16+

Самара татарлары активисты Фәрхәд Мәхмүтовны туган авылында җирләделәр

Җеназа намазын Самара өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үткәргән.

Самара татарлары активисты Фәрхәд Мәхмүтовны туган авылында җирләделәр

Җеназа намазын Самара өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үткәргән.

Самара татарлары активисты Фәрхәд Мәхмүтовны туган авылында җирләделәр.

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең һәм өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтовны туган авылында – Кызыл Яр районының Ялтай бистәсендә җирләделәр. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.


Ильяс Яруллин фотосы

Фәрхәд Мәхмүтов кичә, 27 майда, вафат булды. Ул 1972 елда Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. Аңа 7 яшь булганда, әти-әнисе Сабирҗан ага һәм Миңлегөл апа Самара өлкәсе Красный яр районы Ялтай бистәсенә күченә. Мәрхүмнең хезмәттәшләре, остазлары аның 17 яшеннән миләт өчен янып-көеп йөри башлавы турында сөйли.

Бүген мәрхүмне соңгы юлга озатырга дип аның сабакташлары, фикердәшләре, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, Ялтай авылы халкы җыелган. Җеназа намазын Самара өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үткәргән.

«Якынлашып килүче Сабан туйларына мәш килеп әзерләнеп йөргәндә ул йөрәк өянәге белән вакытсыз вафат булды. Милли хәрәкәт өчен бик зур югалту бу, бик авыр хәсрәт. Барлык чараларда да уң кулыбыз булган шәхес иде. Бик иртә арабыздан китте», диелә бу хәбәрдә.

«Авыр туфрагың җиңел булсын, Фәрхәд әфәнде! Безнең күңелләрдә эчкерсез, ярдәмчел кеше булып сакланырсың. Елмаюлы йөзең күз алдыбыздан китмәс. Якыннарыңа Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен», дип яза Самара татарлары сайты.

Өч бала белән тол калган Альбина Харис кызы Мәхмүтовага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Сбербанк картасына сәдака җибәрә ала. Карта 89277334148 номерына беркетелгән.

«Татар-информ»

Самара татарлары активисты Фәрхәд Мәхмүтов белән 2019 елның март аенда «Без–бергә» газетасында чыккан әңгәмә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading