16+

Шандыр тавы итәгендә – кара алтын музее

«Татнефть» киләчәккә зур өметләр баглап, бүгенге зур җиңүләр белән генә яшәми, үткәннәрне барлап, биредә тәүге скважиналарны борау­лаучыларның, беренче тапкыр нефть фонтанын аттыручыларның, яңа технология­ләр уйлап табып, аны дөнья буйлап таратучыларның хезмәтен данлый, исемнәрен мәңгеләштерә, киләчәк буыннарга җиткерә.

Шандыр тавы итәгендә –  кара алтын музее

«Татнефть» киләчәккә зур өметләр баглап, бүгенге зур җиңүләр белән генә яшәми, үткәннәрне барлап, биредә тәүге скважиналарны борау­лаучыларның, беренче тапкыр нефть фонтанын аттыручыларның, яңа технология­ләр уйлап табып, аны дөнья буйлап таратучыларның хезмәтен данлый, исемнәрен мәңгеләштерә, киләчәк буыннарга җиткерә.

Кара алтынга күпме генә дан җыр­ласаң да аз булыр төсле, чөнки ул бүгенге цивилизациянең нигезе, яңа тормыш, зур җиңүләр, чиксез мөмкинлекләр бирүче һәм тарихны үзгәртә алу сәләтенә ия. Аерым шәхесләр, беренче разведчик-бораулаучылар, шушы төбәктә яңа шәһәрләргә нигез салучылар турында китаплар дөнья күреп тора, Лениногорскида 1968 елда ук, СССРда беренче буларак, нефть музее ачыла. Музейларның уникальлеге һәм әһәмияте шунда – алар кыйммәтле мирасны саклаучы гына түгел, ә үткәннәр белән бүгенгене тоташтырып торучы күпер дә. Әлеге музей 2015 елда тагын да зурайды – Шөгер битум заводы территориясендә зур бер комплекс барлыкка килде.

Тарихка кул белән кагылып...

Бу музейга беренче генә бару түгел, кунакчыл, ачык кешеләр каршы алып, бөтенесен җентекләп сөйләп-аңлатып биргән җиргә барасы килеп тора шул. Экскурсовод Светлана Хәсәнова сөйләгәннәрне күңел аша үткәреп тыңлаганда, вакыт коридоры аша үткәннәргә кайтып килгән кебек буласың. Тау итәгендә урнашкан, 1906 елда төзелеп беткән эретү бинасының диварлары үзгәрешсез, элеккечә калган. Аны берничә кат сүтәргә омтылып карыйлар, әмма йомырка кушып ясалган измә моңа ирек куймаган, юкса бүгенге буын әлеге тарихи бинаны күрү мөмкинлегеннән мәхрүм калыр иде.

Завод эчендә борынгы чордагыча битум эретү күренеше тулысынча «терелтелеп», макет-сыннар ярдәмендә әлеге катлаулы эшне күзаллау мөмкинлеге тудырылган. Тавыш көчәйткечләрдән машина-җайланмалар, кешеләр сөйләшкәне дә ишетелгәләп куя. Шөгер тавы, дәверләр дәвамында, нинди генә телдә сөйләшкәннәрен ишетмәгән – завод­ның әүвәлге хуҗасы венгр чыгышлы Америка эшмәкәре Ласло Шандор булгач, биредә берничә гасыр элек чит телләр дә яңгыраган.

Тарихи белешмә

Бу урында чигенеш ясап, тарихка күз салып алу урынлы булыр. XVIII гасырның беренче яртысында Кама аръягында җир маен табу һәм эшкәртү буенча эзләнүләр үткәргән, Берг-Коллегиядән нефть эшкәртү заводы төзүгә рөхсәт алып, 1768 елда аны төзү эшләренә керешкән татар старшинасы Надыйр Уразмәтовның хыялы чынга ашса, Шөгер төбәге Шандор исеме белән бәйләнми дә калыр иде. Гомумән, бу төбәктә генә түгел, тулаем Россия тарихында Ураз­мәтовның беренче булып нефть табу һәм эшкәртү омтылышы зур әһәмияткә ия – ул галимнәрнең игътибарын әлеге тармакка җәлеп итә.

Шул ук гасырның икенче яртысында бу якларда И.И.Лепехин, П.С.Паллас, И.П.Фальк кебек галимнәр өйрәнү-эз­ләнүләр алып бара, әлеге төбәкнең нефть ятмаларына бай булуы фәнни-техник әдәбиятта тасвирлана. Шуннан соң чират Ласло Шандорга җитә – ул бирегә килеп 1874 елда гудрон заводы ачып җибәрә һәм шул чордан Шөгер нефть-битум заводының тарихы башлана.

Борынгы дәверләрдә биредә диңгез-океаннарның эшчәнлеге бик көчле-ярсулы булган, күрәсең, завод бинасы терәлеп торган тау итәген карасаң, аның нинди катлам-токымнардан торганы ачык күренә: известьняк, доломит, соры, кызыл, көрән балчык, кара төстәге ком. Тау токымнары пирогын күрәсең килсә – Шөгернең Шандыр тавы итәгенә барып килергә кирәк. Шулар арасындагы битумлы ком – озак еллар дәвамында битум алу чималы булып торган. Музейда әлеге җирлекнең кечерәйтелгән макеты ясалган: аларда эшчеләр Шушма елгасы буенда учак өстендәге казаннарда битумлы ком кайната.

Мәһабәт тау, тын елга буенда асылган казаннар сурәтләнгән макет бик матур, әмма чынлыкта бу бик катлаулы, газаплы эш. Битумлы ком шахта ысулы белән чыгарыла, штольня эчендә аларны атлар белән ташыйлар. Калган барлык эш әүвәлге чорда кул белән башкарыла, аерып алынган битум чүмечләр белән кисмәкләргә тутырыла. Штольнялар ишелеп таш астында калу, кайнар битумга пешү очраклары еш булган, бу авыр эшкә җирле халык бик теләп алынмый, күбесенчә каторжаннар хезмәт куя. Әлеге авыр һәм зарарлы эш үзенекен иткән – эшчеләр бик озак яшәмәгән. Җимерелгән биш штольняның берсе махсус музей өчен ачылган. Музейда шул ук штольнялардан табылган эш коралларын да күрергә була.

Музей түгел, могҗиза!

Ачык һавадагы әлеге музейның бер залы 1874-1944 елларга багыш­ланса, икенчесе 2015 елга – завод ябылганчыга хәтле булган чорга карый. Заводның соңгы көннәренә хәтле эшләгән чордан калган, бөтен технологик процесс мәгълүматлары тупланган «йөрәге» булган операторлар бүлмәсендә бүген төрле елларда җитештерелгән продукция, архив документлары, фотографияләр белән танышып була. Шулай ук әлеге музей комплексына шахта-штольня, эретү, битум кайнату цехлары, төп технологик линияләр макеты керә, аның территориясендә кечкенә-җыйнак авыл өе дә, алачык, остаханә дә бар.

Музей кунаклары битум табу эше белән бергә, ул чорда җирле халыкның көндәлек тормышы, көнкүреше белән дә танышып китә ала. Киләчәктә тагын бер объект ачылырга тора – анда совет чорындагыча җиһазланган фатир, шул чорның машина-мотоцикллары белән якыннан танышып булачак. Бу музей комплексы, вакыт машинасы төсле, төрле чорларга алып барып кайта ала – йә XIX гасырда штольнядан ком-таш төягән арба тартып чыгучы атлар янына барып басасың, йә завод эчендә битум кайнатучылар янында буласың, яки инде авыл өенә кереп тәмле коймак белән сыйланасың да, совет чорындагы машинадан төшеп, авоськаңны тотып «брежневка» фатирга керәсең. Музей гына түгел, могҗиза!

Алда әйтелгәнчә, «Татнефть»нең тарихи мирасны саклау өлкәсендә башкарган эшләре шактый, ә менә бу комплекс – тагын бер уңышлы проект. Биредәге һәрбер экспонат – шушы тө­бәк, республика нефте тарихының кечкенә бер кисәкчәсе. Алар меңләгән фидакарьнең тырыш хезмәте, тау­ларны актарып ташларлык һәм кара алтын табу өлкәсендә курыкмыйча катлаулы яңа алымнар кулланган га­ди кеше көченең тере шаһитлары.

Төрле чорларны үзе аша кичереп, илдә, дөньяда булган һәрбер үзгәрешнең тәмен тулысынча татыган Шөгер битум заводының тарихи кыйм­мәте зур. Ул яшь белгечләргә канат куйган, күпләгән династиянең хезмәт юлы биредә башланган. Әлеге музей-комплекс хезмәт кешесенә башкача карарга ярдәм итә, аның хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен әһәмияте чиксез. Бу якларда карап сокланыр, өйрәнер әйберләр бик күп, Шөгер аша узганда, Шандыр тавы итәгендәге нефть-битум заводына керми китә күрмәгез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading