16+

Шигырь өчен дә автомобиль бирәләр?!

Татарстан Язучылар берлегеннән Уфага барырга тәкъдим булгач, берсүзсез ризалаштым. Уфа бит ул! Аннары юлдашлар да һәрберсе – шәхес.

Шигырь өчен дә автомобиль бирәләр?!

Татарстан Язучылар берлегеннән Уфага барырга тәкъдим булгач, берсүзсез ризалаштым. Уфа бит ул! Аннары юлдашлар да һәрберсе – шәхес.

Шулай итеп, без Рәмис Аймәт җитәкчелегендә Рифат Җамал, Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Гөлнур Корбановадан торган бер төркем, Уфага карап, юлга кузгалдык. Чаллыдан безгә тагын Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Роберт Сәләхиев тә кушылды. Алар белән узган юл, озын булса да, күңелле булыр дип уйладым. Тик менә Уфага кадәр җир сала шигырь тыңлар өчен генә баруыбызны белгәч, борыннар бераз салынды. Без бит тамашачы түгел, ә башлыча чыгыш ясаучы булып йөрергә, үзебез тыңлаучыны авызга каратырга гадәтләнгән. Шигырьне изге итеп санасак та: «Бер шуның өчен генә барабызмы?!» – диештек. Юл газабы – гүр газабы. Җитмәсә, ике башкала арасы да шактый ерак. Ләкин болай уйлап бик нык ялгышканбыз булып чыкты. Кайтканда, без бөтенләй башка хисләр диңгезендә идек. Дөресрәге, фикеребез 180 градуска әйләнде дә куйды.

 «Уфаларга баруларым гелсирин өчен генә» (глицерин) дип җырлаганнар безнең әбиләр. Ә без «гел шигырь өчен генә» дип үзгәрттек, рифмасы кызык бит.
Кайбер сорауларга җавап та табып кайттык без Уфадан. Әйтик, «Биш сәгать буе тоташ (бер унбиш минутлык тәнәфесен санамаганда) шигырь тыңлап утырып буламы?» Уфага барганчы, «юк» дип кырт кискән булыр идек, мөгаен. Юк, мөгаен генә түгел, тәгаен шулай дияр идек. Ә аннан: «Була һәм ничек кенә була әле!» – дип кайттык. Тагын озаккарак сузылса да, тыңларга әзер идек. Ялыктырмады да, туйдырмады да. Шунысы да бар: ул шигырьләр барысы да башкорт телендә яңгырады ич әле.
Уфада башта үзебезне чакырган Башкортстан Язучылар берлегендә булдык. Анда татар телендә иҗат итүче язучыларның аерым бер төркеме, хәтта махсус бүлмәсе дә барлыгын белеп сөендек. Аннары безне «Йөрәк сүзе» дип аталган шигъри бәйге узачак Башкорт Дәүләт опера һәм балет театрына алып киттеләр. Кунакның шул бит инде аның: бөтен эше чагыштыру. Без дә үзебезнең Җәлил исемен йөрткән опера һәм балет театры белән чагыштырып карадык. Билгеле, безнеке матуррак та, зуррак та. Шулай булса да, без күршеләребезнең театрын бик хисләнеп карап йөрдек, чөнки анда дөньякүләм атаклы биюче Рудольф Нуриевның музее урнашкан. Бик күп әйберләр – төп нөсхәдә.

Шигырь бәйрәме

Без музейны карап йөргән арада, театр залы тула язып, буш урыннар калмаган иде инде. Шигырь тыңларга шулай ташкын булып агылган тамашачының зәвыгына игътибар итмәскә һич мөмкин түгел. Олысы-кечесе, яше-карты милли киемнәрдән килергә тырышкан. Сәйләнле калфаклар, тәңкә-хәситәләр әлеге бәйгенең бик милли һәм затлы булачагын искәртте.
«Йөрәк сүзе» дигән бу бәйге телевизион проект икән. Ел дәвамында анда шагыйрьләр, нәфис сүз осталары, гомумән, шигырьгә битараф булмаган һәркем үзләренең йә башка авторларның шигырь-поэмаларын укуда осталыкларын сынашалар. Бәяне телевизор караучылар бирә. Алар сайлап алган 12 пар үзләренең талантларын, тамашачының күзенә карап, зур театр сәхнәсеннән исбатлый. Бу бәйге икенче тапкыр үткәрелә икән инде. Аның җитәкчесе һәм продюсеры, идея авторы һәм оештыручысы – Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Сәфәрголова. Ул үзенең максатын болай аңлатты:

– Туган телебез башкорт телен саклыйк, аны яклыйк дип башланган «Йөрәк сүзе» бүген милләттәшләребезнең генә түгел, тугандаш халыкларның күңеленә дә хуш килде. Аны халык күтәреп алды һәм республикабызның төрле төбәкләрендә үзләре үткәрә башлады. Бу мине бик куандыра, башлаган эш, нинди генә кыенлыкларга, каршылыкларга очраса да, туктамый дәвам итәргә өнди, – диде ул.

Йөрәктән чыккан йөрәккә җитә

Башкорт телен саклау, аның бөеклегенә дан җырлау рухы кичәнең буеннан-буена сузылды. Хәер, бөтен максаты да шул ич инде аның – башкорт йөрәгеннән саркып чыккан шигъри сүзне тыңлаучылар күңеленә мөмкин кадәр күбрәк илтеп җиткерү. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр бит. Сәхнәгә тамашачы каршына ярышка чыккан, шигъри сүзгә изге итеп караган 12 пар моның өчен бөтен талантын, осталыгын җикте. Әйе, бәйгенең төп шарты – шигырьне ялгыз укымау, ә парлап җиткерә белү, кечкенә спектакль итеп күрсәтү. Шуңа да кем – улы, кем – ире, кем – кызы, кем – остазы, кайберәүләр дуслары белән чыкты сәхнәгә. Кызык кына форма табылган – шигъри дуэль. Ике пар берьюлы тамашачы гына түгел, таләпчән жюри хөкемендә дә кала. Бәйгедә катнашучыларның язмышын шул жюри хәл итә дә инде. Тамашачы фикере дә исәпкә алына. Алдагы турга бер пар гына сайлана.

Бу бәйгедә шәхсән минем өчен сюрприз да әзерләнгән иде. Түбән Новгородка Россия милләтләренең әдәби фестиваленә баруым турында язган идем инде. Газетабызны һәрдаим укып баручылар хәтерлиләрдер, бик тәэсирле һәм файдалы очрашу булды ул. Башкортстаннан да ике егет килгән иде: Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев һәм республиканың танылган шагыйре Фәнил Бүләков. Фәнил быелгы «Йөрәк сүзе»ндә кызы белән бергә катнашырга булган. Әле дүртенче сыйныфта гына укыса да, Азалина бу ярышка бик тырышып әзерләнгән. Әтисенең унлап шигырен ятлап, матур итеп сөйләргә дә өйрәнгән.


– Моңарчы авыл сәхнәсендә дә чыгыш ясаганы юк иде. Телевизордан күреп, үзе кызыксынып китте. Хәтере әйбәт, ятлавы авыр булмады, – диде Фәнил кызы турында, аталарча горурлык тоеп.
Аларның катнашуын белгәч, минем өчен «Кемгә җан атарга?» дигән сорау югалды. Бөтен алкышларны аларга яудырдым. Юлдашларым да шулай эшләде. Шулай безнең алкышлар, үзләренең тырышлыклары, җиңүгә максатлары белән, алар финалга кадәр килеп җиттеләр. Азалина бәйгенең иң яшь катнашучысы булса да, жюри аңа ташлама ясамады. Кыз үзе шигырьләрне һәркем күңеленә илтеп җиткерергә тырышып сөйләде. Аның үз туган телен ихластан яратуы һәр чыгышында сизелеп торды. Монысы да гаҗәп түгел: әтисе мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты укыта. Һәрбер шигыре туган телне саклауга, яклауга өндәп, чын йөрәктән чыккан сүзле шагыйрь дә.
Гомумән, барлык чыгыш ясаучылар да бүген һәркемне борчый торган темаларны күтәргәннәр: авылларның үлеп баруы, атасыз балалар саны арту, ярдәмгә мохтаҗ табигать...

Без нәрсә яратабыз?

Үзем шигырь тыңлыйм, үзем уйлыйм. Безнең опера һәм балет театры сәхнәсеннән дә берәр заман шундый тойгылы дәртле шигырьләр яңгырармы икән? Гафу, берәүне дә мондый кыюлык иясе итеп күз алдына китерә алмыйм. Әйе, нәкъ менә – кыюлык. Туган телләргә шушындый караш булган безнең заманда төп сәхнәгә менеп, «Тел ул – халыкның җаны. Аны яклау, саклау, киләчәккә алып бару – һәркемнең изге бурычы» дигән фикерне кычкырып әйтер өчен чын мәгънәсендә батырлык кирәк шул.
Икенче ел гына үткәрелсә дә, оештыручы Наилә ханым әйткәнчә, ул халык арасында популярлык казанырга өлгергән. Бүләкләре дә бик саллы. Беренче урынга чыккан төп җиңүче парга – автомобиль. Быел бу бәхеткә Гөлназ һәм Руслан Хайсаровлар ия булды. Ә минем танышлар – аталы-кызлы Бүләковлар икенче урынны яулады. Аларга да шактый зур сумма акча тиде.
Автомобиль бүләк иткәннәрен күргәнем булса да, моңа телсез кала яздым. Бездә, гадәттә, Сабантуй батырларына, бик танылган артистларның юбилейларында тапшыралар машина дигәннәрен. Ә башкортларда шигъри сүз – «Йөрәк сүзе» өчен бирәләр икән. Китап укучы кимегән, басма сүзнең, шул исәптән шигырьнең дә бәясе төшкән бер заманда бит бу. Башкорт дусларга сокланып, башны иярлек. Һәм без шулай иттек тә...

...Ихластан туган телебезнең яшәвен теләсәк, ярдәм итүчесе дә табылса, бездә дә мондый бәйрәмнәрне гөрләтерлек шагыйрьләре дә, артистлары да җитәрлек. Иң мөһиме, йөрәктән чыккан сүзләр – шигырьләр бар. Тәвәккәлләп тотынып үткәреп караргадыр бәлки?

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә Йолдыз Шәрапова мәкаләсе барыбыз өчен бүгенге көндә бик әһәмиятле һәм ул һәркемне уйландырырга тиеш! Татарны бары үзебез генә күтәрә алабыз! Мондый матур башлангычны Татарларга да башларга вакыт җиткән, бик кирәк!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец бик матур язгансын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Йолдыз Шәрапованың язмасын бертында укып чыктым.Бик кирәкле эш алып бара икән башкорт дуслар.Безгә дә үрнәк итеп алырга кирәк андый бәйгеләрне!Телебезне саклау, үстерү үзебезнең милли үзаңыбыздан тора.Мондый башлангычка бик теләп кушылырлар иде.

        Мөһим

        loading