16+

“Сәнәгатьнең нигезе — эшчеләр, инженерлар һәм җитәкчеләр”

Татарстанда инженер профессиясенең абруен күтәрү, предприятиеләрне инженер кадрлары белән тәэмин итү максатында, 2019 елдан башлап “Ел инженеры” республика конкурсы оештырыла.

“Сәнәгатьнең нигезе — эшчеләр, инженерлар һәм җитәкчеләр”

Татарстанда инженер профессиясенең абруен күтәрү, предприятиеләрне инженер кадрлары белән тәэмин итү максатында, 2019 елдан башлап “Ел инженеры” республика конкурсы оештырыла.

— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның “Вакууммаш” заводы коллективы белән очрашуы вакытында инженерлар өчен конкурс булдыру тәкъдиме яңгыраган иде. Рөстәм Миңнеханов бу башлангычны хуплады һәм конкурсны оештыруга ел саен теләктәшлек күрсәтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бер чыгышында “сәнәгатьнең нигезе – эшчеләр, инженерлар һәм эшне оештыручы җитәкчеләр” дигән иде. Конкурска тапшырылган проектлар машина төзелеше, нефть-химия, төзелеш һәм башка тармакларда кулланыш таба. Инженерлар тарафыннан кергән тәкъдимнәрнең берсе дә “чүплеккә” ташланмый, - диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Быелгы конкурска гаризалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә, ә турыдан-туры аралашу 30 октябрьгә билгеләнгән. КНИТУ проректоры Альбина Шәвәлиева таныштырганча, бәйге “Киләчәк инженерлары”, “Яшьлек, уңыш, үсеш” һәм “Тәҗрибә, казаныш, эш осталыгы” төрләрендә бара. Аларда студентлар, аспирантлар һәм предприятиеләрдәге инженерлар катнаша.
- Узган ел 279 гариза кергән иде. Үткән өч бәйгедә барлыгы 816 кеше катнашты. Гариза бирүчеләрнең 30 проценты авыл районнарындагы предприятиеләр инженерлары, - диде Альбина Шәвәлиева.

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасының бүлек җитәкчесе урынбасары, конкурс комиссиясе әгъзасы Роман Сухарь инженерларның радиоэлектроника өлкәсенә караган игътибарга лаеклы проектларны елдан-ел күбрәк тәкъдим итүләрен билгеләп узды.

Узган елгы “Ел инженеры” конкурсында җиңгән Тимур Билалов студентларны фән һәм технологияләр белән актив кызыксынырга, конкурсларда катнашырга чакырды.

Конкурс таләпләре белән ИНЖЕНЕРГОДАРТ.РФ сайтында тулырак танышырга була.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading