16+

«СалаваTik»лар проектының беренче сезоны тәмамланды

«Салават күпере» балалар журналы тәкъдим иткән «СалаваTik»лар проектының бүген YouTube та чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.

«СалаваTik»лар проектының беренче сезоны тәмамланды

«Салават күпере» балалар журналы тәкъдим иткән «СалаваTik»лар проектының бүген YouTube та чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.

Виталий Агапов сүзләренә һәм көенә язылган «Мактанчык үрдәк» җыры – әлеге проектның беренче сезонында төшергән соңгы җыр. Инде беренче сезонга нәтиҗәләр ясарга да була.

Димәк, проект кысаларында барлыгы 16 җырга клип төшерелде. «Ак барс» хоккей командасы өчен махсус төшерелгән «Ак барс, алга!» клибы да дөнья күрде. «Чума үрдәк, чума каз!» татар халык уен җыры YouTube та 45 мең карау җыйды.

Проект кысаларында Казан шәһәренең төрле парк-скверларында 6 тапкыр концерт куелды. Арча районында узган «Әдәби Сабантуй» бәйрәмендә чыгыш ясалды. Казан шәһәрендәге балалар психо-неврология шифаханәсендә Сабантуй бәйрәме оештырылды һәм анда «СалаваTik»лар  сабыйларга үзләренең җырларын бүләк итеп хәйрия чарасында катнашты. 

Проектка танылган шәхесләр, җырчылар дә җәлеп ителде. Татар халык җыры «Кәрия-Зәкәрия»дә татар халкының моңлы сандугачы, «Голос» тапшыруы финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашса, «Без биибез» җырында балаларга яраткан җырчылары Лэйна да кушылды. Ә «Карауҗа авылы көе» җырын балалар белән бергә «СалаваTik»ларның вокал укытучылары, танылган җырчы Гөлназ Гафурова башкарды.  

әле моның белән генә тәмамланмый. Июль аенда «Тәртип» радиосы «Салават күпере» журналы белән берлектә «СалаваTik» проекты кысаларында «Җырла, балам!» тапшыруын башлап җибәрде. Тапшыруда күренекле музыка белгечләре, җыр авторлары белән кызыклы әңгәмәләр оештырыла.  Тапшыру һәр җомга 20.25 сәгатьтә (кабатлавы – чәршәмбе 10.30 да) 93,1 FM ешлыгындагы «Тәртип» радиосында чыга.  

Моннан тыш «СалаваTik»лар башкарган җырлар «Салават күпере» журналында тестлары һәм ноталары белән ай саен басыла.  Махсус QR кодлар ярдәмендә телефон аша YouTube каналга үтеп, җырларның видеоларында карап була. 

«Әлеге проект шундый зур кызыксыну уятыр дип уйламаган  идек. Көн саен балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән рәхмәт сүзләре ишетәбез.

Әлбәттә, бу проектны дәвам итәргә планлаштырабыз. Бүгенге көндә “СалаваTik”лар башкарган 16 җырдан торган җыентык әзерләнә. Ул катапны бездән музыка укытучылары күптән сорый. Моннан тыш, җырларның минусларын сорап та еш мөрәҗәгать итәләр. Татар телендәге җырларга ихтыяҗ бик зур. Без моңа шатланып туя алмыйбыз.

Беренче сезонны зур концерт тамаша белән ябарга телибез. Тик бу проект туктый дигән съз түгел. Без җиң сызганып икенче сезонга әзерләнәбез. «СалаваTik»лардан яңа җырлар көтегез!» – ди  «Салават күпере» һәм «Сабантуй» басмалары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading