16+

“Салтак юрри” – хатын-кызга ярамый

Бүгенге сәхифәбездә чуваш халкында сакланып калган йолалар белән таныштырабыз. Ә алар турында безгә чуваш блогеры Ксения сөйләде.

“Салтак юрри” – хатын-кызга ярамый

Бүгенге сәхифәбездә чуваш халкында сакланып калган йолалар белән таныштырабыз. Ә алар турында безгә чуваш блогеры Ксения сөйләде.

Ксения Романова Чүпрәле районының Городище авылында туган. 2016 елда берьюлы ике матурлык конкурсында җиңеп, «Татарстанның һәм Россиянең чуваш гүзәле» исеменә лаек була.   
Ә блогер булу теләге аңарда 2017 елда барлыкка килә. 

– Интернет киңлекләрендә үзләренең социаль челтәрләрен туган телләрендә алып барган татар блогерлары шактый. Үзебезнең чуваш телендә сөйли торган блогерлар да юкмы икән дип, эзләнә башладым. Алар юк иде, хәтта эстрада йолдызлары да блокларын рус телендә алып бара. 2017 елда “Төркиләр алтыны” форумында блогер Татар малай белән дә танышырга туры килде. Шуннан, чуваш блогеры юк икән, үзем иң беренчесе булам, дидем дә хәзер тыелган социаль челтәрдә Чуваш кызы дигән аккаунт ачтым һәм аны үз телемдә алып бара башладым. Хәзер «Сувар» дигән чуваш газетасының СММ-белгече булып эшлим. ТикТокта үз милләтем турында видеолар куям. Иң популяр видео 1,4 миллион тапкыр каралды. Чуваш милләтеннән булганнар безгә бик актив языла. Минемчә, этноблогерлыкка ихтыяҗ бар. Билгеле бер милләтнең тормышы, традицияләре һәм гореф-гадәтләре шул халык вәкилләренә генә түгел, башка милләт кешеләренә дә кызык. ТикТокны алып бара башлагач, мин шуны аңладым, – ди ул.  

Ксенияның әйтүенчә, борынгыдан килгән кайбер йолалар аларда хәзер дә саклана. Шуның берсе – чӑкӑт пуҫлани (чакат пуслани). 
– Бала туганнан соң, туганнарны һәм дусларны чакырып бәйрәм уздыралар. Бәйрәмгә, әлбәттә инде, чӑкӑт әзерләнә. Ул эремчек, йомырка, тоз һәм шикәр комыннан ясала. Чӑкӑтны баланың әбисе бүлә дә тоз сибеп, ипи кисәкләре өстенә куеп чыга, һәм аны иң беренче итеп яңа туган сабыйның әти-әнисе ашарга тиеш була. Аннары тозны тагын да мулрак сибеп, исем атасы белән анасына бирәләр. Алардан соң калган кунакларны да сыйлыйлар. Чӑкӑтны бүлгән әбигә бүләк бирәләр. Ул гадәттә сөлге йә яулык була. Бу йоланы уздырмасаң, ул кешене вафат булганнан соң зиратка җирли алмаганнар. Зират читенә генә җирләгәннәр, – дип сөйли ул. – Әлеге йола барлык чувашларда да бар дип әйтеп булмый. Безнең авылда аны уздыралар, ә күршедәге Ульяновск өлкәсендәге авылда ул юк.  

Туй белән бәйле йолаларыбыз да бар. Кызны сораганнан соң бер-ике атна үткәч, булачак кәләш туганнары белән кияүнең өенә килеп, тәрәзә пәрдәләре тектерү яки сатып алу өчен кирәкле үлчәмнәрне алып китә. Элек пәрдәләрне туй көнендә элгәннәр, ә хәзер аны алдан элеп куялар. Тәрәзә пәрдәләреннән кала, килен кеше сөлге, өстәл җәймәсе дә алып килә. Олы абыемның булачак хатыны да, туй алдыннан өебезгә килеп, пәрдәләр элеп китте.  

Армиягә китә торган егетне озату йоласы да сакланган. Аны озатырга берничә көн кала дус егетләре җыела да «Салтак юрри» дигән солдат җырын җырлап, бөтен авылны әйләнәләр. Бу җырны хатын-кызларга җырларга ярамый. Бу йола башка авылларда да бар, тик аларда җырның сүзләре аерыла. Авыл әйләнергә чыкканчы, егетләр булачак солдатның өенә киләләр. Әти-әнисе улларына сөлге бүләк итеп, аны муенына салып куялар. Шуннан дуслары белән әбисе белән бабасына, исем әтисе белән әнисенә, башка туганнарына бара. Һәр йортта егеткә сөлге бүләк итәләр. Аны элегрәк бирелгән сөлгеләргә кушып бәйлиләр дә муенына урыйлар, – дип сөйләде милли йолалар турында Ксения.  

Хуплу дигән милли ризыклары татарларның өлешенә бик охшаш. Аның эчлеге бәрәңгедән, иттән яки балыктан тора. Еш кына каз мае кулланалар.   
– Сӑра (сыра) эчемлеген һәр авылда һәм хәтта һәр гаиләдә үзенчә әзерлиләр. Баллы да, ачы да, алкогольле дә, ансыз да булырга мөмкин. Ел саен билгеләп үтелә торган Уяв милли бәйрәме кысаларында соңгы елларда чуваш сырасы фестивале дә оештырыла башлады. Анда илнең төрле өлкәләрендәге чувашлар үзләренең сӑраларын алып килә.     

Иң тәмле милли ризыгыбыз дип шӑрттанны (шартан) әйтергә була. Бәрәннең ашказанына ит белән сарымсак тутырып пешерелә ул. Хәзер аны сыер, дуңгыз итеннән дә пешерәләр. Сирәк кенә эчке органнарын да кушалар, – дип таныштырды Ксения милли ризыклары белән.  


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading