16+

Шәмәхә чәчле рок яратучы татар хатыны милли бизәнү әйберләре ясый

Татар милли бизәнү әйберләрен ясау белән өч элек шөгыльләнә башласа, әлеге төр юнәлеш белән мәктәп елларында ук кызыксына башлаган. Ә инде ныклап шушы эшкә декрет ялында алынган, чөнки ул чорда хатын-кызның вакыты күп, иҗат елгалары ташып тора.

Шәмәхә чәчле рок яратучы татар хатыны милли бизәнү әйберләре ясый

Татар милли бизәнү әйберләрен ясау белән өч элек шөгыльләнә башласа, әлеге төр юнәлеш белән мәктәп елларында ук кызыксына башлаган. Ә инде ныклап шушы эшкә декрет ялында алынган, чөнки ул чорда хатын-кызның вакыты күп, иҗат елгалары ташып тора.

Иң беренче алкаларны, муенсаларны һәм башка әйберләрне чәчәкләрдән ясаган. Ләкин берникадәр вакыт узганнан соң Алсуның клейга аллергиясе башлана, шуннан бирле сәйләннәр һәм төймәләр белән эшләүгә күчкән. Моны исә социаль челтәрләрдән күреп алган. Ул вакытта хатын-кызларда төрле чараларда бизәлгән таҗлар кию модага кергән. Шуны өйрәнеп, беренчесен Алсу сеңлесенең никахына эшләп биргән.

Үзе ясаган матур эшләнмәне күргәч, останың күзләре янып, иҗатка аеруча нык тартыла башлаган һәм ул сәйләннәр һәм төрле ташларны кулланып, башка бизәнү әйберләрен ясарга керешкән. Алар арасында таҗлар, изүләр, муенсалар, алкалар, чулпылар, калфакларны аеруча күп алалар. Бүген инде аның алтын куллары аша узган продукция Татарстанда гына түгел, ә Россиянең күп кенә төбәкләренә һәм чит илләренә дә таралган. Аларны Германия, Австралия, Канада һәм Казахстанга җибәргәне бар. Чулпыларына яңалык керткән: аларга элмәкләр куеп, алка буларак тагып йөрерлек итеп ясый. Ә инде таҗларын махсус җиһаз белән ябыштыра, алай ул ныклы була икән. 

Алсу Сибгатуллина гаиләсе белән 6 ел Мәскәүдә яшәгән. Былтыр көзен Лаеш районы Габишево бистәсендә йорт алып, шушында төпләнгәннәр. Шунысы кызык, Россия башкаласында торганда бизәнү әйберләренә заказлар күбесенчә Татарстаннан килгән. Ә инде республикага күченеп кайткач, киресенчә, Мәскәүдән күп шалтыраталар. Йортында бераз каранып алдым, әмма эшләнеп беткән әйберләрен күрмәдем. Баксаң, бөтенесен алып бетереп баралар икән. Шуңа күрә дә ул төрле фестиваль һәм күргәзмәләрдә катнаша алмый. Теләге булмаганнан түгел, азмы-күпме кешегә күрсәтерлек товары булсын өчен аңа 3 ай эшләргә кирәк.

Кыскасы, халык Алсуның эшләнмәләрен бик ярата. Әле ясап өлгерми, хәзер менә 5 кешедән торган чираты бар. Бер изүне чигү генә дә 2-3 атнага сузыла, дип аңлатты ул. Материалларны исә төрле интернет-кибетләрдән сатып ала, күбесенчә, Кытай, Төркия һәм Һиндстан белән эшли. 
Сезнең эшләнмәләрне кемнәр күбрәк ала? Татар милләтен кайгыртучылармы?

Юк, әле менә “Печән базары” фестивалендә чулпыларны урыс кызы күпләп алып китте. Бер мәҗлестә катнашкан идем, анда да бөтен алып килгән эшләнмәләремне башка милләт кешесе сатып алды. “Великолепный век” сериалын яратып караучылар – минем иң тугъры клиентларым, – дип елмаеп җавап бирде Алсу Сибгатуллина. 

Минем белән сөйләшкән арада эш бүлмәсендә элеккеге ханнар заманында модада булган ниндидер эшләнмәгә күз төшкән иде. Баксаң, бу заказ түгел икән, Алсу әлеге Сөмбикә ханбикәнең татар милли бизәкләре белән баетылган баш киемен үзе өчен ясаган. Әлмәт шәһәрендә бер-ике кыз ел саен “Костюмлы кич” дигән чара уздыра. Аның һәрберсенә төрле тема бирелә. Шушы көннәрдә генә үткәрелгәне легендар хатын-кызларга багышланган булган. Алсу Сибгатуллина исә татарларның бөек шәхесе булган Сөмбикәне күрсәтергә уйлаган. Моңарчы дөньяда яшәүче халыкларның милли киемен тасвирлаган кичә узган. Анда ул индеец булган. Кино геройларына багышланганында ул “Звездные войны” фильмындагы Рей Скайуокерны сайлаган. 

Алсу Сибгатуллинаның бик зур хыялы бар икән – бер татар кием дизайнеры белән бергәлектә аерым бер коллекция булдыру. Ул үзе ясаган әйберләрне кияргә яратмый икән. Ник дигәндә, гардеробында татар милләтенә туры килә торган киеме юк, өстәвенә чәче шәмәхә төстә, рок ярата, туры килеп бетми, ди. Шуңа күрә дә ул заманча таләпләргә туры килгән, әмма шул вакытта татарлыкны күрсәтеп торучы әйбер эшләп чыгаручы дизайнер эзли. Бергәләшеп җәмгыятькә яңа продукция тәкъдим итсәләр, бу инде хыяллары тормышка ашты дигән сүз булачак. Мондый үҗәт, үз эшен яратучы чын останың планы барып чыкмый калмас. 

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading