Кадерле истәлекләр сатылмый, дигән дә, музей оештырып куйган. Хәзер кеше өзелми, ди биредә.
Ерак юлда адәм баласы арый, машина пычрана. Шуңа да шәһәргә керер алдыннан аны тизрәк юасы килә.
Азнакайга килгәч без дә шул максат белән машина юа торган урын эзләдек. Ләкин белмәгән җирдә тиз генә табылмый бит ул. Йөреп аргач, Азнакайда яшәп киткән таныш каләмдәшкә шалтыраттым. Ул адресын әйтте һәм: “Музеена да керми калмагыз!” - дип кисәтте. Шул тирәне әйләнеп урап йөргәнбез икән, тиз таптык. Бәхеткә, хуҗасы да шунда эш урынында һәм журналист өчен чын хәзинә – аралашырга җайлы кеше булып чыкты. Дусларның сәламен тапшыргач, ул безне күптәнге танышларыдай каршы алды һәм музей ишеген дә ачты.
– Барысы да менә моңардан башланды ди, – Рәфхат Султанов, кукраеп торган зур самавырга күрсәтеп. – Өлкәннәр вафат булгач, әлеге җиз самавырны төсле металлга тапшырырга җыенганын белгәч, мин аны шактый суммага сатып алып, кадерле истәлек итеп, өемнең түренә алып кайтып куйдым. Тора-бара аның янына башкалары өстәлде. Аягы җиңел булды.
Аннары тагын бер кызык хәл була әле ул самавыр белән. Юлчылар самавырдан чәй эчсеннәр дип, үзенең кафесына куйган була ул аны. Шунда бер чегән кереп аны сатып алырга тели. 150 мең сум бирәм ди. “Юк, - ди Рәфхат Султанов, - миллионнарыгыз да кирәкми. Кадерле истәлекләр сатылмый,” - ди. Аннары бәласеннән баш-аяк дип, потенциаль алучы китү белән музейга яшереп тә куя.
Кадерле истәлек диюе болай гына әйтелгән сүз түгел шул. Бабаларын кулак дип Уралга сөрәләр. Бернисез бер белмәгән якка чыгып китәләр. Самавыр хуҗаларын көтеп туган якларда кала. Уралда туган Рәфхат. Аннары рөхсәт алгач та әби-бабасы дүрт кызы белән мең бәла күреп туган җиргә кайтып егыла. Оныклар башка милләтләр белән тормышларын бәйләмәсен өчен шулай газаплы чакырымнар уза иманлы гаилә. 1972 елның кышы була бу. Рәфхат үзе соңрак кайта, бу вакытта БАМ төзешә.
Кулак диеп сөрелгән дигәч тә мин бу нәселгә сокланып куйдым. Ул заманда кулы эш белгән, хезмәт яраткан кешеләр генә кулак була алган. Түшәмгә төкереп йоклап яткан, эш яратмаганнан ни он суы да, ни тоз суы. Хәзер дә шул. Эш сөйгәннәр эшмәкәрлектә бүгенге көндә. Бабаларының тырышлыгы Рәфхаткә да күчкән. Аны Азнакайда белмәгән кеше юк. Һәркемгә аның остаханәсенәмашина көйләтергә һәм юарга туры килә. Ә күпләр шул музеен күрергә, үткән белән күзгә- күз очрашырга да килә.
Ул музей ишек төбеннән үк башлана. Стенада эреле-ваклы телле суга торган сәгатьләр. Алар кайчандыр хуҗаларын вакытның кадерен белергә өйрәтеп көне-төне текелдәгән. Ә хәзер “безнең кирәгебез юк инде”, - дигәндәй туктап калганнар. Бөтен Азнакайдан, тирә-як авыллардан китергәннәр аларны. Рәфкатьнең җыйганын белгәч, кешеләр истәлекле әйберләрне чүплеккә ташламыйча аңа китерә башлыйлар. “Бер бабай өч сәгать китерде”, - дип искә ала Рәфхат Султанов. Сәгатьләр астында пионер галстугы таккан кыз баланың гипс сыны. Аны күргәч тә бик күпләр балачагына кайткандай буладыр. Без дә шундый хисләр кичердек.
“Әле монысы баласы гына, мичтә икән бабасы”, – диләрме әле? СССР гербы ябыштырылган ишектән узуга вакыт туктап калгандай булды. Киштәдә тезелеп торган әйберләрнең берсе дә миңа ят түгел. Менә күмер үтүге. Әби мичтә янып торган күмерләрне шунда салып бирә, ә мин пионер галстугымны үтүкли идем. Хәер, ул заманда болай эшләгән бер мин генә түгел лә инде.
– Ә мондый магнитофон миндә дә бар иде, – ди ирем дә, яшьлеген искә төшереп.
Бик күп экспонат җыелган анда. Төгәл санын хуҗа үзе дә белми. Исәбен дә алып бармый. Кемгәдер хисап бирәсе юк бит аның. Ә менә күбесенең монда килеп эләгү тарихын белә. Аларны Рәфхатнең үзенә һәр нәрсәдән акча табарга җыенган комсызлар кулыннан сатып алырга да туры килгән. Менә түр башындагы Ленин бюсты да шулай килеп эләккән әлеге музейга. Аның өчен шактый суммасын да кызганмаган эшмәкәр. Ул бик начар хәлдә булган.
Аны төзекләндерергә дә туры килгән аңа. Аның каравы хәзер түр башында музены балкытып утыра бу бюст. Балачагы, яшьлеге шул кызыл комач идеялар белән узган ич. Коммунистик хезмәт ударнигы вымпеллары, күчмә байраклар да түрдә тора. Аеруча кадерле истәлекләр дә бар бу рәсми булмаган музейда. Яшьлегендә үзе төзешкән БАМ рельсы кисәге, Себергә сөрелгәннәрнең зынҗырлары, шахтадагы алагаем зур телефон ... Киштәләр шыплап тулган. Барысы да үткәнне искә төшерә. Менә бөек полководецлар: Жуков, Сувороның кечкенә бюстлары. Аларның күбесе Рәфхат кулына эләгеп, төсле металлга тапшырылмый калган бәхетле нөсхәләр.
Кыңгыраулар “агачы” да үсә бу музейда. Аның ботакларына эреле-ваклы кыңгыраулар эленгән. Һәрберсенең үз чыңы, үз тавышы. Юк, аларның гына түгел һәр экспонатның үз язмышы.
Бик күңелле кеше булып чыкты Рәфхат Солтанов. Киштәдә торган тәлинкәле патефонны кабызып, биеп тә алды.
– Сез үткәнне сагынып яшисез бугай. Әллә бүгенге белән бик риза түгелсезме? - дип музейга керү белән күңелемдә йөрткән соравымны бирдем.
– Юк, бүгенгесе дә әйбәт. Тик безнең халык үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. -ди бит. Ә мин халкыбызның киләчәге булуын, аның хәтерле матур булуын телим. Шуңа музеемның ишеге һәр кеше өчен ачык. Бушлай.
Рәфхат Султановның бер хыялы да бар. Аның эшен дәвам итүче булсын иде. Берәмтекләп җыелган, кадерләп тезеп куелган бу әйберләрнең киләчәктә дә кадерсезгә калуларын теләми ул. Хәер, олы уллары Рөстәм бар эштә дә әтисенең уң кулы. Кайбер экспонатларны ул да алып кайта музейга. “Ләкин бик кызганыч, күпчелек яшьләр иске-москыда казынып ятарга җыенмыйлар шул...” - ди ул, тавышына үпкә һәм көрсенү төсмерләре чыгарып.Бүген мәктәп партасы артында утыручы балалар әлеге музейга экскурсиягә килгәч, андагы әйберләрне күргәч, хәтер һәм хатирә турында башкачарак уйлый башларлар. Бик ышанасы килә моңа.
Кызыклы әңгәмәдәш белән сөйләшеп торып, аның музеенда киштәдән киштәгә авыз ачып йөреп, нигә килгәнебезне дә онытканбыз. Бусагасын атлап, хатирәле үткәннән үзебезнең чорга кире кайтканда машина юучыларның эш вакытлары тәмамланып, өйләренә киткәннәр иде инде. Ярар, машина юылмаса юылмады, аның каравы вакытны артка чигереп, яшьлеккә, балачакка кайтып килә алдык. Монысы аның мөһимрәк, чөнки мондый форсат гел булып тормый.
Комментарийлар