Шәһри Казан

Шаһинур Мостафин: "Милли горурлык турында онытмаска кирәк"

Кеше үзенең миллилеген югалтмаса гына, дөньяда чын кеше булып яши ала. Үзең булып калу – иң мөһиме. Мәсәлән,  Советлар Союзы герое, атаклы Атаклы Петр Гаврилов үзен һәрчак татар дип яздыра торган булган.  Андый шәхесләр байтк. Милләтеңнең ышанычы, таянчы, горурлыгы булып калу мөһим

Шаһинур ага Мостафинның "Шәһри Казан" редакциясе әзерли торган "Без - бергә" газетасына биргән соңгы әңгәмәсе...

“Татар солдатларының сугышчан әзерлекләре иң югары бәягә лаек. Алар сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга тугрылык, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңү бәрабәренә үлемнән курыкмау, батырлык, теләсә нинди шартларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Татар сугышчылары Совет Ватаны алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр…”, – дип язып калдырган татарлар турында Советлар Союзы Маршалы Леонид Говоров. Татарларның батырлыгы турында әдәби әсәрләрдә, тарихи документларда да еш телгә алына. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан татар милләтенең бөеклеге, батырлыгы турында шагыйрь, эзтабар әдип-архивчы Шаһинур Мостафин белән сөйләштек.

Татарлар батыр булган
Шаһинур абый 72 яшендә булса да, эштән туктаганы юк. Гел эзләнүдә ул. Әле менә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Навеки славные” дигән китабы табадан төшәргә тора. 

– Шаһинур абый, татарларның батырлыгы турында еш ишетергә туры килә. 
– Әйе, татарлар элек электән батырлыгы белән дан казанган. Бөек Ватан сугышында татарларның батырлыгы турында аерым сөйләргә була. Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исемен алучыларның да 378е Татарстаннан булган. Шуларның 184е татар. Әйтик, Азнакай егете Ильяс Сафин. Ике аяксыз ул.  Бүген  Мәскәүдә яши. Аның белән күрешкәнебез дә булды. Барыбызга таныш, дошман амбразурасына күкрәге  белән капланган Александр Матросов та татар егете –  Шакир Мөхәммәтҗанов. Без аның туган җирендә дә булып кайттык. Аның хакында Армия генералы,тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев «Татары. Воины. Труженики. Патриоты.» дигән китапның кереш өлешендә “Александр Матросов (Шакир  Мөхәммәтҗанов) – сын татарского народа” дип язган. “Аның легендар батырлыгын сугыш вакытында күп сугышчылар кабатлады. Алар арасында дистәләгән татар да бар: Газинур Гафиятуллин, Бари Шәвәлиев ...”, – дигән ул язмасында. 

–  Бу исемлекне дәвам итеп әтиегез Әхмәтсафа Мостафинны да өстәр идем. Ул да Матросов батырлыгын кабатлаган кеше бит?
–  Әйе, әтием Бөек Ватан сугышында исән калган 9 матросчыларның берсе.  1943 елның 15 октябрендә Псков өлкәсенең Невель районындагы Горушки авылында хәрби бәрелешләр вакытында ул дошман  дзоты амбразурасын күкрәге белән каплый. Әти сугышта вафат булган дип ике хәбәре килә. Алланың рәхмәте белән исән кала. Барысын да шаккатырып, авылга кайтып төшә. Әти  Матросов белән бер тирәдә сугышкан. Әти авылда оста гармунчы булган. Тальянын сугышка үзе белән алган.  Сугыш тынып торган арада татар җырларын сузганда Матросов аның янына килеп тыңлый торган булган. Әти сугыштан сукыраеп кайткан. Өйләнгән.  Мин тугач, әтигә хәбәр иткәннәр.  Кычкырып елап җибәрүемнән “тәннән бер калтырану узды, күзләрем аз булса да яктылыкны тоемлый башлады”, – дип сөйли иде әти. Аның лупа шикелле  күзлек киеп йөргәнен дә хәтерлим. Әби үләннәр белән дәвалый иде. Әтине терелтер өчен бик тырышкан.  Күзләре азрак күрә башлагач. Әти озак еллар урман хуҗалыгында эшләде. Тырышлыгын күреп аңа  “Хезмәттәге батырлыгы өчен” дигән медаль дә тапшырдылар.  Без әти-әнигә 11 бала үстек. Хәзер сигезәү калдык. 

– Әтиегез сугыш турында сөйли идеме? 
- Сугыш турында сөйләргә бик яратмый иде. 1975 елның май аенда әти бакчада “Минем кебек амбразурага күкрәге белән капланган кешеләр күпме икән? Шуларны эзләп кара әле улым”, – диде.  Эзтабарлык эшем әтинең шул васыяте белән дә бәйле булгандыр,  мөгаен.  Матросов батырлыгын күрсәткән 478 кешене таба алдым. Шуларның тугызы исән калган. Араларында яһүд, грузин, казах, руслар, ике татар да бар. ( Автордан: Шаһинур Мостафин патриотик теманы яктыртканы өчен Татарстанда яшәүче татар әдипләре арасында  Ломоносов медаленә лаек булган бердәнбер язучы). Батырлыгы өчен әтигә Кызыл Йолдыз ордены бирелгән. Бу хакта архивлардан эзләп таптык.  Кызганыч, үзенә күрергә насыйп булмады, алырга өлгермәде.  Вафат булган өченче көнне медальне үзем барып алдым. Аны күкрәктәге кесәмә, йөрәк түремә салып әти сугышкан юлларны уздым.

Реклама

Тел югалса – милләт югала
– Шаһинур абый татар телен ничек саклап була дип саныйсыз? 
- Безнең хатыным Фирая белән икебезгә 6 бала, 16 онык, бер оныкчык. Алар белән туган телебездә аралашабыз. Гаиләдә татар мохитен сакларга тырышабыз. Тел югалса – милләт югала. Кеше милли горурлык турында онытмаска тиеш.

- Милли горурлыкны саклар өчен нишләргә? 
- Безнең халык гаҗәп дәрәҗәдә бөек. Моны кайберәүләр хәтта үзләре дә аңлап бетерми.  Сугышта батырлык күрсәткән татарларны тасвирлаган китаплар, мәкаләләр бастырабыз. Яшь буында милләтпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә омтылабыз. Татарның һәрчак үз кыйбласы булган. Милләтне югалтмауда диннең дә роле зур. Бердәмлектә көч икәнне онытмыйк. 

- Китап белән яшь буынны тәрбияләү дигәннән,тиздән басылырга тиешле “Навеки славные” хезмәтенә татар сугышчылары кергәнме? 
- Әлбәттә. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаенна әзерләнгән әлеге китапта сугыш елларында батырлык күрсәткән татарлар урын алган. Араларында билгесез батырлар да бар. Кайберләре чит төбәкәлдән.  Әйтик, 19 яшьлек Заһир Шакировның Төньяк Осетиядә күрсәткән батырлыгы уникаль очрак. Анда бер генә танк сыешлы тарлавык аша узасы була. Дошман  танклары шул тарлавык аша үткәндә, Заһир беренче танк астында ташлана. Шул рәвешле бер яшь егет бөтен сугышчан хәрәкәтне туктатып кала ала. 

- Җанисәп нәтиҗәләрен ничек фаразлыйсыз?
–  Халык саны буенча татарларның беренче үк булмаса да, икенче урында сакланып калуларын телим. Шулай булыр дип ышанам да. Телевидениедә дә татарлар турында горурланып сөйләгән тапшырулар җитәрлек. Матбугатта та җанисәпкә әзерлек  буенча пропаганда алып барыла. Кеше үзенең миллилеген югалтмаса гына, дөньяда чын кеше булып яши ала. Үзең булып калу – иң мөһиме. Мәсәлән,  Советлар Союзы герое, атаклы Атаклы Петр Гаврилов үзен һәрчак татар дип яздыра торган булган.  Андый шәхесләр байтк. Милләтеңнең ышанычы, таянчы, горурлыгы булып калу мөһим. Җанисәп вакытында төп таяну ноктасы -  милли горурлык булырга тиеш.  

– Татар элек электән дөнья буйлап сибелеп яшәгән халык. Чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә  теләкләрегез. 
–  Читтә яшәүче татарлар милли рухка сусаган. Аларга татарлыкны матбугат, телевидение, татар китаплары аша сеңдерик. Кайда гына булсак та, холкыбыз,  яшәешебез белән дә татар булып калсак иде.  Сугышта да, хезмәттә дә һәрчак үрнәк милләт без.

"Без - бергә" газетасыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: