16+

Шәхси йортка газ кертү чыгымнарына субсидия бирелә

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә, шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге чигенә кадәр газ торбалары бушлай сузып бирелә.

Шәхси йортка газ кертү чыгымнарына субсидия бирелә

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә, шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге чигенә кадәр газ торбалары бушлай сузып бирелә.

— Республикада шушы программага 18 меңнән артык өй барлап чыгылды. Халыктан 8,5 мең заявка керде, 1600 кишәрлеккә кадәр газ торбалары сузылды, ә 240 өйгә газ инде тоташтырылды. Торак пунктларны газлаштыру эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге республика штабы җитәкчелендә гамәлгә ашырыла. Программа 2022 елда тәмамлана,-диде “Газпромтрансгаз-Казань” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Михаил Фролов.

— Быел газ торбасы сузып өлгерелмәгән өйләр милекчеләре киләсе елда да эшнең бушлай башкарылуына өмет итә аламы?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Исемлеккә язылган өйләрнең җир кишәрлекләре чигенә кадәр газ торбалары сузу төбәк операторы тарафыннан 2023 елда һәм киләчәк елларда дәвам итәчәк,-дип ышандырды Михаил Фролов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

80 мең сумга сыешырга тырыш

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2022 елда шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу һәм йорт эче газ җиһазлары алу өчен бер мәртәбә субсидия бирү турында” гы 137 нче карары быелның 1 мартыннан гамәлгә керде.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова таныштырганча, шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу һәм йорт эче газ җиһазлары алу чыгымнарына 80 мең сумга кадәр субсидия каралган. Ләкин, акча алдан бирелми. Җир кишәрлеге эчендә газ торбасы суздыруны һәм газ җиһазлары урнаштыруны үз акчаңа башкарасың. Тотылган чыгымнар күрсәтелгән килешү кәгазен, товар чекларын социаль яклау органына тапшырасың, шуннан соң гына 80 мең сум субсидия аласың.

Бу ташлама хокукына ия кешеләр:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары (Бөек Ватан сугышында катнашканнар, һава оборонасы объектларында эшләгәннәр, “Жителю блокадного Ленинграда” билгесе белән бүләкләнгәннәр, “Житель осажденного Севастополя” билгесе белән бүләкләнгәннәр, тыл хезмәтчәннәре);
 - I һәм II нче төркем инвалидлар,
 - инвалид-бала тәрбияләүче гаиләләр,
 - күп балалы гаиләләр,
 - акча кереме кеше башына 10 мең сумнан азрак булган гаиләләр.

Акча кереме аена 10 мең сумнан 19 мең сумга кадәр тәшкил иткән гаиләләргә шәхси йорт урнашкан җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузган һәм йорт эче газ җиһазлары урнаштырган өчен 60 мең сумнан артмаган күләмдә субсидия каралган.

Субсидия алу өчен җир кишәрлеге эчендә газ торбасы сузу килешүе 2021 елның 21 апреленнән соң кабул ителгән булуы шарт. Шулай ук йорт шәхси милек сыйфатында рәсмиләштерелгән, гаилә йортта теркәлгән булырга тиеш. Субсидия өчен гаризаны 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урынындагы социаль яклау органына тапшыру кирәк.
— Газ кертеп бетерү ул-социаль эчтәлекле программа. Киләсе елда газ кертү эшләренә дә субсидия мәсьәләсе уйланылачак,-диде Эльмира Зарипова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading