аны язып бетерү һәм тантанада уку үтенүче белән мөрәҗәгать иткән.

Җырчылар һәм җырлаучылар

Бар җырчылар һәм бар җырлаучылар. Бу фикерне без әледән-әле ишетәбез. Быелгы фестивальдә әлеге контрастлык аеруча нык сизелде. «ТМТV» каналының махсус бүләге»нә ия булган Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова башкаруындагы «Мин сине сөйгәнмен» җырын тыңлап туеп булмады. Җырчының моңы, сәхнәдә үз-үзен тотышы соклану хисен генә тудыра. Шулай ук «барс» сынын алу буенча ир-атлар арасында лидер булып саналган – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов («Татар радиосы»ның махсус бүләге» номинациясендә) та әлеге зәвыклы чараның матур кунагы иде.

«Зәңгәр күзләр» җыры белән беренче «Алтын барс»ын алган Ришат Төхвәтуллин да, фестиваль тарихында тәүге тапкыр акапеллага җырлаган Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров та («Кабатланмас тавыш» номинациясе) тамашаның йөзек кашлары булды.
Шунысын әйтергә кирәк, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов быелгы «Татар җыры»нда булды да, булмады да. Дөресрәге, катнашты, әмма җырламады. Быел без аны башка амплуада – бүләк бирүче сыйфатында күрдек. Һәм «барс»ны ул Иркә белән Филүс Каһировка тапшырды. Салават Филүснең әлеге номинациягә чын мәгънәсендә ия икәнен дә әйтте.

– Бездә бик күп җырлаучылар һәм берничә җырчы бар. Ә сезнең алдыгыздагы Филүс – җырчы. Чынлап та, кабатланмас тавыш! – дип бәяләде ул.
Салават дигәч, тамашаның төп интригасы турында да язып узыйк. Яшерен-батырын түгел, халык арасында: «Татар җыры» Салават белән Элвин Грейны дуслаштырырмы? Алар икесе бергә «Уфтанма» җырын башкарырмы?» – дигән кызыксыну булды. Сәхнә дуслашуын дуслаштырмаса да, каршылыкка нокта куелды шикелле. Элвин Грейның «Уфтанма» җырын «иҗатташ абыема» дип багышлавын да төрле кеше төрлечә кабул итте. Кемдер бу конфликтта Элвин Грей өстен чыкты дисә, кемдер яшь җырчының сүзләрен ирония буларак кабул итте.

– Сәхнәгә, гадәттә: «Син минем әти түгелме?» – дип киләләр иде. Бу минем өчен гадәти хәл. Ә менә бүген, Аллага шөкер, энекәшемне таптым. «Абыем» дип җырлагач, хәтта күңел тулды. Беренче «барс»ны алганда да елаган идем, бүген дә шулай елыйсы килеп тора. Туганнар арта, Аллага шөкер! Ә яшьләргә килгәндә, алар чыннан да талантлы! Мин алар кебек мәңге җырлый алмыйм. Эстрадада бераз халыкчанлык югалып бара, шунысы кызганыч, – дип «чеметеп» алды Салават.
Ел вакыйгасы буларак көтеп алына торган тамашада фонограммаларга җырлаучыларның шактый булуы да күңелне кырды. Тере тавыш, уен кораллары җитеп бетмәде.

Образлар

Төп игътибар, беренче чиратта, җырларга булса, икенчесе, образларга бирелә. Социаль челтәрләрдә иң күп сөйләнгән, «тикшерелгән» образ Ландыш Нигъмәтҗанованың бер балагы кыска костюмы булды, ахры. Моннан кала, Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең, Азалия Зиннәтнең, Гүзәл Уразова, Элвин Грейларның костюмнары истә калды.
Быелгы «барс»ы Салават Миңнеханов өчен бишенче булса, Гүзәлемнеке – беренчесе.


– Быел без булган бөтен фестивальләрдә катнашып, җиңү яуладык. «Үзгәреш җиле»ндә, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясендә лауреат булдык. Бүген «Иң яхшы дуэт» номинациясендә җиңдек. Бу – иң мөһим номинацияләрнең берсе. Чыннан да, моның өчен без бик тырыштык һәм моңа лаекбыздыр дип уйлыйбыз. Бу – безнең дуэт буларак иҗат итүебезнең дүртенче сезоны. Тамашачыларыбызга да зур рәхмәт. Алардан теләкләр дә, киңәшләр дә күп килә. Безгә һәрберсенең фикере кадерле, – диде Салават белән Гүзәлем.
Шулай итеп, «Татар җыры» фестиваленең унсигезенче бите ябылды. Никадәрле тамашачы булса, фикер дә шулкадәрле үк. Гомумән алганда, грандиоз ел тамашасы быел шәхсән үземә ошады. Әлегә кадәр мондый дәрәҗәгә ирешкән бер фестиваль дә юк.



Лилия Кыямова һәм Әлфия Ихсанова:
– Без Азнакайдан өченче ел рәттән махсус шушы чара өчен генә киләбез. Тамаша бик матур узды. Артистларның җырларын да, образларын да – барысын да яратабыз. Быел Ришат Төхвәтуллин катнашты. Аны күрәсебез килгән иде. Радик Юльякшин, Фирдүс Тямаев, Филүс Каһировларның чыгышларын көтеп алып, яратып карыйбыз. Филүс Гөлназ Солтанова белән бергәләп җыр башкарырлар дип көткән идек.

Рифат Закиров:
– Гаиләбез белән беренче тапкыр килдек. Үзебез Сабада яшибез. Концертлар яратмыйм, ләкин монысы ошады.

Диләрә:
– «Татар җыры»н бер дә калдырмыйбыз. Ел саен киләбез. Әмма быелгысы аеруча ошады. Тәнәфескә чыкканчы, вакытның ничек узуы сизелмәде дә. Алып баручылар бик ошый. Алар елдан-ел остара. Җырчылардан аеруча Фирдүс Тямаевны, Эльмира Сөләйманованы, Ильмира Нәгыймованы яратам.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading