16+

«ШК» журналисты тылсымчылар янында китаплар «дәвалап» кайтты

«Без – тылсымчылар», – диләр дәүләт архивының реставраторлары. Таушалып, ертылып беткән документларга яңа сулыш өрү чынлап та могҗиза тудыруга тиң. Бу процесс белән якыннанрак танышу өчен, Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә документларны күчерү, реставрацияләү һәм төпләү лабораториясенә юл тоттык. Белгечләр белән иске китапларны «дәваладык». Архив һавасын сулап кайттык.

«ШК» журналисты тылсымчылар янында китаплар «дәвалап» кайтты

«Без – тылсымчылар», – диләр дәүләт архивының реставраторлары. Таушалып, ертылып беткән документларга яңа сулыш өрү чынлап та могҗиза тудыруга тиң. Бу процесс белән якыннанрак танышу өчен, Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә документларны күчерү, реставрацияләү һәм төпләү лабораториясенә юл тоттык. Белгечләр белән иске китапларны «дәваладык». Архив һавасын сулап кайттык.

Микротасмадагы мәгълүмат 500 ел саклана

Лаборатория башлыгы Шамил Шәрәфетдинов безгә архив буйлап экскурсия уздырды. Монда һәр почмак таныш аңа. Шамил әфәнде 14 яшеннән бирле биредә. Архив эше белән кызыксыну әтисеннән килә: «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы редакторы Дамир Шәрәфетдинов – гомер буе архив идарәсе җитәкчесе булып эшләгән кеше.

Монда – үзе бер дөнья. Әнә фотоларны зур форматта бастыра торган немец сканерлары. Аның ярдәмендә, былтыр 50 күргәзмә оештырганнар. Кәгазь документларны саклап калу өчен, хәзер аларны электрон форматка күчерә башлаганнар. Моны махсус сканерлар ярдәмендә башкаралар. Электрон текстлар ЕАИС (единая архивная информационная система) – бердәм архив мәгълүмат системасында теркәлеп бара. Киләчәктә әлеге документларны кеше интернет аша да карый алачак.

Алсу Загирова: «Иң мөһиме: текстка зыян китермәскә», – ди.

– Кул белән гел тотканга, тарихи документлар таушала, сканер аша да аларны бер генә тапкыр чыгартырга рөхсәт ителә, электрон форматка күчергәннән соң, документларның беренчел нөсхәләре архивның саклау бүлегенә җибәреләчәк, – ди Шамил әфәнде.

Сканерга биргәнче, документларны тузан суырта торган махсус җайланмага кертеп чыгаралар. Кәгазь документларны микротасмага күчерү документ саклауның заманча, ышанычлы алымы булып тора. Микротасмадагы сурәтләр документның төп нөсхәсе белән бер дәрәҗәдә бәяләнә икән. Махсус тасмадагы мәгълүмат 500 елга кадәр сакланырга мөмкин, ди.

Документларны реставрацияләү бүлегенә узабыз. Биредә бар эш тә кул хезмәте белән башкарыла. Эшкә алганда ук, кешенең яшеннән бигрәк, кул эшенә осталыгы, чигә, тегә белүе белән кызыксыналар икән. Бу бүлеккә «диагноз» куелган китаплар төрле архивлардан килә. Без килгәндә, белгечләр 1945 елда чыккан «Кызыл Татарстан» газетасын «дәвалыйлар» иде. Гадәттә, документлар дөрес сакланмау, шактый еллар торып таушалу аркасында «авырый»: битләре ертыла, язулар уңа. Ни хикмәт, революциягә кадәр кара каләм белән язылган текстлар сыйфатын югалтмый ди. Реставратор Алсу Загирова әйтүенчә, башта документны ничек «дәваларга» икәнен ныклап уйларга кирәк. Гадәттә, ертылган битнең бер ягын – сыйфаты, ныклыгы ягыннан аерылып торган махсус микалент тасмасы белән, икенче ягын реставраторлар телендә «шелковка» дип аталган үтә күренмәле кәгазь белән каплап ябыштыралар. Моның өчен аерым КМЦ җилеме файдаланыла. Әгәр дә битләрне ахырдан китап итеп төпләргә кирәк булса, аның кырыйлары махсус кәгазь белән тышлана. Текст ялгыш томаланып калса, хәрефләрне пинцет белән «чукып» чыгаралар. Иң мөһиме: материалга зыян килмәскә, текст укылырга тиеш.

Төп кагыйдә – зыян китермә

Архивта моның кадәр җиһаз бардыр дип уйламый да идем: җилемне ябыштыра торган махсус үтүк, битләр бер-берсенә ныклап ябышканда, аларны сак кына куптарырга мөмкинлек бирә торган парландыргыч, юеш кәгазьне кисү өчен махсус кайчы... Җилем эшләре төгәлләнгәч, кәгазьләрне бер тәүлеккә махсус киптергеч киштәләргә куеп калдыралар.

– Элек мондый киптергечләр юк иде. Кайда буш урын бар, хәтта бауга элеп тә киптерә идек документларны, – дип искә ала Алсу Загирова.

Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив белән хәзер мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирада Әюпова җитәкчелек иткән елларда күп нәрсә үзгәргән, биналар заманча технологияләр белән баетылган. Хәзер лабораториядә һәрберсе 100әр документ сыйдырышлы дүрт киптергеч тора. Кипкәннән соң, документларны биш килолы пресс астына куеп тигезлиләр. Пресска керткәндә документларга зыян килмәсен өчен, аларны фетрдан эшләнгән йомшак тукымалар арасына куялар. Бу артык дымны сеңдерү өчен дә уңайлы. Зур форматтагы газеталарны 8 килолы авырлыктагы өч пластина белән бастыралар. Пресстан соң тигез булмаган урыннарны махсус төрле зурлыктагы резаклар ярдәмендә кисәләр. Монда иң мөһиме: текст киселмәскә тиеш. Шуңа да кайбер урыннары кайчы белән тигезләргә туры килә икән.

Сәрия Сәйфуллина: «Һәр киптергечкә 100әр документ сыя», – ди.

Реставратор кулыннан узган документлар китап төпләүчегә тапшырыла. Төпләүче Сәрия Сәйфуллина аларны, форматына карап, махсус почмаклы лотокка җыя. Аннары җиңелчә генә беркетеп, махсус җайланмада борау белән тишә, кулдан тегә. Китапларны төпләгәндә, төрле тышлыклар файдаланыла, борынгы стильдәгеләре, заманчалары да бар.

– Ахыргы нәтиҗәне күрүе рәхәт. Эшемне бик яратып башкарам. Һәр миллиметрны туры китереп эшләргә кирәк, күп нәрсәләрдә өлкән буын хезмәткәрләрдән киңәшләр сорыйбыз,– ди Сәрия ханым.

Лабораториядә 25 ел эшләүче Рузалия апа Кәлимуллина – шул тәҗрибәле остазларның берсе. Ул китапларны дәвалау серләрен яхшы белә.

Әнә шулай ертылып беткән, битләренең өлешләре югалган документлар күз алдында матур, пөхтә басмага туплана.

– Тылсымчылар кебек без: юктан конфет ясыйбыз. Кызык эш. Кайчак, борынгы кулъязмаларны укып, онытылып китәм. Гарәпчә укый белмим әле, ә күп документлар – гарәп телендә, – дип елмая реставратор Алсу Загирова.

«Реставраторларның төп кагыйдәләре – зыян китермә», – ди Шамил Шәрәфетдинов. Иң кадерле әйбердәй һәр китапка, документка сак кагылалар архив хезмәткәрләре. Тарихны буыннан буынга күчерүдә аларның өлешләре зур. Җаваплылык, пөхтәлек, игътибарлылык, сабырлык, тырышлык таләп итә бу эш.


Истәлекләрне ничек сакларга?

Өйдә әби-бабайлардан калган иске китаплар, документлар, фотолар бар. Еллар узган саен, аларның сыйфаты начарланыр дип куркам. Бу истәлекләрне ничек сакларга икән?


Айсылу Гарипова, Актаныш.

 

Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә документларны күчерү, реставрацияләү һәм төпләү лабораториясе җитәкчесе Шамил Шәрәфетдинов әйтүенчә, документларны картон әрҗәдә сакласаң яхшырак. Иң мөһиме: алар дымлы урында торырга тиеш түгел. Шулай ук туры кояш нурларыннан да сакларга кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading