Шәһри Казан

Сайлау турындагы фейклар күпертелгән

“Петербург сәясәте” фонды президенты Михаил Виноградов фикеренчә, Татарстан халкы югары сәяси мәдәниятка һәм аерым менталитетка ия һәм, шунлыктан, сайлауларда катнашучылар саны күп.

“Татарстанның үз сәяси мәдәнияты бар, шуңа күрә, башка регионнар белән чагыштырганда, Татарстан халкы сайлауларны кызыклы дип саный. Бу традициягә бер генә ел түгел һәм ул үзгәрмәяәчәк”, - ди “Петербург сәясәте” фонды президенты. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, ил буенча караганда, кайберәүләр федераль парламентка сайлаулар үткәрелүе хакында белмиләр дә. Бу Россия практикасында беренче тапкыр гына түгел, шундый ук хәл Европада да күзәтелә.

Реклама

Эксперт Татарстанда сайлаулар белән кызыксынучылар күп булуын да билгеләп үтте. Фейкларга килгәндә, ул әлеге теманы күпертелгән дип саный. Аның фикеренчә, фейклар сайлаулар турындагы публикацияләрдән дә күбрәк. “Петербург сәясәте” фонды президенты Михаил Виноградов фикеренчә, Татарстан халкы югары сәяси мәдәниятка һәм аерым менталитетка ия һәм шунлыктан салауларда катнашучылар саны күп.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: