16+

Сөембикә апа бәхете

Сөембикә апа Тула өлкәсенә бәхет эзләп киткән әтисе белән әнисенең 1938 елның 3 апрелендә тугызынчы баласы булып туа. Бу гаиләдә – илебез тарихы: инкыйлаб, гражданнар сугышы, коллективлашу, Бөек Ватан сугышы.

Сөембикә апа бәхете

Сөембикә апа Тула өлкәсенә бәхет эзләп киткән әтисе белән әнисенең 1938 елның 3 апрелендә тугызынчы баласы булып туа. Бу гаиләдә – илебез тарихы: инкыйлаб, гражданнар сугышы, коллективлашу, Бөек Ватан сугышы.

– Әти-әни бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенең сүзен тыңлап, 90га кадәр яшәделәр. Бик тырыш иделәр, – дип искә ала аларны Сөембикә апа.
Ләкин туган туфрак тарткандыр инде, туган яклары Әлкигә кайталар. Сөембикә апа 18 яшендә күрше авыл егете Хәмәтлатыйфка кияүгә чыга. Яшьләр Казанга китеп урнашалар. Икесе дә бетон заводында тырышып эшлиләр. Беренче ике балалары яшьли гүр ияләре була. Бу кайгыны сабырлык белән кичергән ата белән анага Аллаһы Тәгалә тагын өч бала насыйп итә. 1960 елны кызлары Резедә, 1964 елда Гүзәл һәм 1968 елда уллары Ринат туа.

Төпчекләре Ринат кечкенәдән рәсем ясарга хирыс була – ишегалдындагы асфальтны акбур белән рәсем ясап гел буяп бетерә. Малайның бу сәләтен белгәнгә, Ринатны сәнгать мәктәбенә бирәләр. Апасы Гүзәл белән бергә укый ул анда. Резедә кибетче һөнәрен сайлый. Рәсемнәр ясарга яраткан Гүзәл аш-су остасы – кондитер булып китә. Ринатлары сәнгатькә гашыйк кына түгел, аңа тугры да булып кала. Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Студент чагында улы ясаган рәсемнәрне хәзер дә кадерләп сак­лый әни кеше.

Ринат Әхмәтов бүген – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ­декоратив- гамәли сәнгать остасы, Республикабызның Бакый Урманче исемендәге бүләк иясе. Аның күргәзмәләре Кремльдәге «Хәзинә» милли сәнгать галерея­сында зур уңыш белән узды. Агач белән металлга рәсемнәр уеп ясау белән шөгыльләнә ул. Зур күләмле паннолар иҗат бирә. Металлны эшкәртүдә яңа алымнар куллана, борынгы милли форма һәм бизәкләргә игътибар итә. Традицион мотивларны чагылдыра. Элеккеге символларга заманча мәгънә өсти. Аның «Туган авылым», «Сабан туе» паннолары, «Хатлар», «Кояш» спорт эмблемалары – үзенчәлек­ле хезмәтләр. Ринат Хәмәтлатыйф улы Әхмәтов «Мәдәният­тәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә дә лаек булды.

Ана өчен баласының бәхетле булуын, зур уңышларга ирешүен күрүдән дә зуррак куаныч юк. Сөембикә апа да балаларының уңышларына сөенеп яши. Аларга һәм бар ил-көнгә Аллаһтан иминлек сорап, дога кыла. Күңелләре тулган чакта, шигырьләр дә яза. Балаларны үстерү җиңел генә булмагандыр, тик бүген ул аларның кадер-хөрмәтендә яшәп, бәхетле картлык кичерә.
Сөембикә апаның тагын бер шөгыле бар. Ул үсентеләр үстерергә ярата. Февраль башында ук борыч-помидор орлык­ларын уңдырышлы кара туфракка сала. Карау яхшы булганга, күңел җылысы да кушылганга, әнә алар ничек үскәннәр инде (фотода).
Ул бик күпләргә үрнәк. Тормышның матурлыгын күреп, шатланып шөкер итеп яшәргә аңардан өйрәнәсе бар әле безгә.

Равилә Мөбарәкшина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading