Без балачакта батыр пионерлар турында укып, аларның тәвәккәллегенә сокланып, аларга охшарга тырышып үстек. Валя Котик, Зина Портнова, Леня Голиков...
Буада яшәүче туганым Равил абый Җамалетдиновның ун яшьлек малай чагындагы гамәле турында ишеткәч тә аны да шушы исемлеккә кертәсем килде.
Равил абый Җиңүдән соң туган бала, 1947 елгы. Әгәр дә әтисе Миңнулла абзый яу кырыннан исән-сау кайтмаган булса, Равил абый да, тагын ике малай һәм бер кыз дөньяга килми калган булыр иде. Ярый, гомере бетмәгән... Карлы-сулы окопларда салкын тидереп нык чирләп, госпитальләрдә ятып терелеп туган якларына кайта әти кеше. Яраткан хатыны Миңнегөл апа белән улы Рәшит көтеп тора бит анда! Сталинград сугышында катнашкан ир Җиңүне Прагада каршылап, туган авылына орден-медальләрен чыңлатып, бил каешларын ялтыратып, зур хыяллар белән кайта.
Сугыштан үз аяклары белән кайтса да, туган җиргә озак басып йөрергә язмый аңа. Басуларда иген үстерү, халыкны туйганчы икмәк ашату хыялына гангрена чик куя. Бармакларыннан башлап ике кул-аягына кадәр кисәләр. Барлыгы егерме тапкыр хирург пычагы астына керә торгач, башы белән гәүдәсе генә кала Болай да сугыштан соңгы авыр чорлар. Берсеннән-берсе кечкенә биш баланы да үстерәсе бар бит әле. Аяк-кулың белән ныгытып тартмагач, тормыш бик авырлаша Җамалетдиновлар гаиләсе өчен. Менә шул вакытта кемдер берәү, әллә туганы, әллә район идарәсеннән бер игелекле җан: «Сезгә Мәскәүгә Маресьевка барырга кирәк!» - ди. Моны ишеткәч, әтисе дә дәртләнеп китә. Сызлаулары да басылып торгандай була. Маресьевны батырлыгы бар дөньяга яңгыраган, хәтта алар яши торган авылга кадәр ишетелгән була. «Чын кеше турындагы повесть»ның герое Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы ветераннар совет комитетының җаваплы сәркәтибе икән.
«Барырга икән барырга. Әтисенә ничек тә ярдәм итәргә!» - ун яшьлек кенә булса да, Равил шактый тәвәккәл була. (Хәер, ул чор балалары иртә үсеп, тормыш арбасына иртә җигеләләр.) Тик әйтергә генә ансат. Әтисе аяксыз-кулсыз. Аны киендереп, тәгәрмәчле арбага утырталар да, дога укып елап калып, озын юлга чыгарып җибәрәләр ата белән улны. Әле бит район үзәгенә кадәр дә кырык биш чакырым. Анда ничек барганнарын Равил абый хәтерләми. Бәлки, әтисе авылга алып кайткан беренче машина белән илтеп куйганнардыр. Буадан поездга утырып киткәннәре, Казанда туганнары Хасият абый каршы алганы исендә. Хасият абыйның хатыны Әлфия апаның тәмле коймаклары да онытылмый. Кечкенә кояшны хәтерләтә алар тамагы туяр-туймас яшәгән малайга. Икенче көнне Хасият абый улы белән әтисен Мәскәү поездына утыртып җибәрә. Ә иртән Мәскәүдә яшәүче авылдашлары каршы алып, Маресьев янына озатып куялар.
Алдан язылмаган, хәбәр итмәгән булсалар да, беркем дә нишләп йөрисең дими. Әтисен күтәреп баскычлардан икенче катка алып менәләр. Ә малайга шунда көтеп торырга кушалар. Әтисен күтәреп төшергәч, аларны шәфкатьле авылдашлары тагын поездга утыртып җибәрә. Казанда тагын Хасият абый каршы ала. Ул бит үзе дә сугыш ветераны иде. Ике сугышчының төн буе сөйләшеп сүзләре бетми. Шулай ун яшьлек чагында ук әтисен исән-сау Мәскәүгә алып барып кайта Равил. Бу батырлык түгелмени?!
Мин үзем Равил абыйның сөйләгәнен тыңлыйм. Үзем кино кадрлары шикелле бу вакыйгаларны күз алдыма китереп барам.
- Шундый мәшәкатьле озын юлның берәр нәтиҗәсе булдымы соң? - дип сорамый кала алмадым.
- Әйе, - ди Равил абый кабат балачак хатирәсенә чумып. - Мәскәүдән кайткач, аз гына вакыт узды, безгә Казаннан бер егетне җибәрделәр. Ул безнең ничек яшәвебезне, нәрсә ашавыбызны үз күзләре белән күреп, бер атна чамасы безнең гаилә әгъзасы булып яшәде. Аннары әтинең пенсиясен арттырганнардыр инде. Мин бала-чага акча саный белмим әле ул чакта. Тик әти авылда бер дигән яңа матур өй салдыра алды.
Тик ул өйдә шатланып озак яшәргә язмый шул батыр солдатка. 1960 елда сугышта алган яраларыннан вафат була. Ә балалары әтисез үссәләр дә, тормышта үз урыннарын табалар. Равил абый да Казан дәүләт педагогия институтының физика математика факультетын тәмамлап, мәктәптә башта укытучы, аннары директор булып эшли. Районның “Волга” колхозында партия оешмасын да районда һөнәр училищесын да җитәкли. Соңрак үзмәшгульлек эшенә керешеп, авылдашларын кабер ташлары, чардуганнар белән тәэмин итә. Туган авылы зиратының коймаларын тоттырып, капка төбенә догалар яздыртып куючы да ул. Ходай гомерен бирсә, яраткан хатыны, өч улының әнисе Рәмзия апа белән бергә тагын бик күп игелекләр эшләргә җыена әле ул. Халкыбызның “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!”- дигән гыйбарәсен һәм аларның батыр солдат нәселеннән булуларын да оныкларга аңлатып калдырасы бар.
Йолдыз ШӘРАПОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар