16+

Саттылар да, милләтне дә кайгырттылар: быелгы «Печән базары» фестивале нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?

Узган ялларда Казанда “Печән базары” гөрләде. Алдагы еллардан аермалы буларак, ул быел салмак кына, күпкә тынычрак узды сыман. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр.

Саттылар да, милләтне дә кайгырттылар: быелгы «Печән базары» фестивале нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?

Узган ялларда Казанда “Печән базары” гөрләде. Алдагы еллардан аермалы буларак, ул быел салмак кына, күпкә тынычрак узды сыман. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр.

Юк, фестивальдә катнашучылар да, “Печән базары”на дип килүчеләр дә аз түгел иде. Ике көндә 200ләп дизайнер фестиваль кунакларына үз хезмәтләрен тәкъдим итте. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел биредә фермерлар әзерләгән казылыклардан авыз итәргә, баллап, самовардан үлән чәйләре эчәргә була иде.

Елдагыча “Печән базары” берничә юнәлештә эшләде. Биредә сәүдә үзәкләре дә, милли аш-су да, лекторийлар мәйданчыгы да, татар биюе буенча остаханәләр, балалар өчен мәйданчыклар, татарча җыр-бию – кыскасы күп кырлы оештырылган иде фестиваль.

Сәүдәгәрләргә килгәндә, алар Казаннан гына түгел, Татарстанның төрле районнарыннан да, хәтта Мәскәүдән дә “Печән базары”нда сәүдә итәргә, элемтәләр ныгытырга дип килгәннәр.

Фестивльдә җаның теләгән бөтен нәрсәне табарга була иде. Иң мөһиме, бөтен әйбер дә эксклюзив. Өстәвенә алар табигый материаллардан эшләнелгән һәм күбесе кулдан эшләнгән.

“Башкортстанда да безне яхшы беләләр”

Мөслим районы Метрәй авылыннан Рүзәл Минһаҗев фестивальгә тимердән эшләнелгән әйберләр алып килгән. Фестивальне алар көтеп ала, икән. Быел алар икенче тапкыр катнаша.

- Без татар бизәкләре кулланып, заманча, сыйфатлы тәрәзә кайсаклары, урам исемнәре, почта тартмалары ясыйбыз. Бу эш белән 6 ел шөгыльләнәбез. Продукцияне Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләренә җиткерәбез. Кыш та, җәй дә эшсез торганыбыз юк. Һәр нәрсәне кулдан кисеп ясыйбыз, кешеләр бик кызыксына. Соңгы елларда Башкорстан яклары аеруча да активлашты. Чакмагыш районы халкы, мисалга, калайдан эшләнгән күгәрченнәр, әтәчләр, тәва кошлары сорый. Краснокам ягында исә коймага бизәкләр ясаталар, - ди ул.

Бәяләргә килгәндә, алар бизәкләргә һәм размерларга карый. Егетләрнең ассортиментында дүрт төрле тәрәзә бизәкләре бар. Аларны 2,5-3,9 мең сумга куйдырырга була. Почта тартмалары исә 500 сумнан башлана.
- “Печән базары” ярминкәсендә татар рухы, татар мохите бар. Без ярминкәләргә күп йөрибез. Ләкин иң йөрәккә үтеп кергәне әлеге ярминкә. Татар кешесе ул бит матурлыкка омтылып яши. Төрле җиргә барабыз: берсе тәрәзә бизәкләре куйдыра, аннан күреп, ике күршесе размерларны үлчәтә. Аларга инде башка бизәк уйлап табырга тиеш буласың, чөнки татар кабатларга яратмый.
Казанда исә шәхси йортларда яшәүчеләр күбрәк өй номерларына, урам исемнәренә заказлар бирә икән.

- Мин үзем бик татар җанлы кеше булгач, урам исемнәрен татарча язарга үгетлибез. Аны укыгач ук татар яшәгәне күренеп торсын, - ди Рүзәл.

Динә брошьларын Австралиядә дә тагалар

Милли бизәкләр формасында эшләнелгән алкалар, брошьлар, муенсалар шактый күп иде “Печән базары”нда. Мисалга, Динә Маннапова әлеге чарада катнашу өчен махсус Яшел Үзәннән килгән.

- Мин кулдан брошьлар ясыйм. Башта брошьлар ясарга өйрәндем, аннан алкаларга да күчтем. Интернеттан карап, үзлегемнән өйрәндем бу эшкә. Дус кызым да брошьлар ясый, ул да ярдәм итте. Миңа татар бизәкләре бик ошый, шуңа иҗатымда милли бизәкләр зур урын ала, - ди хәзер декрет ялында булып та, вакытын буш уздырмаган дизайнер Динә.
Аның сүзләренчә, ярминкәләрдә катнашып, үзеңне күрсәтмәсәң, мондый кәсеп белән генә акча эшләп булмый. Өстәвенә, “Печән базары”на алып килгән әйберләрнең күбесенә ул 20 процентка кадәр ташлама ясаган.


- Хезмәте бик вак, бер брошьны ясар өчен көн озын утырырга туры килә, аеруча бала белән булганда. Әмма күңел куша, шуңа ясыйм да, - ди алкалар һәм брошьлар остасы. Динә эшләрен күбрәк интернет аша сата. Хәтта Австралиягә кадәр җибәргәне бар икән. Аеруча, бәйрәмнәр алдыннан кызыксынучылар күп булуын билгеләп үтте Динә ханым.

“Татар бизәләре – иң матуры!”

Фестиваль эшли башлап әле 40 минут кына узган иде, ә татарча бизәкләр һәм “Татар малае”, “Татар кызы” дип бизәкләр төшерелгән футболкалар белән сату итү ноктасында милли һәм заманча киемнәрнең инде кайбер размерлары калмаганлыгы ачыкланды.

- Мин татар орнаментларын бик яратам. Шуңа да милли бизәкле киемнәрне башкаларга да танытасым, күрсәтәсем килә. Минемчә, татар бизәкләре иң матуры. Бөтен дөньяда да кешеләр шул матурлыкны белсен иде. Олылар өчен футболкалар ясаучылар бар, әмма балаларга андый сайлау мөмкинлеге юк иде. Без шуны истә тотып эшлибез, - ди әле бу эш белән бер елга якын гына шөгыльләнүче “Татболка” проекты вәкиле Гүзәл Сабирова.
Футболкалар барысы да натураль тукымалардан, аллергия чыгармый һәм югач та төсен җуймый торган буяулар белән ясалган. Аларны инде Татарстан шәһәрләрендә генә түгел, Мәскәүдә дә киеп йөрүчеләр бар икән.


Гомер буе конструктор булып эшләгән Рөстәм Ишморатов “Печән базары”нда үз куллары белән эшләгән өстәл уеннары алып килгән.

- Мин, конструктор булгач, бала чактан уеннар белән кызыксына идем. Пенсиягә чыккач, хәзер ул уйларны тормышка ашырырга мөмкинлекләр туды. Барысы да кулдан эшләнелгән, агачтан, балчыктан. Олылар өчен дә кызыклы, - ди “Печән базары”на инде икенче тапкыр килүче оста. Бәяләргә килгәндә, уеннарны якынча 1 мең сумга сатып алырга була.

“Милли чәчәкләр” студиясен тәкъдим иткән кызлар “Печән базары”на инде 2015 елдан килә. Алар татар телендә котлау хатлары, бүләкләр төрү өчен тартмалар ясыйлар. Ел саен фестивальгә яңа продукт алып килүче кызлар быел да традициягә тугры калып, туйга әзрләнү өчен планер чыгарган.
- Мин үзем кияүгә чыкканда шундый планерны рус телендәгесен кулланган идем. Әмма татар телендә андый юк иде. Үз тәҗрибәмнән чыгып, планерны татар телендә эшләргә булдык. Кызыксыну да бар. Хәтта ел саен “Печән базары”на килеп, безнең открыткаларны алучылар бар. “Печән базары” тагын татар дизайнерларын берләштерү өчен, аралашу, үзеңне кешеләргә күрсәтү өчен дә файдалы, - ди Роза Әюпова.
Милли бизәкләр төшерелгән тармаларны кызлар туйларга, никахларга чәчәкләр, бәйрәмнәрдә бүләкләр төрү өчен файдалана һәм беренче елларда кешеләрнең андый тартмаларны соравы аз булса да, хәзер ихтыяҗның күп булуын әйтә.

“Халыкның акчасы беттеме...”

Танылган журналист, хәзер Мәскәүдә яшәп, үзенең киемнәрен чыгаручы Әдилә Хадиева да быел кабат продукциясен алып килгән. Ул җитештергән күлмәкләрне, свитерларны казанлылар һәм шәһәр кунаклары гына түгел, АКШ, Канада, Франция, Англиядә яшәүчеләр, Австралиядән Казанга кунакка килүчеләр дә яратып ала.

- Бирегә мин татар бизәкләре төшерелгән киемнәр эшлим һәм шуларны сатарга дип монда алып килдем. Әмма Мәскәүдә, башка шәһәрләрдә кызыксыну күбрәк. Күрәсең, Казанда мондый продукция күптер. Берничә ел элек киемнәргә, күлмәкләргә ихтыяҗ бар иде. Хәзер исә халык аксессуарларны ешрак сорый, ала. Моны нәрсә белән аңлатырга да белмим. Әллә кешенең акчасы беттеме шунда. Әллә инде чигешле, бизәкле күлмәкләре артып киттеме... – дип фикерләре белән бүлеште Әдилә.

Сызрань татарлары “Печән базары”ннан буш китми

Кунакларның да күбесе Казаннан түгел, ә чит шәһәрләрдән иде булса кирәк. Сатып алучылар арасында инглиз телендә аралашучыларны да очратырга туры килде. Әмма Казан кунакларының берсе дә буш кул белән кайтып китмәгәндер. Бу мөмкин эш түгел иде бит.
Гөлфия Сәлимҗанова Сызрань шәһәреннән килгән. Кызы 2013 елдан ук Казанда тора икән. Ә Казан кунагының тамырлары Әтнә якларына килеп тоташа.

- Кызым узган ел биредә бик матур күлмәк алган иде. Минем дә чигешле күлмәк аласым килде. Шуңа да бирегә килдем. Әле яңа гына калфак сатып алдым. Биредәге мохит миңа бик ошый. Казанны, гомумән, дә яратам. Минем өчен Казан – җәннәт шәһәре. Биредә минем күңелем ял итә. Кешеләр дә бик ачык, күңелгә ятышлы, - дип кичерешләре белән бүлеште Гөлфия ханым.


Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: чын татар мохитен тоеп, күптән күрмәгән таныш-белешләрне күрәсегез, гардеробыгызны яңартасыгыз, бер кемдә дә булмаган матур әйберләр сатып аласыгыз килә икән – “Печән базары” нәкъ сезнең өчен!

Лилия МИНСАФИНА

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading