16+

Сара Шибетта татар культурасына гашыйк

Сара Шибетта, Италиянең Парма университеты магистры:  – Татар теле белән танышуым очраклы гына килеп чыкты. 2014 елда интернетта «Эх сез, матур кызлар» җырына тап булдым. Шуннан татар мәдәнияте белән кызыксына башладым дияргә була.

Сара Шибетта татар культурасына гашыйк

Сара Шибетта, Италиянең Парма университеты магистры:  – Татар теле белән танышуым очраклы гына килеп чыкты. 2014 елда интернетта «Эх сез, матур кызлар» җырына тап булдым. Шуннан татар мәдәнияте белән кызыксына башладым дияргә була.

Аеруча мине татарларның кем булуы кызыксындырды. Татарча җырларны тыңлап, мәгънәләрен аңлыйсым килде, шуннан акрынлап телне өйрәнә башладым. Мин университетта чит телләрне өйрәнү факультетында укыйм. Туган телемнән кала француз, инглиз һәм рус телләрен беләм. 
Татарларның милли ризыкларын да пешереп караганым бар. Аеруча өчпочмак ошый. Бик тәмле килеп чыга ул. Ә менә чәк-чәгегез безнең «струффоли» дигән ризыкка охшаган, аны чәк-чәк ясаганда кулланыла торган ингредиентлар белән пешерәләр. Кызганыч, безнең Парма кибетләрендә татар ризыклары сатылмый. 
Һади Такташ һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыйм. Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» белән «Бүгенге матурлык» шигырьләрен кат-кат укыйм. Әмма мин аны әлегә рус телендә укыйм, татарчам начаррак булганга, бөтен мәгънәсен тоемлап бетермим. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабын тәкъдим итү чарасына махсус бардым. 
Италиядә татарлар оештырган Сабантуйда булганым бар. Милли киемнәрегез, милли орнаментыгыз бик ошый. 
Россиядә булганым бар, ә Казанда – юк. Сезнең шәһәрне дә күрәсем килә. Кремльне рәсемдә күреп гашыйк булдым. Гомумән, татар культурасына гашыйк мин. Яңа дуслар таптым, татарлар – бик ачык күңелле халык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading