16+

“Шәһри Казан” – хөрлек, ирек, мөстәкыйльлек дип янып йөргән катлаулы чорда аваз салган газета

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйковның "Шәһри Казан"ның 30 еллык юбилее уңаеннан котлавы.

“Шәһри Казан” – хөрлек, ирек, мөстәкыйльлек дип янып йөргән катлаулы чорда аваз салган газета

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйковның "Шәһри Казан"ның 30 еллык юбилее уңаеннан котлавы.

Хөрмәтле “Шәһри Казан” газетасы хезмәткәрләре, кадерле ветераннар, газета укучылар!
Иң беренче елларда башкала басмасы буларак чыга башласа да, соңрак республика, Россия төбәкләрендә яшәүче укучыларның мәхәббәтен яуларга өлгерә. Газета битләрендә һәр укучының күңеленә үтеп керердәй эчтәлекле язмалар чыга.

Бүгенге көндә дә “Шәһри Казан” халыкны борчыган проблемаларны хәл итүдә, көнүзәк яңалыкларны оператив җиткерүдә зур эш алып бара. Иң әһәмиятлесе – утыз ел дәвамында халык мәнфәгатен алга сөрде, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда зур роль уйнады, хакимият белән укучы арасында арадашчы булып торды. Редакциянең заманча технологияләрне үзләштерүе, яңалыкка омтылуы, медиа тирәлектә актив эшләве, укучылар белән даими элемтәдә торуы хөрмәткә лаек.

“Шәһри Казан” редакциясе коллективын, аның эшчәнлеген башлап жибәргән өлкән каләм әһелләрен, тугры укучыларыбызны газетаның 30 еллык юбилее белән чын күңелдән тәбриклим, зур уңышлар телим!

“Татмедиа” АҖ генераль директоры

Шамил Мөхәммәт улы Садыйков

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading