16+

Салымны кимрәк тә түләргә була

Дәүләт хезмәткәрләре, фатирларын арендага биреп, салымны азрак түли ала. Әгәр дә ул декларациядә фатирын арендага бирүе турында күрсәтсә, 13 процент салым түләргә тиеш. Ә менә үзмәшгуль статусын алса, салым күләме нибары – 4 процент.

Салымны кимрәк тә түләргә була

Дәүләт хезмәткәрләре, фатирларын арендага биреп, салымны азрак түли ала. Әгәр дә ул декларациядә фатирын арендага бирүе турында күрсәтсә, 13 процент салым түләргә тиеш. Ә менә үзмәшгуль статусын алса, салым күләме нибары – 4 процент.

Белгәнегезчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан Россиянең дүрт төбәгендә – Мәскәү, Татарстан, Мәскәү һәм Калуга өлкәсендә, сынау рәвешендә, үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләр өчен профессиональ керемгә салым кертелде.

Үзмәшгульләр категориясенә таксистлар, дизайнерлар, чәчтараш, тырнак ясаучы, репетитор, көнкүреш техникасын ремонтлаучылар, риэлторлар, тамада, үзләренең торакларын арендага биреп торучы фатир хуҗалары кебек үз эшчәнлекләреннән керем алучылар керә, әмма эш бирүчесе һәм ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаска, еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

Әлеге статусны алу өчен салым инспекциясенә барып, документлар тапшырып йөрергә дә кирәкми. Нибары «Минем салым» мобиль кушымтасында гына теркәләсең.

Актаныш районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева да күптән түгел генә шул кушымтага теркәлеп, үзмәшгуль статусын алган.

– Халык белән очрашканда, үзмәшгульлек турында шактый сөйләшергә туры килә. Үзем шушы статусны алгач, аларга аңлатуы да, кушымтаны ачып күрсәтеп, ничек итеп эшләвен күрсәтү дә җайлы. Татар тотып карамый ышанмый, диләр бит. Минем очракта да шулай булып чыкты дияргә була. Чаллы шәһәрендә фатир сатып алдык, аны арендага бирдек. Тыныч күңел белән яшәрмен дип, үзмәшгуль булып теркәлдем. Аңарчы законнарны да өйрәнергә туры килде. Ни өчен дигәндә, дәүләт хезмәткәрләренә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә ярамый. Бөтен якларын да үлчәп, уйлап карагач, «Минем салым» кушымтасына теркәлдем. Теркәлү күп вакытны таләп итми, бик җайлы. Үземнең кул астында эшләүче тагын бер хезмәткәр теркәлде. Хәзер инде безнең күзәтчелек органнары белән проблемалар килеп чыкмаячак. Шикләнеп, куркып яшәгәнче, 4 процент салымыңны гына түләп барасың, – дип сөйләде ул безгә.

Сүз уңаеннан: ай башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда аларның саны 17 меңгә җиткән.

Фото: «Татар-информ»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading