16+

Шамил Садыйков: «Интернетны татар мохите белән тутырыйк»

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Салават күпере» журналының YouTube каналы проектлары презентациясе узды.

Шамил Садыйков: «Интернетны татар мохите белән тутырыйк»

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Салават күпере» журналының YouTube каналы проектлары презентациясе узды.

Сабыйны ана телендә камил сөйләшә белгән, үз милләтен хөрмәт иткән шәхес итеп тәрбияләүдә татар балалар басмалары зур урын алып тора. Республикабызда төрле яшьтәге балалар өчен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары нәшер ителә. Хәзерге көндә алар мультимедиа үзәге дә булып тора. «ТАТМЕДИА» АҖ 2020 елдан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, «Татмедиа JUNIOR» («Яшь Татмедиа») проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында балалар өчен YouTube каналда татар телендә тематикасы ягыннан төрле булган, төрле яшьтәге аудитория өчен видеолар әзерләнә. Журнал нәшер итүдән тыш, редакция YouTube проектлар да әзерли. Хәзерге вакытта саф татар телендә шундый 10 лап проект эшләп килә.

«СалаваTik» проекты үсеп килүче буынны моңлы һәм шаян җырлар аркылы тәрбияли. «Күңелле әлифба» проекты балаларга татар әлифбасын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп өйрәтүне алга куя. Моннан тыш, балалар бакчасындагы УМК (уку-методик комплексы) программасына нигезләнеп, «Бәби сүз», «Беләсем килә» видеопроектлары да уңышлы гына чыгып килә.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә мәртәбәле кунаклар да катнашты. “Әти-әниләр, балам татар телен белсен әле, дигән ният белән яшәсә, аларга ярдәм итүче чаралар булса, безнең телебезнең дә, республикабызның да киләчәге булачак. Матур, бай ана телебезне саклыйк. Бу эштә ярдәм итәргә без һәрчак әзер», – диде ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә шушы проектларны тормышка ашыручы һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткереп: «Ярдәм итә алырлык кешеләр, проектлар булу бик сөендерә», – диде.

Бәйрәмне «Күңелле әлифба» проектының төп геройлары – Камал театры артисты Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә алып барды. Серле урманда адашып калган әкият геройлары – Шүрәле, Су анасы, Акбай да шушы проектлар белән танышып, өйләренә кайту юлын тапты. «Салават күпере»н укыган бер генә бала да адашмас. Туган телебездә укылган әкиятләр, шигырьләр киләчәктә аларга үз юлларын табарга ярдәм итәр. Күрәсез, без хәзер бергә җырлыйбыз да, биибез дә. Сабыйлар күңеленә салынган шушы рухи мирас беркайчан да эзсез югалмас», – диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Тантаналы бәйрәм «СалаваTik»ларның дәртле, күңелле җырлары белән үрелеп барды. «Менә без җырлап үскән җырлар ничек матур яңгырый бүген.

Балаларыбызның балаларына да шуларны ишеттерә алу – зур шатлык. Интернетны татар мохите белән тутырыйк», – диде «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Бәйрәмдә Интернет киңлекләрендә оештырылган «Әниләр марафоны»нында актив катнашкан әниләр кунак булды. Чарага килгән һәр балага «Салават күпере» журналының апрель саны бүләк итеп бирелде.

                      Динара Әхмәт                              

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading