16+

Сайлаганда берничә тапкыр җиргә бәреп карагыз: чыршы сайлау буенча КИҢӘШЛӘР

Казанда чыршы базарлары эшли башлады. 1,5 метрлы чыршыларны 500 сумга сатып алып була. Алардан биег­рәкләре – 600 сум.

Сайлаганда берничә тапкыр җиргә бәреп карагыз:  чыршы сайлау буенча КИҢӘШЛӘР

Казанда чыршы базарлары эшли башлады. 1,5 метрлы чыршыларны 500 сумга сатып алып була. Алардан биег­рәкләре – 600 сум.

Мәскәү базарында чыршы белән сату итүче Раушан Алиев чыршыны Яңа елга бер атна кала гына алырга куша. Иртәрәк алсаң, энәләре җылыда коелып бетә, ди ул. Наратны исә иртәрәк алып кайтып, бизәп куя аласың. Әмма халык чыршыга өстенлек бирә, ди. Ни дисәң дә, өйгә Яңа ел исен тарата бит ул.

Кайбер сатучылар, чыршы белән наратларны утыртып кую өчен, махсус агач «төп» тә әзерләп килгән. Анысы 150 сум тора.

Сатудагы урман гүзәлләрен Пермьнән кайтартканнар. Аларының ылыслары озак вакыт яшел тора икән. Күрше Ульяновскида һәм башка якын төбәкләрдә үскәннәренең, имеш, ылыслары саргылтрак була, чөнки бездә һава торышы җылырак. Шуңа да чыршы сайлаганда, аның төсенә игътибар итәргә куша сатучылар, ул куе яшел булырга тиеш.

Ботаклары тиз сынса – иске була. Урман гүзәлен берничә тапкыр җиргә дә бәреп алыгыз, энәләре коелса, шулай ук күптән киселгән дигән сүз. Энәләрен бармак арасында ышкып карагач, алардан чыршы исе килеп торсын. Тагын бер киңәш: бәйрәм чыршысын алуны декабрьнең соңгы көннәренә калдырмагыз, анда сайлаганнан калганнары гына булачак, матурракларын алып бетерәләр, ди Раушан.
Суыктан алып кайткан чыршыны тиз генә өйгә алып кермәгез, югыйсә температураның кинәт күчеше аркасында ылыслары тиз коелачак, ди.  

Базарда ясалма чыршы да саталар. 1 м озынлыктагысы – 1200 сум. Сатучылар арзанлы ПВХдан эшләнгән чыршыга кызыкмаска куша. Бәясе арзан, әмма ылысларыннан химия исе килеп торачак, диләр. Ясалма чыршы акчаны да янга калдырырга булыша. Бер тапкыр аласың да, кимендә ун елга җитә шул чыршы, ди сатучы Ләйсән.

Чыршыны интернет аша да сатып алып була. Анда 1,5 метр озынлыктагы чыршы – 900 сум, ә нарат 1100 сум тора. Китереп биргән өчен, 250 сум түлисе. Складка барып алыр­га да була. Зәринә сата торган чыр­шылар да Пермьнән булып чыкты.
Табигый чыршыдан ясалмасы исе булмавы белән генә аерыла. Ә матурлыгына килгәндә, кыйммәтле ясалма чыршылар урманнан кайт­каннарыннан матуррак әле. 1 метр­лы шундый чыршыны интернетта 8-12 мең сумга саталар.  


Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге 20 декабрьдән «Чыршы-2019» оператив-кисәтү операциясе башлануын хәбәр итеп, нарат һәм чыр­шыны законсыз кискән өчен, гражданнарга – 3000-4000 сум; вазифаи затларга – 20 000-40 000 сум; юридик затларга  200 000-300 000 сум күләмендә штраф түләтеләчәген кисәтә. Штрафтан тыш урман фондына китерелгән зыянны да капларга тиешләр.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading