16+

Салкын тиеп дәваланганда җибәрелә торган ХАТАЛАР

Борынны юдырганда теләсә нәрсә тамызырга ярамый.

Борынны юдырганда теләсә нәрсә тамызырга ярамый.

Яран гөл яфрагы, сарымсак тырнагы, суган согы болай да ялкынсынган борын куышлыгын ярсыта. Алар урынына майлы препаратлар тамызыгыз, әйтик, абрикос яки персик маен.

Профилактика максатыннан, өйдән чыгып киткәндә, баланың борынына оксолин мазе сылагыз, өйгә кайткач, диңгез тозыннан ясалган эремә белән юдырыгыз.

Киң муенлы водолазка, свитер яки шарфлар безгә ярдәмче түгел.  Сулыш белән чыккан бактерияләр киемгә сеңә һәм бу аны кабат сулыйбыз дигән сүз.

Аякны җылыту – кирәкле процедура. Әмма аны урамга чыгарга җыенмаган очракта гына эшләү дөрес. Әлеге процедурадан соң аякка җылы оекбаш киеп йокларга ятсаң әйбәт.

АиФ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading