Әлмәтне - көрәш һәм нефть каласы дип атасак, ялгышмабыз. Әмма соңгы елларда шәһәрнең спорт тормышында яңа бер дулкын - һәвәскәрләр футболы зур көч җыя. “ЭраАвто” һәм “Тайфун” командалары вәкилләре белән сөйләштек.
Әлмәтне - көрәш һәм нефть каласы дип атасак, ялгышмабыз. Әмма соңгы елларда шәһәрнең спорт тормышында яңа бер дулкын - һәвәскәрләр футболы зур көч җыя. Монда майка кигән хөкемдарлар, туп куган полиция хезмәткәрләре, суд вәкилләре һәм ял көннәрендә футбол кырына чыккан профессиональ көрәшчеләрне очратырга була. Командалар ничек оеша? Кем аларга финанс ярдәме күрсәтә? Ни өчен көрәш күнекмәләре футболда җиңү китерә? Таблицада лидерлар булып торган - “ЭраАвто” һәм “Тайфун” командасы вәкилләре белән әнә шулар турында сөйләштек.
Таблицага күз салсак, “ЭраАвто” командасы әлегә 1 урында, ә “Тайфун” командасы 3 урында бара. Шуны да әйтеп узыйк, “ЭраАвто” командасында Әлмәт һәм Зәй районнарыннан 11 көрәшче уйный.
Риман Сабуров (“Тайфун” командасының оештыручысы һәм җитәкчесе, Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентында Әлмәт районы вәкиле): - Сезнең команда ничек барлыкка килде? - Дөресен генә әйткәндә, команда 2023 елның көзендә бөтенләй көтмәгәндә барлыкка килде. Актив студент елларыннан, Башкарма комитетка эшкә килгәч, миңа элеккеге спорт тормышы, хәрәкәт җитмәве сизелә башлады. Без башка ведомстволардагы хезмәттәшләребез белән еш кына үзара футбол уйнап йөри идек. Шул вакытта шәһәребездә һәвәскәрләр лигасы барлыгын белеп алдым. Ни өчен әле гади уеннарны чын тренировкаларга әйләндереп, зуррак максатлар куймаска дигән фикер туды. Шул рәвешле, команда тупланды.
- Гадәти тормышта кем нәрсә белән шөгыльләнә? - Безнең команда һәрвакыт социаль юнәлешле булды. Беренче чиратта, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә басым ясадык. Команда оешканнан бирле безнең сафларда кемнәр генә уйнамады: полиция вәкилләре, табиблар, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, төрле спорт төрләре буенча тренерлар. Арабызда көрәшчеләр, волейболчылар, гимнастлар да бар. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләр, Әлмәт шәһәре суды хөкемдарлары, хәтта нефтьчеләр һәм эшмәкәрләр дә безнең белән бергә туп куа. Бу безнең команданың үзенчәлеге – төрле һөнәр ияләрен бер мәйданда берләштерү.
- Командадагы иң эмоциональ уенчы кем? - Бик яхшы сорау. Безнең командада Алмаз Гәрәев бар. Ул - профессиональ көрәшче, чын мәгънәсендә команданың “двигателе”. Җиңелгән вакытларда аның ярдәме аеруча зур. Кышкы сезонда ул команданың “Иң файдалы уенчысы” булып танылды һәм партнерларыбыздан махсус бүләкләр алды. Аның энергиясе команда эчендә генә түгел, мәйдан тирәсендәге кешеләргә дә сизелә.
- Гадәти тормышны һәм даими уеннарны бергә алып бару кыенмы? - Яратып башкарылган эш һәрвакыт җиңел була. Бу очракта әлеге гыйбарә бик урынлы. Дөресен әйткәндә, берүзең генә берни дә эшләп булмый. Үзара ярдәм белән генә без барлык авырлыкларны җиңеп барабыз. Яшермим, кыенлыклар җитәрлек, әмма без бергә булганда, аларны хәл итүе күпкә җиңелрәк.
- Сезнеңчә, шәһәрдә һәвәскәрләр (любительский) футболына нәрсә җитми? - Әйе, үсәргә урын һәрвакыт бар. Беренче чиратта, безгә тәртип җитми. Оештыручылар белән килеп туган проблемалар авыр һәм төрле якка тарткалап хәл ителә. Шәһәрдәге барлык лигалар Әлмәт футбол федерациясе канаты астында булса, бу эшкә зур файда китерер иде. Тагын бер мөһим мәсьәлә - хәбәрдарлык җитмәү. Күп кеше мондый лига барлыгын белми дә. Без моңа зур басым ясадык һәм социаль челтәрләр аша һәвәскәр спортны үзебез популярлаштырабыз. Даими тренировкалар һәм уеннар сәламәт яшәү рәвешенә этәргеч бирә, кешене үзенең физик сыйфатларын даими камилләштерергә өйрәтә.
- Взносларны, форманы, кыр арендасын кем түли? Тигез бүлешәсезме яки иганәчеләр бармы? - Бу очракта хәлләр төрлечә бара. Без хәзер команда гына түгел, ә системага корылган клуб булып торабыз. Төп команда спонсорлар һәм партнерлар ярдәмендә яши. Шуларның берсе - «МИНЕМ КИЕМ» бренды аша татар милли колоритын үстерүче дустым. Шулай ук безгә «browsllin» матурлык студиясе дә зур ярдәм күрсәтә, алар безнең ышанычлы партнерларыбызның берсе. Студентлардан торган дубль составыбыз да бар. Аларга Әлмәт физик культура көллияте җитәкчесе зур ярдәм күрсәтә (егетләр аларның спорт мәйданында тренировка ясый). Шулай да, кайбер чыгымнар егетләрнең үз җилкәләренә дә төшә, барлык чыгымнарны тигез бүләбез.
- Һәвәскәрләр командасын яшәтер өчен иң катлаулы мәсьәлә нинди? - Зур спонсорлар булмаганда команданы тоту бик авыр. Аларны эзләүгә бик күп көч һәм вакыт китә. Без әле яшь команда булганга, партнерлар табу да катлаулырак. Өстәвенә зур җиңүләребез дә юк. Шулай да, район дәрәҗәсендә призлы урыннарыбыз бар. Беренче урын да ерак түгелдер дип уйлыйм. Тагын бер кыенлык - һәвәскәр спортта үз кызыксынуларын алга сөрүче профессионалларның килеп кысылуы. Бу уенның гаделлеген һәм максатларга ирешүгә тискәре йогынты ясый.
Дмитрий Гайнеев (“ЭраАвто” командасы вәкиле, көрәшче): - Сез үзегезне кайда иркенрәк хис итәсез: келәмдәме яисә футбол кырындамы? - Мөгаен, мин күбрәк футболга өстенлек бирермен, чөнки монда күңел тыныч - без җан азыгы өчен генә уйныйбыз. Монда зур җаваплылык юк. Ә көрәш - ул безнең төп спорт төре, анда син инде профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясыйсың, шәһәр һәм команда данын яклыйсың.
- Ярышлар алдыннан футбол аркасында имгәнүләр алган очраклар булдымы? - Әйе, бер очрак булды. 2023 - 2024 еллар тирәсе иде бугай, без үз компаниябез хезмәткәрләре арасында футбол турнирында уйнадык. Шул вакытта минем тубык буынына (голеностоп) бастылар. Бу нәкъ Д.Галиев турниры алдыннан булды. Шул имгәнү аркасында таяклар белән йөрдем, бер ай ярым чамасы тернәкләндем.
- Командагызны өч сүз белән тасвирлагыз. - Гайнеев, Милютин, Раджабов. Шаяртам, бу өч уенчы турнирларда үзен шәп күрсәтә. Ә чынлыкта исә: көч, бердәмлек һәм җиңү.
- Турнирларда катнашу өчен күпме көч һәм акча китә? - Дөресен әйткәндә, ярдәм җитәрлек. Безнең спонсорыбыз бар, бу сораулар белән Марс Наил улы шөгыльләнә. Команданың исеме дә – “ЭраАвто”, бу Марс Наил улы һәм аның әтисенең Әлмәттәге автозапчастьләр кибете челтәре. Алар безгә барлык финанс сораулар буенча ярдәм итәләр. Ялгышмасам, һәр уен өчен командадан 4000 сум взнос түләнә. Нәтиҗәләр яхшы булса, Түбән Новгород шәһәрендә Чемпионнар Лигасының финал этабы булачак, анда инде һәр кешедән 10000 сум взнос кирәк. Моңа шактый акча китә дип уйлыйм.
- Әлмәттә һәвәскәрләр футболы дәрәҗәсен ничек бәялисез? - Шәһәребездә һәвәскәрләр футболы бик яхшы үсеш алды. Профессионаллар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә лигалар күп. Оештыручыларның мондый ярышлар үткәрүе бик сөендерә: бу сәламәтлек өчен дә, үзең өчен дә файдалы.
- Футбол кырында көрәш белән шөгыльләнү ярдәм итәме? - Көрәш әзерлеге теләсә кайсы спорт төрендә ярдәм итә, чөнки көрәштә йөкләнешләр бик зур. Бер уенда шундый хәл булды: уен тәмамланырга 4 минут кала без 2:1 исәбе белән җиңелә идек. Шул вакытта исәпне тигезләп кенә калмыйча, соңгы секундларда мөһим тупны кертеп, көндәшләрне җиңүгә ирештек. Нәкъ менә шунда көрәш белән шөгыльләнүнең мөһимлеге күренә дә. Шәһәрдә бер команда да безнең уен тизлегенә чыдый алмый, без бик тиз уйныйбыз.
- Команданың уеннар алдыннан үз традицияләре яки ритуаллары бармы? - Ниндидер махсус традицияләр яки ритуаллар юк. Без чыгып нәтиҗә ясыйбыз да, гомуми бер-беребезне хуплыйбыз, вәссәлам.
Илнар Камаев
Билгеле булганча, Татарстанда «Россия спорты» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар